поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.09.2017 Җәмгыять

Балагыз, туганыгыз, якыныгыз югалса, нишләргә?

Интернет челтәрендәге кайбер рәсми сайтлардан алынган мәгълүматлар буенча Россиядә елына якынча 55 мең бала югала, Европада бу сан 70 меңгә, ә Америкада 800 меңгә җитә. Балалар белән беррәттән өлкәннәр, яшьләр арасында да югалучылар күп. Кемдер эштән кайтканда җир йоткандай юк була, икенчеләрнең югалулары җинаять белән бәйле, өченчеләре урманга китеп адаша. Сәбәпләр төрле.

Күп вакытта махсус оешма хезмәткәрләре белән бергә югалучыларны эзләргә волонтер-эзтабарлар да чыга. Кемнәр соң алар волонтер-эзтабарлар? Нәрсә эшлиләр, кемгә нинди ярдәм күрсәтәләр?
 
Әлеге һәм башка бик күп төрле сорауларга “Лиза Алерт” ирекле эзтабарлар отрядының Удмуртия бүлеге кураторы Айгүзәл Хәйриева җавап бирде. Айгүзәл - Чаллы кызы. “Лиза Алерт” отрядына 2013 елда килә. Ул вакытта җинаятьче кулыннан һәлак булган Василиса исемле кызны бөтен шәһәр эзли. Эзтабарлар отрядына Айгүзәл дә кушыла һәм шуннан бирле ташламый. Бүген ул Казан шәһәрендә яши, Удмуртия, Мари Иле, Татарстан, Башкортстанда оешкан “Лиза Алерт” отрядларының кураторы. Аның белән без Казан­да очраштык.
 
Әңгәмәдәшем иң элек “Лиза Алерт” отрядының ничек оешуы турында сөйләде. “2010 елның көзендә урманда 5 яшьлек Лиза исемле кыз белән апасы югала. Кызганычка каршы, аларны табарга һәм коткарырга җитешмиләр. Әлеге вакыйгадан соң югалган кешеләрне эзләү буенча ирекле отряд оештыру теләге барлыкка килә. Исеме Лизаның истәлегенә булса, “алерт” сүзе инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә куркынычлык турында хәбәр итү дигәнне аңлата”, - дип сөйләде Айгүзәл.
 
Бүген Россия буенча “Лиза Алерт” отрядының якынча 23 бүлеге бар. Удмуртиядә ул 2015 елда оеша. “Тик безнең республикада югалган кешене эзләргә чыгарга әзер булырдай көчле команда юк. Отрядка 18 яше тулган, ярдәм итәргә теләге булган һәркем килә ала. Удмуртиядә укырга, өйрәнергә теләүчеләр саны аз. Халыкны бергә туплардай лидерлар да юк. Һәр регионда да югалучылар саны бик күп. Ә кайбер вакытта югалучыларны табу өчен нәкъ менә волонтерлар ярдәме җитми”, - диде әңгәмәдәшем. “Лиза Алерт” отрядының үз эзләү алымы бар. “Волонтер-эзтабарларны без махсус укытабыз. Моның өчен ерак барасы юк. Скайп, Интернет булу да җитә. Мөмкинлек булса, отрядка яңа килүчеләр белән очрашулар оештырабыз. Информатор­лар, координаторлар, эзтабарлар - эш һәркемгә дә җитәрлек. Кемдер Интернет аша югалган кеше турында хәбәр тарата, икенчеләре телефон аша хастаханәләргә шалтырата, кемдер эзләү эшләрендә урында катнаша. Полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә эшлибез. Кеше урманда адашкан икән, аеруча һәр адымны уйлап эш итәргә кирәк. Мәсәлән, югалучыны урманнан төнлә сирена тавышына алып чыгарга ярамый. “Кайтам, мине таптылар”, - дип сөенгән кеше юлдагы тирән чокырларны, баткаклыкны күрмәскә, шулай итеп сәламәтлегенә зыян салырга, яки гомерен куркыныч астына куярга мөмкин.
 
Кызганычка каршы, мондый хәлнең булганы да бар. Эзләү эшләрендә шундый нечкәлекләр бик күп. Аларның барысын да өйрәнергә кирәк, волонтер-эзтабар белергә тиешле мөһим кагыйдәләр үтәлергә тиеш”, - диде Айгүзәл, отряд һәм эзтабарлар эше белән таныштырганда. Кайбер очракта кеше, аеруча кечкенә бала югалу халык арасында зур резонанс тудыра. Мондый вакытта күпләр, хискә бирелеп, эзләү эшендә катнашалар, ә югалучы табылгач, алар отрядта калырга теләк белдермиләр икән. “Отрядка башкалар кайгысына битараф булмаган, ярдәм итәргә теләге булганнар волонтер булып килә. Бу ниндидер хисләргә бирелгән, аеруча инде яшьләрнең канында адреналин уйнаган вакыт кына түгел, ә аек акыл белән кабул ителгән карар булырга тиеш. Шунысы кызганыч, шәһәрдәме, авылдамы, урмандамы – кая гына булмасын, әгәр дә бала югала икән, халыкның реакциясе яхшы, аны эзләргә кеше күп чыга. Ләкин шундый ук хәлдә өлкән кеше калса, мондый реакция булмый, эзләү эшләрендә ярдәм итәргә теләүчеләр аз була. Тик баламы ул, яшь кешеме, әби-бабаймы – һәркемнең дә яшәргә хокукы бар. Башкаларны кеше кайгысын читләтеп үтмәскә өндим ”, - ди Айгүзәл.
 
Югалган кешене эзләү генә түгел, туганнарына рухи яктан ярдәм итү дә волонтерларның эш тәҗрибәсендә бар. Күп вакытта эзтабарларның үзләренә дә ярдәм кирәк була икән. Мәсәлән, урманда югалган кешене эзләгәндә махсус штаб төзелә. Штабка су, азык-төлек алып килү, эзтабарларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү дә зур ярдәм булып тора. Отрядның эше күпләр уйлаганча кеше эзләүдән генә гыйбарәт түгел. Волонтерлар балалар, ата-аналар белән профилактика чаралары уздыралар. Урамда, урманда югалсаң, нишләргә? Ни өчен чит кешеләр белән сөйләшергә, алар чакырган җиргә барырга ярамый? Һәр дәрес балалар өчен кызык­лы һәм файдалы үтә. Өлкәннәрне урманга кесә телефоны белән йөрергә, үз балаларына игътибарлырак булырга чакыра волонтерлар. “Кибеттәме, урамдамы, табигать кочагындамы – балаларны күз алдыннан ычкындырмагыз. Аларга югалу өчен берничә секунд вакыт җитә.
 
Әгәр дә инде бала, башка туганыгыз, якын кешегез югалган икән, кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә, волонтер-эзтабарларга мөрәҗәгать итегез. Аеруча балалар югалган вакытта һәр минут кадерле ”, - ди Айгүзәл. Җиде ел дәвамында отряд нык­лы команда, кешене эзләү буенча күп тәҗрибә туплаган. Татарстанда гына йөзләгән волонтер-эзтабарларны укытканнар. Удмуртиядә бу эш бераз аксый. “Лиза Алерт”тан кала ирекле эзләү отрядлары республикабыз­да берничә. Эзләү эшләрендә катнашырдай, югалган кешене табуга юнәлтелгән мәгълүмат тарату өчен өйрәтелгән, ярдәм итәргә теләге зур булган волонтерлар бик кирәк.
 
Мондый бәла һәр гаиләгә дә килергә мөмкин. “Лиза Алерт” отрядының эшчәнлеге белән www.lizaalert.org сайтында, Вконтакте социаль челтәрендә “Лиза Алерт Удмуртия” төркемендә яки отрядның “Поисковый отряд “Лиза Алерт” рәсми төркемендә таныша аласыз. Отрядка Россия буенча 8-800-700-54-52 телефоны аша бушлай шалтыратырга мөмкин. Якыннарыбызның тормышына битараф булмыйк, кайгы килгән гаиләләргә ярдәм кулы сузарга ашыгыйк!

Эльвира ХУҖИНА
Яңарыш
№ --- | 12.09.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»