поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.01.2010 Авыл

МЕСКЕН ДӨЯЛӘР

Биектау районы Өбрә авылында дөяләр яшәвен белдем дә шул якларга барып кайтырга булдым. Кызык бит: бездә дөяләр юк ләбаса! Әллә сездә дә бармы алар? Безнең кырыс табигать шартларында чүл кораблары үзләрен ничек хис итә, аларны кем карый, гомумән, нинди максатлардан тоталар икән – шуны күрергә булдым. Мин юл сораган һәр кеше, кая баруымны чамалап, бер сорау бирә: “Дөя күрергә киттеңмени?” Күрәсең, бу авыл шул дөяләре белән генә дан тотадыр...

Көчле-көчез хайваннар

 

Биредә минем ише журналистны зур түземсезлек белән көткәннәр яки бик шатланып каршы алдылар дип алдый алмыйм. Дөя караучы Ркыя апа Габдуллаҗанова килүемне ошатмады. Ошатмавын яшереп тә тормады: “Кеше китермәскә кушалар монда, берни сөйләмим”, – дип шунда ук кырт кисте. Шулай да дөяләрне күрмичә кире Казанга кайту уемда да юк иде, билгеле. Әрсезләнә торгач, Ркыя апа да аларны ферма янында гына урнашкан кардага чыгарырга булды. Ишекне ачу белән, йомшак итеп кенә дөяләргә эндәште: “Кызым, чык әйдә, кызым...”

 

– Ркыя апа, алар ничәү соң?

 

– Алтау. Менә берсе бик көйсезләнә әле. Кызым, чык әйдә, чык...

 

Һәр дөягә шулай үз итеп “кызым” дип эндәшүе күңелне йомшартып җибәрде. Иң алдан, авызыннан ап-ак күбек чыгарып, бик зур дөя чыкты. Артыннан башкалары да иярде.

 

– Менә бу “вожак” инде. Ул гел алдан йөри. Яптырмый да. Бу арада берсен гел талап тора - тешли. Тиресен ертып бетерде. “Вожак”тан кечкенә булмаса да, шуңа талатып, буйсынып торуын күр әле син аның.

 

– Холкы да гади генә түгелдер боларның?

 

– Бик үчле хайваннар бу, филләр кебек. Бер кино караган идем. Анда бер кеше дөяне кечкенәдән кимсетә, ә тегесе үсеп җиткәч, аннан үч алып үтерә. Башта “вожак”ның баш киемемне тешләп тартып алган чаклары да булды. Курка идем. Хәзер ияләндем инде. Әле дә тоз капчыгын сөйрәп китергәндә шул капчыкка басарга мөмкин. Икесе бик кыргый. Үзләренә ошамаган кешегә күкрәкләрен киереп, төкерекләрен җыеп төкерергә дип киләләр инде. Кит аннан, төкермәсен...

 

– Ничәнче елны, кайдан кайтарылган дөяләр бу?

 

– Биш ел тулгандыр инде. Оренбургтан кайтардылар.

 

– Ул чакта ничәне алып кайтканнар иде, Ркыя апа?

 

Бу соравым җавапсыз калды.

 

– Үрчем бармы соң?

 

– Алар монда үрчеми. Дөяләрен салалар. Берәү туган иде, озак тормады. Дөяләгәндә аңа тияргә ярамый икән, ә без үзебез булыштык. Шуннан соң ул аны ашатмады. Өйдән сөт алып килеп, ашарга биреп тордым инде. Кулга ияләнде, гел минем белән йөрде. Бер ел да яшәмәде шул яшь дөя, башын диварга бәрә-бәрә үлеп тә китте. Тагын бер дөя сукыраеп үлде әле.

 

– Ркыя апа, ә аларга нәрсә ашатасыз?

 

– Күпме ашый ала, шулкадәр печән, көненә 6 килограмм солы инде, тагын нәрсә булсын... Тоз да ялатам кайчакта. Су яраталар.

 

– Аларның токымы нинди?

 

– Кем белгән инде аны, сеңлем... Өч ата, өч ана дөя икәнен генә беләм.

 

– Ә аларны биредә нинди максат белән тоталар? Йоны да бик кыйммәт, сөте дә... Хәтта сидеге дә файдалы икәнен белмисездер әле!

 

– Кызык өчен...

 

– ???

 

– Йонын сорап килүчеләр булса, биреп җибәрәм инде. Коелып яткан йоны барыбер әрәм була бит. Сөте дөяләсә генә була ала.

 

– Прививка өчен даруларны каян кайтаралар?

 

– Аларга нәрсә кирәк икәнен беркем белми бит. Монда аларга кирәкле нәрсәләр юк инде. Прививка да юк шулай булгач. Аларга чәнечкеле үләннәр кирәк икән. Ә без аны каян алыйк?

 

– Салкын көннәрне ничек кичерделәр?

 

– Шушы фермада асларына салам таратып, ашатып, эчертеп тордым инде. Гел ябып тоттым.

 

– Дөя сатып алырга теләп килүчеләр бармы, Ркыя апа?

 

– Белмим, сеңлем. Быел менә берсен зоопаркка бирделәр.

 

– Авырлыклары ничә микән, үлчәгән кеше булдымы?

 

– Тонна бардыр. Кем үлчәсен соң аларны?! Кайтканда бик ябык иделәр, әнә хәзер өркәчләре тулы май.

 

Ркыя апаны кат-кат сораштырып, мәҗбүрләп сөйләштерә торгач, шулкадәр җавап алдым. Аның теләми генә җавап бирүен күреп, үземә дә уңайсыз булып китте: бик зур сер ачкан разведчик итеп хис иттем үземне. “Монда кеше китерергә ярамый” дип кабатлавы да шом салды. Сернең зурлык дәрәҗәсен билгеләр өчен хуҗалык рәисен эзләп киттем.

 

Кайтам әле Әлдермешкә!

 

Колхоз идарәсе Әлдермеш авылында урнашкан икән. Халык колхоз дип атаганга күрә генә мин дә шулай дип атыйм, чынлыкта аның исеме яңгыравыклы: “Нур-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Мин барганда рәис бүлмәсе ишеге түренә кадәр ачык, тик хуҗаның кайда булуын гына белүче юк. Кемдер “шушы тирәдә генә иде” дисә, башкасы больницада дип җавап бирде. Бухгалтериядә утыручы ике хатын исәнләшеп торуны да кирәк тапмыйча: “Кем кирәк?” – дип акыруны гына тиешле дип тапты. Ә аның телефон номерын әйтергә теләмәделәр. Шул тирәдә тыз-быз йөрүче бер ир, газета корреспонденты булуымны алдан ук белеп (каян белгәне әле дә сер булып кала – авт.), миңа бер дә ошамый торган тон белән сорап куйды: “Нәрсә, Ркыяны сөйләштердегезме соң?” Әйтерсең мин бер фашист һәм дәүләт сере артыннан килгәнмен. Әйтерсең ҖЧҖ “Нур-Агро”да дөяләр турында авыз ачарга бөтенләй тыела. Чыннан да, бик зур сер артыннан килгәнмен, ахры.

 

Авыл җирлегендә рәис ханымның эш номерын әйтү түгел, хәтта Биектау районы телефон номерлары кенәгәсен бирергә дә “ярамый” икән. Гомумән, үз гомеремдә беренче тапкыр шундый битарафлык, кешелексезлек үрнәгенә тап булдым. Мондый мөнәсәбәт зур шик уятты. Димәк, куркыр җирлек бар биредә. Ә рәис булып исәпләнүче Әминә Гатауллинаның телефон номерын интернеттан таптым. Мескен дөяләр турында аларның бердәнбер караучысы Ркыя ападан да күбрәк сөйли алмас иде ул барыбер. Ә менә хезмәт хаклары турында сорасаң булыр иде, әлбәттә. Юл өстендә очраган берничә хатын миңа болай дип зарланды: “Дөяләр турында гына язмагыз әле, менә безнең бер ел хезмәт хакы алган юк инде”.

 

Бер файдасызга дөя тилмертеп ятарга көчләре җитә, ә менә эш кешесенә акча юкмы? Кызык факт. Бу хакта телефоннан гына сорап булмас, җырларда җырланганча, кайтыйммы Әлдермешкә?

 

Могҗиза капчыгы

 

Янәдән дөяләргә әйләнеп кайтасым килә. Булгач-булгач, үлгәнче яшәсен инде дип яшәткәнгә күрә, дөянең кадере бөтенләй юк икән биредә. Ә бит әлеге малның файдасы турында медицина китапларында яки табибларның фәнни хезмәтләрендә генә түгел, Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләрендә дә бик күп язылган.

 

Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәребез с.г.в. янына берничә авыру кеше килеп, аннан ярдәм сораган. Ул аларга: “Дөя сөтеннән һәм сидегеннән шифа табарсыз”, – дип җавап биргән. Алар аның киңәшен истә тоткан һәм, чыннан да, савыккан. Әйтергә кирәк, диндә дөя сидеге нәҗес булып саналмый икән. Әбүгалисина да үз язмаларында аның шифалы яклары турында искә ала. Гомумән, эзләнә торгач, алар турында бик күп мәгълүмат казып чыгардым әле.

