поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.03.2008 Матбугат

ФИРДҮС ГАЗЕТА ЭШЕН НИК ТАШЛАГАН?

Фирдүс Гыймалтдинов "Россия" телеканалында рус телендәге кичке хәбәрләрне алып бара. Ә аңа кадәр татар басма матбугатында эшләп алды. "Татарстан яшьләре"ннән ул ник киткән? Үзе ачып җибәргән "Җир сулышы" газетасын ник ярты юлда ташлаган? Элеккеге компаньоннары белән Фирдүс хәзер нинди мөнәсәбәттә? Язма шул хакта.

- Фирдүс, "Җир сулышы"ннан ник киттең?

- Ничек дип әйтим... газетаны башлап җибәрү бик кызык иде. Әмма бу эш барып чыкмады. Укучыларны мин хыялланган кадәр җыя алмадык.

- Ник?

- Яхшы газета бастыру зур финанс чыгымнар таләп итә. Безнең андый мөмкинлек юк иде.

- Финансларсыз эшегезне ничек башладыгыз соң?

- Минималь чыгымнар белән. Газета чыгарыр өчен күп нәрсә кирәкми бит: компьютер, кәгазь һ.б. Аларына гына акча бар иде. Шунысын да әйтим, миндә тщеславие көчле. Сине укысыннар, күрсеннәр дигән нәрсә утыра эчемдә. Бигрәк тә телевидение журналистына хас нәрсә бу. Икенчедән, "Җир сулышы"ннан туйган вакытта миңа ДТРКда кичке эфирны тәкъдим иттеләр. Мин телевидениесыз яшәгән бер ел эчендә үземнең күбрәк тележурналист икәнлегемне аңладым. Мине эфир тарта.

- "Җир сулышы"н сез Раиф Гыймадиев белән бергә башлаган идегез бит. Раиф кем иде дә, син кем идең?

- Идея авторы Раиф иде. Мин - гамәлгә куючы һәм баш мөхәррир булдым. Раиф күбрәк финанс мәсьәләләрен хәл итте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән мөнәсәбәтләрне җайлады. Мин ул вакытта "Татарстан яшьләре"ндә эшли идем. Раиф - "Яңа гасыр"да. Шул чакта ул миңа бергәләп яңа эшкә алынырга тәкъдим итте.

- "Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире Исмәгыйл Шәрәфиев ничек кабул итте моны?

- Авыр кабул итте инде. Чөнки мин аларда начар эшләмәдем, аны Исмәгыйл абый да әйтә иде. Һәм ул, беренче чиратта, әйбәт яза торган журналист китүне авыр кабул итте. Аның тарихы шактый әшәке килеп чыкты. Китәргә җыенуым турында Исмәгыйл абый белән кереп сөйләшергә уңайлы вакыт эзләп йөри идем. Ул каядыр ял итеп кайтып, беренче көнен эшкә чыкты. Мин әйтәм, беренче көнне үк кәефен төшермим инде, башка вакыт керермен. Ләкин кайбер әфәнделәр миннән алда кереп, баш мөхәррирне"әзерләп" куйганнар иде инде. Исмәгыйл абый яңалыкны авыр кабул итте, ләкин, Аллага шөкер, мине күпмедер дәрәҗәдә аңлады. Аңлады да түгел инде, "дөресен әйткәндә, зрә китәсең" диде.

- Сүзләре хак булып чыктымы соң?

- "Җир сулышы"нда эшләгәнемә мин үкенмим. Чөнки ул бик зур тәҗрибә. Хакмы-юкмы - анысын Ходай гына белә. Мин белмим. Тормыш шулай йөртә инде ул туда-сюда.

- Ә "Татарстан яшьләре"ндә калган булсаң, ничек уйлыйсың, баш мөхәррир урынбасары яки киләчәктә баш мөхәррир була алыр идеңме?

- Мин аны әйтә алмыйм инде. Анысы миңа бәйле әйбер түгел.

- Раиф Гыймадиев белән мөнәсәбәтләр ничек калды?

- Нормаль. Эшлекле.

- Ул сине аңладымы?

- Анысын әйтә алмыйм инде мин. Чөнки без теләгән әйбер килеп чыкмады. Әмма минем гаиләм, балаларым бар - миңа перспектива кирәк иде.

- Хәзер "Җир сулышы"н ничек бәялисең?

- Ул яшәячәк. Ул үз укучысын тапкандыр дип уйлыйм.

- Синең күптән түгел өченче балаң туды. Күп балалы әти булу иҗатка комачауламыймы?

- Юк, берничек тә комачауламый. Балаларны күбрәк хатын тәрбияли. Мин эштә. Авырлык сизмим.

- Хатының Зөлфия Ваһапова бит үзе дә телевидение дикторы. Балаларны аякка бастыргач, эфирга кайтырга уйлыймы?

- Хыяллана инде. "Кайтып йөрмә инде син анда", - дим (көлә).

- Ник?

- Ну катлаулы дөнья бит инде. Үзем дә шунда эшләгәч, беләм. Мин теләмәс идем аның телевидениега кайтуын.

- Әле элегрәк бит син "Яңа гасыр"да да эшләп алдың. Ә анда ни ошамады?

- Анысы шулай ук бик озак сөйлисе нәрсә...

- Кыскача...

- Кыскача сөйлисең килсә, берни сөйләмә ди. Бердән перспектива булмады. Үсәсе килә, яңа әйбергә омтыласы килә. Төрле күңелсез хәлләр дә булды. Мин үземне анда кирәкле кеше итеп хис итми башладым. Ә андый шартларда мин эшли алмыйм.

- Нестеров, Шәрәфетдинов, Гильдеева, Корбангалиевалар Мәскәүгә китеп барды. Сиңа да мондый тәкъдимнәр юкмы?

- Юк. Аннан соң мин үземне андый искитмәле рус телле теледиктор дип санамыйм. Акцентым та бар. Әмма мин аннан тартынмыйм, чөнки ул үзенә күрә бер колорит. Мәскәүләр дә карап бара, ник син болай вата-җимерә сөйлисең дип сүз әйткәннәре юк. Мәскәүгә китү турында... Мин фантастик хыяллар белән яшәүче кеше түгел. Үз сәләтемне реаль билгелим. Әйтик, "Россия" каналының мондагы корпунктына махсус хәбәрче сайлаганнар иде.  Башта 5 кешене сайлап алдылар, шулар арасында мин дә бар идем. Соңыннан Фәридә Корбангалиева җиңде. Әмма минем бер үпкәм дә юк, чөнки ул бик көчле журналист. Үземнең исә собкор була алуыма хәтта ышанмадым. Кызык өчен генә катнашып караган идем. Дөресен генә әйткәндә, миңа монда да эш җитәрлек.

- Кире басма матбугатка кайтыр исәбең юкмы?

- Әйтеп булмый. Сирәк кенә "Татарстан яшьләре"нә язгалыйм. Балачактан шуны укып үскәч, шуннан да яхшы газета юк дигән уй күңелгә кереп калган. Редакциягә еш керәм. Анда бик җылы каршы алалар.

- Бәйрәм вакытларындамы?

- Юк, төрле вакытта. Бер уйласаң, остазым дип мин "Ватаным Татарстан"ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровны саныйм. Ул мине - җыртык ыштаннар белән авылдан килгән малайны - журналистикага алып кереп китте. Тик, никтер, "Ватаным"га язмыйм. Ник икәнен үзем дә белмим. Бәлки, Миңназыйм абый үпкәлидер дә (көлә). Язсаң, темалар күп инде ул. Кухняда бер почмакта компьютерым тора, утыр да яз.

- Белүемчә, фатирыгызны сезгә Президент биргән. Миңа да бирмәс микән? Аның өчен нишлисе?

- Ул вакытта без икебез дә телевидениеда эшли идек. Кеше фатирында яшәгән чак. Әти-әниләребез авылда, гади кешеләр, акча юк, бәяләр югары. Беренче балабыз Мөхәммәт туды. Бердәнбер юл шушы булды инде: Президентка хәлне аңлатып хат яздык. Ул Чистай урамыннан бер бүлмәле фатир бирде, рәхмәт.

- Син КДУның журфагында ничә ел укыдың әле?

- 8 ел.

- Ни өчен шулай озак?

- Дураклык белән инде (көлә). 18 яшьтән эшли башладым, карьера китте, кесә тулы акча, берәү дә эштә диплом сорамый, баш ватып укырга йөрисе юк. Шулай итеп ташланды уку. Юләрлек инде... Аннары кабат кердем үзе. Хәзерге декан Васил Заһитович та, элеккеге декан мәрхүм Флорид Әхмәтович та бик ярдәм итте. Өстерәп чыгардылар. 1997 елда кергән идем, 2005 елда диплом алдым.

- Аның каравы, группадашларың күп. Ничә төркем белән укыдың булып чыга инде?

- Дүрт. Әмма беренчеләре белән генә даими очрашып торабыз.

- Сине урамда еш таныйлармы?

- Булгалый. Менә эшкә барганда Мәскәү базары янында юлны кичкәндә гел ГАИ карап тора. Берсендә туктатты да бәйләнә башлады. Имеш, дөрес җирдә чыкмаганмын. Ашыгам, мин әйтәм. "Мин сезне таныдым үзе. Ну барыбер удостоверениегызны күрсәтегез, законлы булсын", - ди теге. Аңламыйм шундый кешеләрне!

- Ә ник машина алмыйсың?

- Әлегә мөмкинлегем юк.

- Эшне җиңеләйтә бит ул. Тотылган "Ока" булса да...

- Дөресен әйткәндә, мин машинага кызыкмыйм. Миңа болай йөрү уңайлырак.


Данил CӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ | 20.03.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»