• 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 07.02-08.02 "Юлдашның туган көне". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Яшь бэрэнле сарыклар сатыла. Тел.89196856255
  • Ике булмэле фатир сдавать итэм. Бэхетле янында. Яшэу очен барлык момкинлеклэр бар. Фатир чиста ремонттан сон. тел.89274206799
  • Казан Яңа Савин районы, Ибрагимова, Волгоградский 22 урамында урнашкан 3 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Мэскэу базары Якын. Метро якын. Автобус тукталышлары якын. Тел. 89534848999
  • Мунча хэм сауна очен ташлар сатабыз. Оптовикларга ташламалар бар 89625485476 Лэйсэн.Казан.
  • Яна капчыклар сатабыз. Ак хэм яшел тостэ. Оптовикларга ташлама ясыйбыз. 89625485476 Лэйсэн.
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бәясе аена 10 мең. Тел: 89274406462
  • Роторная 11адресы буенча булмә сатыла, шкаф-купе, диван калдырабыз, 89518954298
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Ф.Әмирхан урамында бер бүлмәле фатир озак вакыт өчен татар гаиләсенә яки татар кызларына арендага бирелә. Уңайлы урында, яхшы күршеләр. 89872974229 (фатир хуҗасы)
  • Казанда Московский район тирэсендэ снимать итэргэ бер булмэ кирэк иде тиз арада егет кешегэ 5-8 мен тирэсенэ. шал. пож 89393968403

 

 
Архив
 
 
04.10.2017 Мәдәният

Казанда Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк

20 октябрьдә 18.30да Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк. Бу кичтә тамашачыларга Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” бенефис-спектакле күрсәтеләчәк.

Төп рольне юбиляр үзе башкара. Моннан тыш, театр фойесында Илгизәр Хәсәновның картиналарыннан торган күргәзмә белән танышу мөмкинлеге дә булачак.
 
Биографик белешмә. Илгизәр Галимҗан улы Хәсәнов 1957 елның 25 маенда Казанда туа. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Минзәлә театрына эшкә җибәрелә. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.  1980 елдан бирле К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. 
 
Беренче рольләре үк – М.Гафиуриның “Кара йөзләр”ендә Закир, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ендә Хаммат, В.Шекспирның “Юктан чыккан гауга”сында Клавдио – театрга сәләтле яшь артист килүен дәлилли. Әкренләп артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе формалаша – ул кискен характерлы, комик образлар остасы буларак таныла. 
 
Илгизәр Хәсәнов тарафыннан тудырылган образлар – Т.Миңнуллинның  “Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел”ендә Еланов, Р.Хәмиднең “Исәнлеккә-саулыкка”сында Фәйрүз, К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад”ында Хәмит, П.Бомаршеның “Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”ндә бакчачы Антонио, Мольерның “Господин де Пурсоньягы”нда Оронт төгәл сәнгати типиклаштыру, тормышчанлык белән аерылып тора, артист сәләтенең күпкырлы булуын күрсәтә. 
 
Соңгы елларда башкарылган Әмир Якупович (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), карт Сәет (“Гашыйклар тавы”, И.Юзеев), Хәйбуш (“Эх,алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Әдһәм (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев), мөгаллим (“Соңгы әсәр”, К.Тинчурин) һәм башка рольләре актёрның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде. 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 04.10.2017
Тинчурин театры печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты