• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 21 Май Галия Кайбицкая (1905-1993)
  • 21 Май Айгөл Шәвәлиева
  • 21 Май Ринат Суфиев (1939-2007)
  • 21 Май Фәрит Бикчәнтәев
  • 21 Май Чулпан Гарипова
  • 21 Май Альбина Апанаева
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.
  • Җырлы-уенлы бәйрәмнәр алып барам Розалия 8965 61 92 777
  • Эре һәм симәнә бәрәңге сатыла.т. 89503175183.
  • Грампластинкалар сатам. 78 оборотлы. Патефон өчен. Татар һәм башкорт җырчыларыныкы: Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флёра Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Усман Әлмиев, Мәгәфүр Хисмәтуллин һ.б. һ.б. Кыйммәт сорамыйм. Тел.: 8 9872961125
  • Раус Гареев урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирга кеше кертәбез. Гаилә булса – әйбәтрәк. тел. 89172743769

 

 

 
Архив
 

               

04.10.2017 Мәдәният

Алмаз Хәмзин: Мәскәyдә миннән шикләнәләр

Милләттәшләребез арасында Алмаз Хәмзинны белмәгән кеше юктыр. Чөнки ул менә ярты гасырга якын үзенең җырлары, юмористик әсәрләре, концертлар алып баруы белән мәдәниятебезгә хезмәт итә.

Алмаз абый – күп кырлы шәхес. Ул заманында атаклы «Саз» ансамблендә, филармониядә эшләгән, Казанның «Комсомолец» клубында директор вазифасын башкарган. Шулар өстенә телевидениедә юмористик тапшырулар алып барган, «Казан утлары» журналында хезмәт куйган. Соңгы вакытта ул «Чаян» журналында эшли. «Сине көтәм», «Зәйтүнә», «Миләшкәем», «Туган көн» кебек популяр җырлары, дистәләгән юморескалары, повесть-хикәяләре аша да белә аны тамашачы. «Озак яшисегез килсә», «Бармагыңнан үбәр идем» исемле китаплары инде әллә кайчан чыгып, халык арасында таралып беткән. «Җидегән чишмә» һәм «Сагынып сөйләрлек еллар» дигәннәре менә-менә дөнья күрәчәк. Менә шундый күпкырлы талант иясе, бик күп алмаз бөртекләреннән торган бриллиант таш ул.
 
18 сентябрьдә аңа 70 яшь тулды. Халкыбызның талантлы улын юбилее белән котлап, аңа алдагы иҗатында да зур уңышлар, куанычлы көннәр теләп калабыз.
 
«Нигә сиңа гына очрап тора соң ул кызыклар?» – диләр миңа. Нишлим, үзеннән-үзе килә дә чыга бит?.. Сезгә дә очрыйдыр инде алар? Минемчә, күрә белергә һәм аңа әһәмият бирергә генә кирәктер... Менә язам әле, кызыкмы, кызык түгелме – чамаларсыз.

Әле күптән түгел генә Карагандага барып кайтырга туры килде. Казахстанда ул шәһәр. Менә шунда гомере буе шахтер булып эшләгән һәм зур бер шахтаның начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән татарыбыз – Равил абый Яушевның 80 яшьлек юбилеена чакырдылар. Малае, кызы – Рәис белән Мәрьям оештырган бу тантананы. Рәис булышлыгы ярдәмендә барлыкка килгән «Астана татарлары» дигән китапны Астанада яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим итү кичәсендә катнашачагыбыз да мәгълүм булды. (Китап авторы – Зөфәр Мәхмүтов), Казаннан Искәндәр Биктаһиров, Ринат Мөхетдинов һәм мин барачакбыз.

Байтак санда бастырылган китапның йөз данәсен аэропортка хәтле миңа алып барырга куштылар. Игелекле гамәл икәнен күңелем белән тоеп эшләдем.

Мине кичке җидедә очасы самолетка көндезге сәгать икегә үк илтеп куйдылар. Аэропортта китап күчереп йөртүнең мәшәкатьләрен сизә торгансыздыр, әйтеп тормыйм. Рәхмәт, шундагы администратор егетнең, мине танып, китап төягән арбаны этеп-нитеп йөрүенә. Казандагы төрек-татар лицеенда укыган икән. Мин шунда берничә мәртәбә чыгыш ясаган булганмын. «Сиңа килешми, Алмаз абый, – ди, – үзем этәм!»
– Килешә, – мәйтәм, – әйдә, үзең дә утыр!

Шаяртам билгеле.

Шулвакыт аэропорт дикторы безнең самолетның очышын иртәнге өчкә күчерелгәнне хәбәр итте. Ах, анасын саткан нәрсә!.. Ә миңа нишләргә?
Ринат белән Искәндәр бу хәбәрне инде алдан белгәннәр икән. Килер юлларыннан кире кайтып киткәннәр.

– Борчылма, Алмаз абый, хәзер барысын да җайлыйбыз, – ди егетем.
– Ничек?
– Мондый очракта чыгымнарны аэропорт үз өстенә ала.
– Шулай мыни?
– Сезгә такси хезмәте күрсәтелә һәм кунакханә – барысы да бушка!..
– Кит аннан...
– Валлаһи!

Китапларны ышанычлы урынга урнаштырды да, такси чакыртып озатты.

Мин кунакханәне аэропорттан ерак түгелдер дип уйлаган идем, ул Казанның без тора торган җиреннән ике автобус тукталышы хәтле генә арада булып чыкты. Уңайсызланып куйдым, хатын бит инде мине күптән очты, исән-имин барып җитте микән, дип чылтыратуымны көтеп ята. Ә мин монда, кунакханә ресторанында ни кирәк шуны сорап, тыгынып ятам. Йоклап алырга да ике сәгать вакыт калган. Башны хуш исле мендәргә салуым булды, уянырга кушып, ишек дөбердәтәләр. Теге такси килеп тә җиткән. Йокының калганын юлда туйдырдым.

Монысында самолетка утыру әллә ни мәшәкать тудырмады. Ринат, Искәндәр килгән, безнең белән Рәиснең сеңлесе Мәрьям дә һәм аның улы, кызы да оча икән. Мине жәлләделәр, кәнишне, китапларны ташый торгач.

Мәскәүгә очасыбызны ишеткәч, аптырап калдым. Ничек инде Мәскәүгә?

– Әлеге самолетның очу вакыты күчерелү сәбәпле, Караганда маршруты үзгәрде. Башта Мәскәүгә, аннан Алма-Атага, Алма-Атадан Карагандага, – диде Мәрьям. – Шулай итмәсәң, юбилейга өлгерә алмыйбыз.
– Алай икән. Ә китапларны гел күчереп йөрибезме?
– Юк. Багажныйдан багажныйга үзләре ташып төяячәкләр.

Мәскәүгә әйбәт кенә килеп төштек. Бик оста кыяфәт белән үзебезнең әйберләрне күтәреп, бер егерме минутлап аэропортның икенче очына атларга куштылар. «F» терминалына Алма-Атага шуннан очып китәбез икән. Озак та үтми, самолетка утырту өчен регистрация башланды. Мин, әдәп саклабрак, иң соңыннан чиратка бастым. Тикшереп кертүче кыз бер паспортка карый, бер миңа. Баш киемемне салып күрсәтәм, елмайган булам. Чит илгә очабыз бит, чүтеки. Шул арада каядыр чылтыратып алды бу һәм: «Утырып торыгыз әле!» – дип эскәмиягә күрсәтте дә, әллә нинди бүлмәгә кереп китте. Утырам-утырам көтеп. Нәрсә булды икән?.. Үткән гомеремне искә төшердем. Бер гөнаһым да юк сыман. Алимент түләргә дисәм... Андый хәлләр булмады. ГАИ штрафларын түләп барам.

Искәндәр белән Ринат почмактан карап торалар. Башлары гына күренә. Күңелгә шик тудыралар. Йөзләрендә «безне дә эләктерә күрмәсеннәр тагы» дигән курку бар.

Вакыт буенча самолет инде очып китәргә тиеш, ә мин һаман утырам. Теге хатын кереп киткән ишектән берәү чыга да карый, чыга да карый. Качмады микән бу дигәндәй фикер тудыра. Кая качыйм? Миңа Карагандага барырга кирәк.

Ниһаять берәү, чыгып:
– Гафу итегез, сез бер хәтәр җинаятьчегә охшагансыз! – диде.
– Кит аннан! – дип җавап кайтардым мин, әзрәк горурланып.
– Үтегез! – Таможня үткән кәгазь бирделәр пичәтләп. Котылу рәхәтеннән үземне рәнҗеткәннәрен онытып та җибәргәнмен.

Алма-Атага очтык. Ул Алатауларның матурлыгы турында язып та тормыйм. Болытлар тау очына терәлеп, безне көтеп зарыгып беткәннәр төсле.
Казахстанның элеккеге башкаласыннан Карагандага очу да җайлы булды. Шуңа күрә андагы яшьләрнең күркәмлеге, аларның үз телләрендә рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешеп торуларын әйтеп тормыйм – көнләшеп үләрлек, билләһи! Үз илләрендә шул алар, туган телләре бит ул – казах теле!..

Карагандага килеп төшкәндә караңгы иде инде. Шәһәр утларга күмелгән. Безне «Чайка» дигән кунакханәгә урнаштырдылар. Төп бинасы бигрәк шәп – зур банкка охшаган, ә безне бакча эчендәгесенә, аулактагысына, ике катлысына керттеләр.

Арылган. Караштырып, бүлмә белән танышып йөрергә вакыт юк. Һәрберебезгә бер люкс. Аның җиһазлануына, күләменә бәя бирергә хәл калмаган – дүрт кешелек ятагына дөрес баш куеп яттым микән, белмим, иртәгәсен уянып китсәм, каршымдагы диварда Терешкова рәсеме эленеп тора. Коридорга чыктым – анда да космонавтлар. Вахтердан сорыйм:
– Без кайда?
– Ә сез беләсезме кем койкасында йокладыгыз? – ди миңа.
– Каян белим?..
– Терешкованыкында?
– Менә сиңа кирәк булса. Ничек соң ул монда килеп чыккан? Тукта, алай булгач, ваннасына да кереп чыгыйм әле.
– Алар космостан төшкәннән соң, реабилитациядә монда торалар иде... Аңладыңмы?

Урамга чыгып, бинаны карыйм.Стенасы тулы космонавтларның истәлек такталары: Поповлар, Кубасовлар. Рукавишниковлар һ.б.
Ә сез, хөрмәтле укучыларым, каян гел сиңа гына очрап тора ул кызыклар, дисез. Менә шулай: йөргән аякка төк иярә, ди татар халык мәкале.
Равил абый Яушевның юбилее бик әйбәт үтте. Безнең җырлауны карап шатланган йөзен күрсәгез иде! Үзе дә шәп җырлый икән. Җырлы Шөгер ягыннан хөрмәтлебез. Гел Рөстәм Яхин җырларын башкаруыбызны сорый. Туганнары белән таралышканда, күңелгә уелып, бер апаның әйткән сүзләре калды:
– Ярый, балалар, сау булыгыз, кайтыйм инде туган Казахстаныма! – диде.

Әйе, ул нәкъ язганымча әйтте «Туган Казахстаныма» дип, кабатлап. Ялгыш ишетмәдем.

Шул сүзләре һаман башымда кайный. Яратып, өзелеп, сөеп әйтте бит ул. Әйтерлек тә шул. Казахстанда алар үзләрен өйләрендә кебек хис итәләр, монда аларга иркенрәк, иреклерәк, җайлырак. Туган теленә якын ил теле – казах теле һәм милләте бар аның. Дәүләтләре үсә, абруе арта, без монда Татарстанда торып та алар өчен сөенәбез. Татар өйрәткән милләт мәгърифәтле халык булып өлгергән. Татардан өйрәнгәннәрен алар яшерми – шуның өчен дә рәхмәт аларга. Бер сүз белән әйткәндә – көнләшәбез...

Бу турыда без Астанадагы милли китапханәдә чыгыш ясаганда казах галимнәре авызыннан да ишеттек. «Күп йөргән – күп белгән», – ди. Йөрергә тырышыгыз!

Күрәсез, кызык кына язмадым, гәрчә мине мәзәкче дип атасагыз да. Алай гына түгел абзагыз!.. Мәскәүдә миннән шикләнәләр дә әле! 

 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.10.2017
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments