поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
17.09.2017 Әдәбият

"Үгезне" буйсындыру («Фронтовиклар» романыннан)

Рус теле укытучысы, озын керфекләрен түбән төшереп, нурлы күзләрен бер секундка гына каплап алды. Юк, аның фикере явызлыкта түгел иде.

– Сак булыгыз. Ужасный класс ул. Аллам язмасын! Мин аларга бер атна кердем һәм моннан соң кермәячәкмен. Ачка үлсәм үләм, акча эшлим дип, ул Троекуров псарнясына ике аягымның берсен атламыйм.
 
Коридордан алар бергә бардылар. Рушад алданрак кереп китәргә тиеш иде. Кызыл иренле (ул Нәркис исемле икән) Рушадка мәхәббәтле караш ташлады, наз белән елмайды.
 
– Нас мало, но мы в тельняшках, – диде Рушад та, аңа каршы елмаеп.
– Кырык биш минуттан карарбыз! «Моряк с разбитого корыта» була күрмәгез! Һәрхәлдә, мин сезгә яхшылык телим!
Нәркис бик белеп әйткән икән...
Гөж итеп торган умарта оясыдай класска кергәндә Рушадның иң беренче эше каушау булды. Тузан болыты күтәрелгән, сугышып тирләгән малайларның күзләре урыннарыннан купкан иде. Хәзер исәнләшергә кирәк. Педагогика шулай куша. Юк, педагогиканың икенче бер төрлесе балалар тынычлангач кына исәнләшергә куша. Әйе, шәригать ике төрле... Берсе яшел тышлы китапта, икенчесе кызыл тышлысында. Тукта, башта журналны өстәлгә куярга кирәк. Аннан исәнләшергә дә дәресне башлап җибәрергә.
 
– Укучылар, мин сездә тарих укытачакмын. Миңа Рушад абый дип дәшәрсез. Мин сезнең белән...
Әйтми тор әле! Боларны әйттергәнче, классны кулга алырга кирәк.
– Абый, син кайсы авылныкы?
– Абый, синең исемең ничек?
– Абый, синең хатының бармы?
– Ха-ха-ха!..
 
Рушадның күз аллары караңгыланып китте. Тамагы чатнады. Шул арада класста үзен жәлләүчеләр дә табылды.
– Йә, малайлар, тавышланмагыз, берәр нәрсә сөйләсен.
– Сөйләсен, сөйләсен!
– Абый, син чукрак Галиәхмәтләрдә торасың бит, имә?
– Абый, син армиядә булдыңмы?
– Нишләп булмасын! Моряклыкта булган бит ул!
– Ах-ха-ха!.. – Берсе, иң арткы партада утырганы, юри кычкырып көлде. Урыныннан ук торып басты. – Моряк, штаны горят! Моряк – сибиряк, растянулся как червяк!
 
Бу малай дөнья күргән булырга кирәк. Авыл малайлары, гадәттә, андый фольклорны белми.
 
Рушад иң авыр, кульминацион ноктаны кичерде. Әле авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Өченче ранг капитаны Дроздов язучы Гюго сүзләрен китерергә ярата иде: «Әгәр дә өстеңә үлем килә башлаганын күрсәң – каршысына үзең бар. Ул вакытта гроб капкачы коткару тактасына әйләнә».
 
Көтеп тору харап булу дигән сүз иде. Рушад үзен тыныч тотарга тырышып болай диде:
– Сез тынычланмый торып, мин дәресне башламыйм. Ә дәресне барыбер уздырам.
Бу җөмлә классны бераз уйга калдырды. Ләкин яңадан кинәт кенә гөжләү башланды, тавыш купты. (Ах Нәркис, Нәркис, син дөрес әйткәнсең бит!)
 
– Давай, башласаң башла, ату чыктык киттек булыр!
– Ие! Нәрсәгә киреләнеп торган буласың? Солдаттан кайтканнарны гына күргән бар!
– Давай, малайлар, шыпыртрак утырып карыйк әле. Армиядән кайткан кешеләр барысы да бертөсле була бит. Әнә безнең абый да настоящий үҗәт булып кайтты...
 
Нәкъ олы кешеләрчә сөйләшәләр!
 
Алгы рәтләрдә утырган алты-җиде кыз борылып-борылып малайларга нәрсәдер әйттеләр. Болар, һәрхәлдә, Рушад яклы иде. Болар белән союзга кереп, малайларга каршы атака башларгамы? Союзниклар бик сыек. Бала-чага. Ә малайлар – күбесенә инде мыек тибә башлаган. Күрәсең, класста өчәр-дүртәр ел утыручылар бар. Дөнья күргәнгә охшаганы Рушадтан күп булса өч-дүрт яшькә яшьрәктер. Рушад теге җөмләне тагын кабатлады.
 
