• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 21.07 «ARENALAND» фестивале. Казан-Арена. 13:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 17 Июль Рәдиф Сәгъди
  • 17 Июль Семен Якубов
  • 17 Июль Алсу Хәбибуллина
  • 17 Июль Тәслимә Фәйзуллина
  • 17 Июль Рафаэль Юсупов
  • 17 Июль Диләвер Османов
  • 19 Июль Рамил Юныс
  • 20 Июль Радик Гайзатуллин
  • 20 Июль Алмаз Гыймадиев
  • 20 Июль Наилә Нәҗипова
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460
  • Казанка буенда яңа 1 бүлмэле 50 м кв фатирга торып торырга яхшы семья эзлим. т.89655808912
  • Яшел узән районында йортка свай—ленталы фундамент салырга эшчелэр кирэк иде. тел.89372896918
  • Актаныш. Песок, щебень, чернозём, торф, навоз.+79274286667 Айрат.
  • Тулай торакта тэртипле гаилэгэ булмэ арендага бирелэ (булмэ центрда). 89033440905.
  • Газель сатыла. Актаныш районы. 89600883971
  • Биектау районы Чыпчык авылында яна йорт сатыла. 102 кв.м Барлык коммуникациялэр бар. Жир билэмэсе 12 сотый. Авылда мэчет, мэктэп, мэдэният йорты, балалар бакчасы бар. Асфальт юл йортка кадэр килэ. Янэшэдэ тимер юл, трасса уза. Фэнил. Тел 89033873781. Алмаштыру шарты карала
  • 3 айлык кәҗә бәтилэре сатабыз. Биектау районы. 89272465094
  • Яшь гаилә казанның Яңа савин районында. Студия или гостинка снимать итә. Чисталык һәмм вакытында түләү гарантия. Тәкъдимнәр булса шалтратыгыз 89046768348
  • Яхшы хәлдә булган Камаз 55102 сатыла Бәясе 470 мен . Тулырак мәгьлүмат. 89063205282 телефоны буенча .

 

 

 
Архив
 
20.09.2017 Аш-су

Тәрбиясез бөрәк - тел йотарлык Төркия камыр ашлары рецепты (ФОТО)

Хатын-кызның төп бурычларының берсе – аш әзерләү. Иртән тору белән, һәркайсысы: «Бүген нәрсә пешерим икән?» - дип баш вата башлый. Әзерләгән аш-суыңны «тәмле» дип, яратып ашасалар, безнең өчен иң зур рәхмәт шушы инде.

Килен булып ерак Төркиягә килгәч, мондагы ризыкларның төрлелеген күреп, һәм шул ук вакытта аларның искиткеч тәмле булуына хәйран калдым. Төркия татарлары үзебезнең милли ризыклар белән беррәттән төрек ашларын да бик оста пешерәләр. Исәбе-хисабы булмаган камыр ризыкларын тәмләп караганнан соң, мин аларның ничек пешерелүен сорашып, хәтта язып ала башладым. Шул вакытта Башкортстан гүзәл затларына да мондый ят ризыклар әзерләү серләрен ачу теләге туды. 
 
Төркиялеләрнең яратып ашаган аш-суларының берсе - бөрәк. Аның бик күп төрләре бар. Мин исә бүген Сезгә бик ук катлаулы булмаган рецептлар тәкъдим итәргә телим, сөекле хатын-кызларбыз! Көндәлек аш-судан ялыккан булсагыз, бу ризыкны пешереп карау Сезнең өчен һичшиксез кызыклы булыр һәм якыннарыгыз да аларны бик яратып ашар дип уйлыйм! Ашларыгыз тәмле булсын! 
 
БӨРӘК КАМЫРЫН төрлечә ясарга мөмкин, гадәттә аны су белән оннан басылган камырдан әзерлиләр. Ләкин камыр йомшак кына басылып үтә дә юка итеп җәелергә тиеш. Ә инде камырны әзерләү катлаулы дип уйласагыз, кибеттә сатылган әзер камырны сатып алып ясасагыз да була. Бу камырны икенче төрле «әрмән лавашы» дип тә атыйлар. 

БӘРӘҢГЕЛЕ БӨРӘК
 
 
Камыр өчен: 1 стакан су, он, бер чеметем чәй содасы.
Эчлек өчен: 5-6 уртача зурлыктагы бәрәңге, тәменчә тоз, борыч, май. 
Камыр өстенә сөртү өчен: 2 йомырка сарысы, ярты стакан әчегән сөт, 1/4 акмай. 
 
Кыстыбый камыры кебек итеп суга он кушып камыр басабыз. Бик юка итеп җәйгәннән соң, артык зур булмаган дүртпочмакларга кискәләп чыгабыз. Камыр йомшак булып пешсен өчен аңа эчлекне салыр алдыннан акмай кушылган әчегән сөт сөртәбез. 
Бәрәңгене пешереп, тоз, борыч, май кушып изәбез дә дүртпочмаклар өстенә сылыйбыз. Дуртпочмакларны рулет сыман бөрәбез дә, түгәрәкләр ясап, табага салабыз һәм өстенә йомырка сарысы сөртеп, мичкә куябыз. 
150 градуста 20 минут пешерәбез. 

ИТЛЕ БӨРӘК
 
 
Камыр өчен: 8 стакан иләнгән он, 8 чәй калагы эретелгән акмай, 1 йомырка, бер калак тоз, 2 чәй чынаягы кайнар су.
Эчлек өчен: 500 г иттарткыч аша үткәрелгән ит (фарш). 
Соус өчен: 3 йомырка, 4 аш кашыгы катык, бер чеметем чәй содасы. 
 
Фаршны әзер булганчы табада кыздырабыз. 
Тирән савытка он салып, аның өстенә кайнар су коеп, йомырка, тоз һәм эретелгән акмай кушып, камыр басабыз. Камыр шоп-шома булганчы басуны дәвам итәбез һәм ярты сәгатькә каплап куябыз. 
Камырыбыз «ял иткән» арада бөрәкнең өстенә сибү өчен соус әзерлибез. Катыкка йомырка, чәй содасы кушып, яхшылап болгатабыз да аны читкә куеп торабыз. 
Баскан камырны алты өлешкә бүләбез. 
Искәрмә: Камырны җәйгәндә крахмал кулланырга мөмкин. Бу вакытта йомшак камырны җәю бик унайлы булыр, ул уклауга ябышып интектермәс. 
Өлешләргә бүленгән камырлардан юка гына җәймәләр ясыйбыз. Җәймәләрне майлап, һәрберсенә фаршны салып, рулет формасында төреп, ярымтүгәрәкләп табага салабыз. Өстенә әзерләгән соусыбызны коябыз да, мичкә куеп, 180 градуста 45 минут пешерәбез. 
 
СУ БӨРӘГЕ
 
 
Су бөрәген әзерләү бераз катлаулырак, ләкин ул иң тәмле бөрәкләрдән санала. 
Бөрәк өчен: 640 г он, 4 йомырка, 220 г көнбагыш мае, тоз, 400 г брынза, 1 бәйләм вак итеп туралган петрушка.
Тау сыман өелгән онның уртасына йомырка сытабыз һәм бераз тозлы су салабыз. Камыр шоп-шома булганчы басабыз да берничә өлешкә бүлеп чыгабыз (берсе башкаларына караганда бераз зуррак булырга тиеш) һәм чүпрәк белән каплап куябыз. Камыр ярты сәгать «ял иткәннән» соң, нечкә генә җәймәләр җәябез. Иң зур җәймәне майланган табага салабыз. 
Зур савытта тозлы су кайнатып, калган җәймәләрне шул суда 1 минут чамасы кайнатып алабыз һәм сулары сарыксын өчен кәгазь салфкеткага салып торабыз. 
Табадагы җәймәне майлап, аның өстенә берничә җәймәне (һәрберсен майлап) тезәбез, алар өстенә изелгән брынза белән вак итеп туралган петрушканы тигез итеп салабыз да өстенә май сибәбез һәм, калган җәймәләрне майлап, тезеп бетерәбез. Бөрәкнең иң өстенә йомырка сарысы белән тугланган май сөртеп талгын утта пешерәбез. 
 
ТӘРБИЯСЕЗ БӨРӘК
 
 
Шунысы кызык: бу бөрәк камыры кетердәп пешеп, ашаганда коелып торганга күрә, “тәрбиясез” дип атала.
Камыр өчен: 2 йомырка, 1/4 акмай, 1 стакан крахмал, он. 
Эчлек өчен: 1 аш тәлинкәсе эремчек, 1 бәйләм петрушка. 
Өстенә сөртү өчен: 3 кашык акмай. 
 
Йомырка, май, он салып, яхшылап камыр басабыз да 20 минутка чүпрәк белән каплап куябыз. Аннан соң камырны аерым өлешләргә бүлеп, кыстыбый җәймәләре кебек юка гына җәймәләр җәябез. Җәйгәндә ябышмасын өчен, аларның өстенә крахмал сибәбез. Җәймәләрнең эченә вак кына итеп туралган петрушка, тоз кушылган әремчек салабыз да җәймәнең ике ягын да ябып, рулет сыман төрәбез. Майлы кәгазь җәелгән мич табасына тезәбез. Акмайны аерым бер савытта эретеп, һәрбер бөрәкне майлыйбыз да матурлык өчен өстенә тмин сибәбез һәм 160 градуста мичтә 30 минут пешерәбез. 

НӘНИ БӨРӘК
 
 
Камыр өчен: 1 кап камыр йомшарткыч, 2 аш кашыгы крахмал, 1 йомырка, 3 аш кашыгы катык яисә кефир, он, 1/4 стакан көнбагыш мае.
Эчлек өчен: 200 г фарш, 2 болгар борычы, петрушка, 2 помидор, 1 баш суган, 2 тырнак сарымсак, тоз, кара борыч. 
 
Йомшак итеп камыр басабыз. 
Табага май салып, туралган суган белән фаршны кыздырырга куябыз. Бераздан өстенә вак кына итеп туралган петрушка, борыч, помидорны салып, кыздырып алганнан соң, тәмләткечләр кушып суытабыз. 
Камырдан әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар ясыйбыз да, аларны бераз кул белән җәеп, эченә бер кашык әзер эчлекне салып, бөреп куябыз. Бөрәкләрнең өстенә йомырка сарысы сөртеп, матурлык өчен тмин яисә көнҗет сибәбез. 
 
«Диләфрүз» гәзитенең беренче саныннан алынды.

Ләйсән ЙОМАГУЛОВА-ИРДӘН
Диләфрүз
№ --- | 20.09.2017
Диләфрүз печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments