поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2017 Җәмгыять

Безнең Галимҗан Хөсәенов

Хәтерне яңартырга, үткәнне искә төшерергә сәбәп булды бу сәфәрем. Быел җәй башында эш белән Самарага баргач, беркөнне өлкә радиосыннан бер хәбәр колакка керде. Шәһәр үзәгендәге «Самара-Космос» музеенда 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына һәм «Крылья Советов» клубының 75 еллыгына багышланган күргәзмә ачылуы турында иде ул.

Шунда кылт итеп данлы якташыбыз Галимҗан Хөсәенов искә төште бит.

Кечерәк буйлы, чандыр гәүдәле һәм җиңел сөякле еге¬тебезнең ил стадионнарында ут уйнатуын, көндәшләре капкасына һич көтмәгән тарафтан туп кертүен бик күпләр хәтерлидер әле. Татарстан¬ның Нурлат районы Яңа Иглай авылында туган Галимҗанның шактый гомере Самара шәһәрендә үткән. Бала, яшүсмер чакта ук күңеле футболга тартыла аның, башта яшүсмерләрнең «Динамо», аннан җанатарларга яхшы таныш «Крылья Советов» командаларында уйный. Галимҗанның җитезлегенә, тизлегенә һәм осталыгына бик күпләрнең исе китә, аны илнең төрле командалары үзләренә кодалый башлый. 

Ул Мәскәүнең «Спартак» клубын сайлый. Шунда аның бөтен таланты ачыла – команда составында ике тапкыр СССР чемпионы, өч тапкыр СССР Кубогына, бер мәртәбә Европа Кубогының көмеш призына ия була. Дөньякүләм уеннарда да катнаша. «СССРның атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы исем дә ала якташыбыз. 
 
Ул сигез тапкыр СССРның иң яхшы футболчылары исем¬легенә дә кертелә. Болар барысы да, шулай ук «Спартак»ның ул вакыттагы начальнигы Николай Петрович Старостинның футболчы - һөҗүмче, соңрак яшьләрне тәрбияләүче тренер Галимҗан Хөсәенов турында «Кечкенә булса да, эче тулы теш кенә» («Мал золотник, да дорог») дип, рас әйткән мәгънәле сүзләре дә истә әле.
 
Без, якташлары, Галимҗан белән чиксез горурланабыз, аны онытмыйбыз. «Рубин»да да, “Крылья Советов”та да шундый һөҗүмчеләр күбрәк булсын иде. Яңа Иглайның Төбәкне өй¬рәнү музеенда аңа багышлан¬ган почмак-экспозиция бар. Анда фут¬бол¬чының фо¬торәсемнәре, шәхси әй¬бер¬лә¬ре куелган. Ә Нурлатның балалар һәм яшүс¬мерләр спорт мәк¬тәбе Га¬лимҗан Хөсәенов исе¬мен йөртә, районда аның ис¬тә-легенә ярышлар үткәрелә.
 
Самарада да аны үз ке¬шеләре итеп саныйлар. (Дө¬рес, өлкәнең үзендә туып-үскән Равил Аряпов, Илдар Шабаев кебек «Крылья Советов»тан чыккан танылган татар футболчылары да бар). Мин бу калада Галимҗан Хөсәенов эз¬ләреннән йөргәндә, моңа чын¬лап ышандым. Әлеге күр¬гәз¬мәдә дә, «Крылья Советов» клубы базасында да миңа их¬ластан якташыбыз турында белгәннәрен җылы итеп сөй¬ләделәр, материаллар бе¬лән таныштырдылар. Ә би¬редә яшәүче татарларыбыз аны онытмыйлар да онытмыйлар инде. «Бердәмлек» өлкә татар газетасы уртак горурлыгыбыз турында әледән-әле язып тора. Галимҗан Хөсәеновның исеме-рәсеме быел тууына 80 ел тулу уңаеннан «Самара татарлары» календарена да кертелгән. Киләсе елда дөнья чемпионаты алдыннан «Самара-Арена» стадионында якташыбызның бюсты куелачак икән. Стадионны исә күршеләргә Казанның иң оста, тәҗрибәле төзүчеләре төзеп бирә. Хәзер анда кызу эш кайный.
 
Мәшһүр футболчылар аллеясыннан үткәндә һәр кеше Галимҗан Хөсәенов бюст-һәй¬кәленә дә чәчәкләр салыр, аны кабат искә алыр, хатирәләрен яңартыр, дип уйлыйм. 
 
Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ. 
Самара - Казан. 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 15.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»