– Сез тынычланмый торып, мин дәресне башламыйм. Ә дәресне барыбер уздырам.
Монысының тәэсире булмады. Малайларны бу җөмлә бераз кайнатып кына җибәрде.
– Җиденче дәрескә алып калмакчы буласыңмы әллә? Тот капчыгыңны, калды ди.
– Һи-и, кем тота ала! Алты дәрес бетүгә чыгам да китәм. Дүрт чакрым кайтасы да бар анда. Ярый ла, аларның үзләренә чукрак Галиәхмәтләргә генә кайтасы бар...
 
Кемдер бик астыртын яман сүз әйтте. Нәкъ олылар сөйләшкәндәге кебек итеп.
 
– Гөлчирә апаең, алайса, гел әниләрендә ятар инде. Ирләрне бик ярата ул. Аулак өйгә дә килер, картлар берәр җиргә китсә...
Рушад бу коточкыч көрәштән бер нәрсәне аңлады: әгәр шушы көе дәресне башлап җибәрсә, бу класста ул беткәнче шул тәртипсезлеккә килешергә, шул хәлдә укытырга тиеш булачак. Бу – җиңелү булачак иде. Һәм әгәр хәзер җиңмәсәң, Нәркис кебек, бу класстан баш тартырга кирәк иде. Фронтовик! Балалардан куркып, баш тартырга... Юк, җиңәргә, бүген үк җиңәргә кирәк. Ул сәгатенә карады. Дәреснең унбиш минуты калып бара иде. Сөйлисе тема исенә төште. «Англиядә Ал чәчәкләр белән Ак чәчәкләр сугышы». Ну, мин сезгә бирәм бүген чәчәкләр сугышын!
 
Рушад болай юаш, тыныч егет. Ләкин билгеле бер чиккә җиткәнче. Аңа ычкынырга гына кирәк. Менә бүген, һичшиксез, ычкынырга кирәк. Үз авылларында булып узган бер хәл Рушадның хәтеренә төште. Училищены бетереп кайткан елы иде. Җәйге кич. Кызлар су ташый, чишмә тамагында бәрәңге юа. Рушадның үсмер егет вакыты. Кызлар әле аны санга сукмыйлар. Шулай да инде бераз сәерсенеп карыйлар. Менә күршедәге ике кыз бакча киртәсе эченә кергәннәр дә яңа бәрәңге алган җирдә серләшеп утыралар. Икесе дә буй җиткән кызлар, чибәрләр.
 
Берсе председатель кызы. Калага укырга китәргә йөри. Рушад иңе бер генә метр булган тыкрыктан килә. Ике якта бәрәңге бакчасы. Килә... һәм күрә: тыкрыкның нәкъ уртасында председательнең бозавы. Үгез бозау. Әллә ничә кешене сөзеп екты инде бу җәйдә. Көздән туып калган бозау – инде тәртә арасына кертеп җигәрлек. Гадәттә, бу юньсезне әйләнеп узалар. Нишләргә? Үгез тыкрыкның нәкъ уртасына баскан, күзләрен алартып башын түбән игән дә Рушадны көтә. Ә күрше кызлары, чырык-чырык көлешеп, булачак комедияне карарга әзерләнәләр. Үгезгә кадәр ун гына адым калды... Биш адым... Өч. Рушад аның мышнаганын ишетте. Үгезнең мышнавыннан җирдәге тавык үләннәре дерелдәп селкенә иде.
 
Туктады. Ике кулы белән ике як киртәгә тотынды. Терәк булды. Хәзер иң хәлиткеч секунд! Гәүдәнең бөтен авырлыгын аякка күчереп, Рушад күз ачып йомганчы үгезнең борынына ботинка үкчәсе белән типте. Тыкрык дерелдәп куйды. Рушад аны-моны уйлап бетергәнче, үгез башын җирдән күтәрмәгән көе генә борылды да кызу-кызу урамга таба китеп барды. Рушад аның тоякларыннан чыккан шартлау авазын гына ишетте. Аннан, берни дә булмагандай, бәрәңге бакчасындагы кызларга дәшеп узды:
– Сәлам күрше кызларына!
Председатель кызы шул ук көнне кичке уеннан Рушад белән бергә кайтты...
 
Шулай да җиңелгән үгезне кызганудан йөрәк әрнеде.
 
Менә ул үгез – утызлаган юньсез малай, күзләрен алартып, тар тыкрыкта тора. Хәзер тибәргә кирәк. Юк, хәзер түгел, бүген. Шунсыз мәктәпкә килеп тә йөрмә...
 
Звонок булды.
 
Класс ахахайлап көлеп калды. Класс журналын өстәленә дә куя алмаган, «исәнмесез» дип әйтә алмаган укытучы балалар яныннан чыгып китте. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.09.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»