• 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 17 Август Зәйнәб Фәрхетдинова
  • 17 Август Фәндәс Сафиуллин
  • 17 Август Вакыйф Нуриев
  • 17 Август Габделхак Шәмсетдинов
  • 17 Август Рамил Ханнанов
  • 17 Август Равил Һади
  • 17 Август Рафис Борһанов
  • 18 Август Газинур Морат
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • Русча рәсми текстларны татар теленә тәрҗемә итәм. Тел. 89033446774, Гүзәл.
  • 2ая Азинская урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Академия правосудияга якын. ( т. 89172873213)
  • Казан хэм Татарстан буенча грузоперевозка. тел.89377752225
  • Совет районында барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Собственник 8-98-72-976-453
  • Мавлютовада тулай торакка уз яныма бер егет эзлим. Булмэдэ ботен кирэк ярак бар. 89274433797.
  • Чаллы шэхэре 45 комплекста булмэ арендага бирелэ. 89196966175
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казаннын Ямашев проспектанда кирпеч йортта бер булмэле фатир сатыла 4 кат, якында Парк Хаус, Корзинка, Стройка кибетлэре. тел.89172848880
  • Арчадан 3 км Урта Бирәзә авылында 11 сотка жир сатам: профнастилдан койма, капка, яна мунчасы, тимер гаражы, туалеты, жэйге душы белэн зур су багы, утын сарае бар. Газ, ут кертелгэн. Участокка кадэр асфальт юл. Бик матур, тыныч авыл. Казаннан 50 км. 89274022934
  • Салават концертына билет сатыла. 16 август, 19.00 сэг. 89274260515

 

 

 
Архив
 

18.09.2017 Әдәбият

Илфак Шиһапов: "Тагын бер хатын алырга булдым мин..."

Җәмилнең эштән айнык кайтуын күргәч тә, Гамиләнең йөрәге нидер сизенгән иде инде. Ә ире, эчмичә кайтуы өстенә, өйгә кергәч, гомердә булмаганны, бит-кулларын сабынлап юып, чәчләрен тарап өстәл артына утыргач, хатын бөтенләй куркуга калды. «И-и Ходаем, нәрсә булды икән моңа? – дип уйлады ул. – Йә Раббым, үзең саклый күр».

Ләкин Җәмил аны-моны әйтмәде. Ашагач, ишек төбендә тартып керде дә кабат өстәл янына кереп утырды. Аның тырышып-тырышып нәрсәдер уйлаганы йөзенә үк чыккан иде. Савыт-саба юып маташкан Гамилә Җәмилнең нәрсәдер уйлавыннан үзенең тәннәре чемерди башлаганын сизде, чөнки Җәмилнең нәрсә булса да уйлавы юньлегә китергәне юк.
 
Бераздан тын гына утырган ир тамагын кырып куйды.
 
– Кара әле, анасы, – диде ул, карлыкканрак тавыш белән, – мин, ни бит әле...
 
– Нәрсә булды? – дип ялт борылды Гамилә. – Йөрәгемне телгәләмә, әйт тизрәк, ни тоҗырдың тагын?
 
– Тоҗырмадым, бернәрсә дә, – Җәмил читкә карады. – Мин ни бит әле, сиңа тагын бер иптәш алып кайтырга булдым.
 
– Нинди иптәш? – Гамилә, аптырап, иренә карады.
 
– Соң, ни инде, тагын бер хатын алырга булдым мин.
 
Гамиләнең кулындагы тәлинкәсе, идәнгә төшеп, чәлпәрәмә килде. Ул, куллары белән йөзен каплап, идәнгә чүкте.
 
Җәмил тагын тамагын кырып куйды.
 
– Соң, нәрсәсе бар инде аның. Гомер-гомергә бабайлар ике-өч хатын белән торган бит әле. Сиңа да җиңелрәк булыр иде.
 
Гамилә, шаярамы әллә бу, дип, иренә күтәрелеп карады, ләкин Җәмилнең йөзе җитди иде.
 
– Саташасыңмы әллә син, исерек тәре, – дип ыңгырашты хатын. – И Ходаем, күрәселәрем бар икән.
 
– Кара әле, Гамилә, – Җәмил җанланып китте. – Менә үзең уйла, сыерны бер көн берегез савып көтүгә куа, икенче көнне – икенчегез. Ашны да чиратлап пешерәсез. Калхуз чөгендерен эшләү дә җиңеләя...
 
– Җирбит! – дип кычкырды кинәт идәннән торып баскан Гамилә. – Мир үгезе, нәфесеңне тыя белмәдең инде. Мине бөтен авыл алдында хур итеп, шул Нәчтүгеңне алып кайтырга телисеңме? Бар, алып кайт хәзер үк, мин чыгып китәм моннан...
 
