• 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • 18 Август Маннур Саттар
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • 18 Август Газинур Морат
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • Русча рәсми текстларны татар теленә тәрҗемә итәм. Тел. 89033446774, Гүзәл.
  • 2ая Азинская урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Академия правосудияга якын. ( т. 89172873213)
  • Казан хэм Татарстан буенча грузоперевозка. тел.89377752225
  • Совет районында барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Собственник 8-98-72-976-453
  • Мавлютовада тулай торакка уз яныма бер егет эзлим. Булмэдэ ботен кирэк ярак бар. 89274433797.
  • Чаллы шэхэре 45 комплекста булмэ арендага бирелэ. 89196966175
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казаннын Ямашев проспектанда кирпеч йортта бер булмэле фатир сатыла 4 кат, якында Парк Хаус, Корзинка, Стройка кибетлэре. тел.89172848880
  • Арчадан 3 км Урта Бирәзә авылында 11 сотка жир сатам: профнастилдан койма, капка, яна мунчасы, тимер гаражы, туалеты, жэйге душы белэн зур су багы, утын сарае бар. Газ, ут кертелгэн. Участокка кадэр асфальт юл. Бик матур, тыныч авыл. Казаннан 50 км. 89274022934
  • Салават концертына билет сатыла. 16 август, 19.00 сэг. 89274260515

 

 

 
Архив
 

26.10.2017 Сәясәт

Разил Вәлиев: Милли мәгариф өлкәсендә мондый вәхшилекне күргәнем юк иде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышында Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев тә чыгыш ясады.

Бу хакта "Татар-информ" яза.
 
"Беркемгә дә сер түгел, бүген Татарстан мәктәпләре таяк тыгып болгаткан кырмыска оясына охшап калды. Сәбәбе бер генә – киләчәктә татар телендә укыту, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү ничек булыр, гомумән, татар милләтенең язмышы кайсы якка таба борылыр? Бу мәсьәлә бүген ата-аналарны, укытучыларны, мәгариф хезмәткәрләрен генә түгел, республикада яшәүче миллионлаган кешене борчуга салды. Язучылар, мәдәният-сәнгать әһелләре даирәсендә генә түгел, кая гына барма, шунда тел мәсьәләсе турында ярсый-ярсый сөйләшәләр, безгә көне-төне шалтыраталар, хатлар язалар, имзалар җыялар, социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итәләр.
 
Югыйсә, Россия законнарында туган телләрне һәм республика дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге турында бик ачык итеп язылган. Әмма ул законнарны гамәлгә ашыру механизмы Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төгәл һәм җентекле итеп эшләп бетерелмәгән. Шул сәбәпле мәгариф системасында телләр укыту буенча аңлашылмаучанлыклар, буталчыклар килеп чыккан...
 
Шул төгәлсезлек аркасында бүген меңләгән укытучыларыбызның төн йокылары качты, бер гаепсез мөгаллимнәребезнең язмышы бүген кыл өстендә, аларны эштән китәргә, дәресләрен киметергә мәҗбүр итәләр, куркыталар, яныйлар...
 
Шушы яшькә җитеп, минем әле милли мәгариф өлкәсендә мондый вәхшилекне, мондый башбаштаклыкны күргәнем юк иде. Шушы көнгә кадәр минем прокурорларны эшкә җигеп, иң тупас рәвештә халыкны телсез калдыру өчен, аяусыз көрәш барганын ишеткәнем юк иде.
 
Урысның бөек мәгърифәтчесе Константин Дмитриевич Ушинский заманында: “Милли мәгариф системасы, милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк”, – дип әйткән булган. Димәк, шулай итеп, кемнәрдер безнең халыкны киләчәксез калдырырга, үлемгә хөкем итәргә җыена микән әллә? Телсез, мәдәниятсез, сәнгатьсез бер милләтнең дә милләт була алмавы, әкренләп юкка чыгуы беркемгә дә сер түгел. Кеше гомеренә кул салу һәр җәмгыятьтә иң зур җинаять санала, ә шул ук кешеләрдән торган милләтнең язмышына кул салу – коточкыч җинаятьтер.
 
Ничәмә-ничә гасырлар буе канлы яулар, тарих афәтләре кичеп, патшасыз, дәүләтсез чакта да сакланып калган татар теле ни өчен әле менә бүген республикабыз аякка басып килгән чорда, юкка чыгарга тиеш? Без моның белән килешә алмыйбыз, без моның белән килешсәк, әби-бабаларыбыз, халкыбыз алдында җинаятьчеләр булыр идек.
 
Татар телендә иҗат иткән шигырьләре өчен 17 ел буе ГУЛАГ лагерьләрендә иза чиккән бөек татар шагыйре Хәсән Туфан иреккә чыккач, болай дип язган иде:
Гасырларны кичте, исән калды
Туган телебез булган бу алмаз.
Чабаталы чакта югалмады, – 
Татарстанлы чакта югалмас.
Югалмас!
 
Әйе, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән, мең еллар буена буыннан буынга күчеп, сакланып килгән иң зур рухи байлыгыбыз – туган телебезне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру безнең изге бурычыбыз. Һәм туган телебезне, милләтбезнең рухын, җанын куркыныч астына куярга, аны кимсетергә һәм мыскылларга беркемнең хакы юк.
 
Мин кичә генә Дагыстан башкаласы Махачкалада нәкъ менә шушы мәгариф проблемаларына, милли мәгариф һәм телләр язмышына багышланган бөтенроссия киңәшмәсендә катнашып, чыгыш ясап кайттым. Россия Дәүләт Думасы оештырган бу киңәшмәдә катнашучы милли республика вәкилләре һәммәсе дә безнең кебек үк үз телләренең язмышлары өчен борчыла. Димәк, бу проблема бүгенге көндә бер безне генә түгел, һәммә халыкны да борчуга салган. Ә бу үтә катлаулы проблеманы куркыту-янау юлы белән түгел, ә түгәрәк өстәл янына утырып киңәш-табыш итеп бик саклык белән хәл кылырга кирәк иде.
 
Халык безгә бертуктаусыз мөрәҗәгать итә, сайлаучыларыбыз хәтта тел мәсьәләсендә республикада референдум үткәрүне дә таләп итәләр. Без – депутатлар, мондый шартларда авызыбызга су кабып, гаҗәпләнеп, баш чайкап кына утыра алмыйбыз.
 
Россия Конституция судының Татарстанның ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укыту турындагы законнары Россия Конституциясенә каршы килми, дигән карары бар. Тагын нәрсә җитми, тагын нәрсә кирәк?
 
Атаклы “Зәңгәр шәл” пьесасындагы зимагурларның “Чум, чум, закон безгә нипочум” дип җырлаганын хәтерлисездер. Ә безнең җәмгыять – зимагурлар җәмгыяте, безнең дәүләт – зимагурлар дәүләте түгелдер, ләбаса?
 
Шуңа күрә дә мин бу мәсьәләне бүгенге көн тәртибенә кертеп, аек акыл һәм сабырлык белән фикер алышырга, туган телебезне, милли мәгарифебезне саклап калу һәм аякка бастыру өчен, бергәләп гамәлләр кылырга чакырам. Без күпмилләтле республикада бер-беребезне хөрмәт итеп, дусларча килешеп яшәргә тиеш. Ә бер-береңне хөрмәт итү бер-береңнең туган телен хөрмәт итүдән башлана".

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.10.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments