поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.10.2017 Җәмгыять

17 ел эчендә 13 операция кичергән Фәнис Миңнемуллин: «Миңа авырлыкларны җиңәргә спортка тартылуым ярдәм итте»

«Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, тамырларына ана сөте белән кереп таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр...»

Язучы Фәнис Яруллинның әлеге сүзләрен Балтач районы, Алан авылында яшәүче Фәнис Миңнемуллинга карата да әйтеп булыр иде. 17 яшьлек егет 13 операция кичергән, язмыш сынауларына бирешмичә, бу тормышта үз юлын тапкан. Бүген ул армреслинг буенча Россия чемпионы, Европа, дөнья күләмендә призлы урыннар яулаган. Бу әле җиңүләренең башы гына. Аның кебекләрне батыр дими кем дисең?
 
Без килгән көнне Фәнис әле мәктәптән кайтып җитмәгән иде, улы турында әтисе Раиф абый белән сөйләштек.
– Улыбызның аякларындагы кимчелек тумыштан ук. Тәпи киткәч тә, без моны сиздек, әмма ул яхшы йөрде. Җиде яшьләр тирәсендә аксый башлады. Табиблар, тиз арада операция кирәк, диделәр. Берара улыбыз ятып кына да торды, аягына бөтенләй баса алмады, шөкер, бу авырлыкларны җиңәргә көч тапты, хәзер йөри, – дип сөенә әтисе.
 
Ул да түгел, Фәнис үзе дә кайтып җитте. Күрше авыл мәктәбендә укыйлар икән. Автобус йөртә.
– Миңа авырлыкларны җиңәргә спортка тартылуым ярдәм иткәндер. Сабан туенда, кызык өчен генә, кул көрәштереп карадым. Ярышны оештыручылар мөмкинлекләремне күрделәр, бу спорт төре белән нык­лап шөгыльләнергә киңәш иттеләр. Шул рәвеш­ле Балтачта «Хыял» спорт мәктәбенә йөри башладым. Тренерларым Әлфия Зыятдинова, Фагыйль Гайнетдинов нык ярдәм итәләр, – ди Фәнис.
 
Егет көн саен берәр сәгать вакытын спортка багышлый. Гантельләр күтәрә, дуслары белән кул көрәштерә, быел чыгарылыш сыйныфында укыгач, имтиханнарга әзерләнергә дә кирәк. Армреслинг буенча ярышларда катнашыр­га да вакыт таба.
 
– Бу шөгылем аркасында Венгрия, Польша кебек чит илләрне күрергә насыйп булды. Андагы матурлыкка, чисталыкка, тәртипкә сокланып кайтам, чит җирләрне күрү үз туган ягыңның кадерен белергә, эрудиция­не арттырырга ярдәм итә, – ди егет.
 
Физик яктан мөмкинлекләре чик­леләр арасында уздырылган кул көрәштерү ярышларында үз авырлыгында Фәнис Миңнемуллин алдынгылыкны бирми. Киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын әлегә хәл итмәсә дә, төгәл белә: армреслинг, спорт юлын дәвам иттерәчәк. Хыялларың тормышка ашсын, уңышлар сиңа, батыр малай! 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 13.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»