 

Дөянең авырлыгы 500-800 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Ә үзе ул 40-60 яшькә кадәр яши. Әлеге имезүчеләр табигатьнең кырыс һәм сусыз шартларында да яшәргә җайлашкан. Калын мех кояш кызуыннан да, төнге салкыннан да саклый. Ә ике кат булып урнашкан керфекләр күзгә ком кермәсен өчен уңайлы. Әгәр анда ком барыбер үтеп керә икән, күзләре яшьләнә һәм ул ком яшь белән юылып чыга. Дөяләр тирләми һәм шуның аркасында парга әйләнә торган сыеклык бермә-бер кими. Хәтта сулаганда бүленеп чыккан дым да борынның аерым катламнарына җыелып, организмга кире кайта.

 

Бик озак сусыз торган дөя 20 минут эчендә бертуктаусыз 57 литр су эчеп бетерергә сәләтле икән. Аның организмы да суны үзендә саклау өчен җайлашкан. Ашказанында су өчен булган 800дән артык кечкенә “кесәләр” генә дә ни тора?! Шуларга тупланган су һәм өркәчләрдәге май хисабына дөя ике атна сусыз һәм бер ай чамасы ризыксыз яшәргә мөмкин. Әйе, дөяләрнең өркәчләрендә су түгел, ә май туплана. Ләкин өркәчнең табигать билгеләгән вазифасы башка: алар аркасын кояш кызуыннан саклый һәм күләгә төшерү өчен хезмәт итә.

 

Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, дөяләр бик яхшы йөзә торган хайван исәпләнә. Хәтта үз гомерендә бер тапкыр йөзеп карамаган дөяне суга җибәрсәң дә, ул югалып калмаячак.

 

Ә аны үрчетүнең файдалы яклары турында “Нур-Агро” ҖЧҖ идарәсе укып сабак алсын иде. Дөя үрчетүнең табышлы яклары күп, бик беләсегез килсә.

 

Шуларның беренчесе – аның сөте. Ул гепатит, яман шешнең кайбер төрләре, ашказаны системасы авырулары һәм башка бик күп авырулардан дәвалый. Сыер сөтеннән үзенең куелыгы һәм бераз караңгырак төстә булуы, эсседә дә озак вакыт әчемәве белән аерылып тора. Дөя сөте аксымга һәм С витаминына бик бай.

 

Гарәп Әмирлекләрендә галимнәр бавырлары зурайган кешеләргә бер ай дәвамында дөя сөте белән аның сидеген катнаштырып эчерткән. 15 көн эчендә аларның бавыры тиешле зурлыкка кире кайткан. Ә ике ай эчендә цирроздан дәваланган кешеләр дә булган.

 

“Әл-Иттихад” газетасында табиб Ахлаам әл-Әвади дөя сидеге турында болай дип яза: “Дөя сидеге бик күп тире авыруларын җиңәргә сәләтле. Ул тимрәүнең (лишай) берничә төрен, төрле җәрәхәтләрне, үлекләгән яраларны дәвалый. Шулай ук чәчне калынайту, ялтырату, кавыкны бетерү өчен дә хезмәт итә. Гепатитның медицина көчсез булган стадиясендә дә ул могҗизалар ясарга сәләтле. Чөнки әлеге сидек авырулар барлыкка китерүче бик күп бактерияләрне үтерә ала”.

 

Әле алай гына да түгел, дөя сидеген күз эренләгәндә, теш сызлаганда, йөрәк авыртканда да кулланалар.

 

Бер мәзәктә әйтелгәнчә, дөя әле 500-800 килограмм ит, сөт кенә түгел, ә йон да. Дөя йоныннан эшләнгән юрганнар иң җылы, шифалы һәм җиңеле санала. Җитмәсә, кыйммәт йөри.

 

Ә чүлләрдә дөяне хуҗалык шартларында авыр йөк ташу өчен файдаланалар. Алар 400 килограммга кадәр авырлыктагы йөк күтәреп, әллә ничә дистә чакрым үтәргә сәләтле. Машиналар комда батып калса, дөя аяклары нәкъ менә комнан һәм ташлардан йөрү өчен җайлашкан. Чөнки аларда тояк урынына ике сөял генә. Шул сөял очлы, үткен ташларга да, эссе комга да бик чыдам. Шундый ук сөялләр аның тезендә, күкрәк өлешендә дә бар. Алар турында бик күп язарга булыр иде.

 

Ә биредәге дөяләрне симезләр дип мактансалар да, алар миңа бик кызганыч тоелды. Нәсел калдыра алмыйлар, ашаулары печән дә солы, үзләре ирексез... Колхоз өчен дә бер файдасы юк икән. Берни белмибез дип аклану – иң түбән чик! Казанда укучы гарәпләр беткәнмени?! Аларның дөя күргәне бар, бер дә булмаса шулардан киңәш сорарга булыр иде. Интернетта эзләнсәң дә, күп мәгълүмат табып була. Миннән генә торса, аларны кайткан тарафларына – Оренбургка җибәрер идем. Шулай эшләүнең плюслары, монда тотуның минусларына караганда күбрәк булыр иде, мөгаен.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 2 | 20.01.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»