Гамилә, өй буенча «пыр-пыр» йөреп, җыена ук башлады. Ярсу белән, кием шкафындагы чүпрәк-чапракны йолкып төшерде, бирнә сандыгын ачып анда казынды. Үзе, туктаусыз: «Мир үгезе, диген ә, вәт мир үгезе!» – дип кабатлый иде.
 
– Гамилә, – диде ишек яңагына килеп сөялгән Җәмил, әзрәк аны күзәтеп торгач. – Әнә телевизордан да әйттеләр бит, депутатлар да шул турыда уйлый икән. Хатын-кыз дачурта бит хәзер. Ирләр эчеп үлеп бетеп бара, ә ул мескеннәр нишләргә тиеш? Аннары кан ягы да бар бит... бабай өч хатын белән торган. Әтәй сугыштан кайткач, инәй белән дә торган, ярты авыл хатыны белән дә дус булган. Ә мин кемнән ким. Аннары бит мин, яшь хатын алдым дигәч тә, сине кыерсытырга җыенмыйм. Менә теләсәң, өлкән хатын булып эчке якта телевизор карап кына утырырсың. Гамилә, дим, яхшылык белән әйтәм бит.
 
– Чукынып кит, яхшылыгың белән, – дип кычкырды ниндидер чүпрәкләрен олы бер сумкага тутырып өлгергән Гамилә, ишек төбенә килеп. – Оятсыз нәрсә, и-и Ходаем...
 
Гамилә ишекне шап иттереп япты да чыгып китте. Ләкин ул урам капкасына җиткәнче үк ишек яңадан ачылды. Аннан Җәмилнең тавышы ишетелде:
 
– Ярар, карчык, – дип кычкырды ул, көр тавыш белән. – Теләмисең икән – тормыйсың инде. Син киткәч, икене берьюлы алып кайтырга кала, күрәсең...
 
Ишек яңадан шапылдап ябылды. Күзенә ак-кара күренмәгән Гамилә, выж-выж, югары очка, аналары яшәгән йортка таба атлады.
 
«Вәт заразы, ә, – дип уйлады ул. – Вәт мир үгезе. Кара син аны, ә. Икенче хатын алам, ди бит. Соң ул исереккә кем килсен. Бар да минем кебек дивана түгел бит. И-и, йөзе түбән килгере».
 
Кызу-кызу атлаган Гамиләнең тыны капланды. Җитмәсә, ирексездән, күз яшьләре дә ага башлады. Авыр сумка кулны авырттыра иде.
 
Хатын, үзе дә сизмәстән, артка таба борылып карады. Карады һәм башына кинәт килгән уйдан чайкалып ук куйды: «Тукта әле, – дип уйлады ул, күзләрен шардай ачып. – Нәрсә, диде ул, син китсәң, сразы икене алып кайтам, дидеме? – Гамилә янәшәдәге утыргычка утырды. – И-и Ходаем. Алып кайта бит ул, тучны алып кайта. Чыннан да, авыл тулы ялгыз хатын бит, иманы беткере. Алары да бит мир үгезенә шатланып килә. Килмиме соң! Исерек дип тә тормаячаклар. Кемнәрне алып кайтыр икән ул?! Түбән очтан Сәрия килергә мужыт. Шуннан ук Зөбәрҗәт, Әминә. Югары очтан Зәмзәмия, Кәбирә, Сания... У-у, саный китсәң аларны».
 
Гамилә, чытырдатып, күзләрен йомды. Яшен дә сукмый, эчеп тә үлә белми бит, имансыз дип уйлады ул Җәмил турында. Ул иренең ике хатын белән чабынып-чабынып мунча керүен күз алдына китерде дә, үзе дә сизмәстән, тешләрен шыгырдатып куйды. Йә Санияне, йә Әминәне алып кайтса, ну чәчләрен йолкыйлар инде алар аның дип уйлады. Кара әле, сыер саудырырмы икән алардан, ә? Җәмил махмырдан сөт эчәргә ярата бит. «И-и, – дип хатын ыңгырашып ук куйды. – Яшәр, чукынчык, ике белән түгел, өч белән дә яшәр. Исәнлеге бар, теләсә җимертеп эшли. Яшь хатыннар килешеп китсә, эчүен дә ташлар әле. Икесе дә чибәрләр, җитмәсә».
 
Гамилә, башын иеп, уйга калды. Шактый гына утыргач, ул ниндидер карарга килгән кешедәй, утыргычтан торды да, авыр сумкасын сөйрәп, кирегә таба атлады...
 
Гамилә өйгә кайтып кергәндә, Җәмил алгы яктагы көзге янында кешелеккә генә кия торган кәчтүмен киеп тора иде. Хәлсезләнгән хатын, сумкасын идәнгә куйды да, иренә карамыйча гына әйтеп куйды:
 
– Бар инде, Җәмил, – диде ул, авыр сулап. – Китмәскә булдым мин. Түлке Санияне, йә Әминәне генә алып кайтма. Башкасына мин риза. Тик ни, сыерны үзем генә савармын инде, яме, әтисе...
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 17.09.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments