поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.09.2017 Хәйрия

“Болай булыр дип башка да килмәде: ач торырга да риза”

Авыру алдан хәбәр биреп килми. Гүзәл Абдуллина башкаларга ярдәм итеп, аларның авыруларын үз йөрәге аша кичереп, бераз гына булса да хәлләрен җиңеләйтер өчен бар көчен куеп тырышып эшләп йөри. Инде менә үзләренә ярдәм кирәк. Гүзәлнең Арча районындагы Күпербаш авылында гомер итүче әнисе Дилүзә Абдуллинага табиблар яман шеш диаг­нозы куйган.

Болай булыр дип башка да килмәде
 
Гүзәл – гаиләдә бердәнбер ба­­ла. Дөньяга авыру булып кил­гән ул. “Ике теземнән аякларым бө­гелми, – ди Гүзәл. – Әти белән әнигә табиблар кабат бала табарга рөхсәт итмәгән. Мине дә озак яшәмәс дип әйтәләр”. Әмма Абдуллиннар бирешми. Кечкенә кызчык та үҗәтләнеп яшәргә тырыша. Гүзәлнең йөреп китүе дә әти-әнисе өчен көтелмәгән вакыйга була. Башкалардан аерылып торуы аркасында күп яшь түгәргә туры килә аңа. Әмма Гүзәл кеше сүзенә карамыйча яши башлый. Авыруым бар дип тормый, ярдәмгә мохтаҗ ке­ше­ләр табып, аларга булышу эшенә алына. Социаль челтәрләрдә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү өчен, төркемнәр төзи. Ул чакта үз әнисен савыктырыр өчен акча җыярга туры киләсен күз алдына да китерми.
 
Вакытында барган булсак...
 
Быелның 15 маенда Дилүзә ханымга операция ясыйлар. Аналыкларын алып ташлыйлар, әм­ма бер яктагы күкәйлеген калдыралар. Операция бик катлаулы һәм озак бара. Ул чакта табиб­лар Дилүзә ханымда ниндидер шеш күреп ала. Әмма куркыныч дип әйтмиләр. Шулай да кисәтеп куялар: биш көннән гистология анализлары әзер була, килеп алырга туры киләчәк. Дилүзә ханымның исә хаста­ха­нәгә кабат аяк та басасы килми. Операция ярасы төзәлмичә тилмертсә дә, ул кабат Казанга бармый.
 
“Әнигә анализлары турында искә төшереп тордым. Үзем генә дә юлга чыгып китмәкче идем, әни каршы килде. Шуннан соң озак уйлап тормадым, машина йөртү таныклыгына укырга кердем. Авырыйм, дип өйдә дә утырып булмый. Һаман саен такси чакырту да кыйммәткә төшә. Әни­нең 9 мең сум пенсиясе, әти­нең 7 мең сум хезмәт хакына көн кү­рәбез. Әнине дә йөртмичә булмый, үземә дә еш кына юлга чыгарга туры килә. Укып бетереп таныклык алдым. Менә шунда әнигә тагын бер кат хастаханә турында әйттем. Тә­вәккәлләп юлга чыгып киттек. Ул көнне мәңге оныта алмам кебек. Табиблар әнигә: “Сез­дә – яман шеш”, – дип тутырып әйтте. Әйтерсең, бөтен дөнь­ям­ның асты өскә килде ул чакта, – дип искә ала Гүзәл. – Шун­нан соң безне химия терапиясе алырга дип җибәрделәр. Әмма анда чират иде. Ике тапкыр химияне ясата алмыйча кайт­тык. Әниемнең бөерләре эшләми башлады. Тик­шеренә торгач, бавырында метастаз барлыгын ачыкладылар. Әгәр вакытында барган булсак...”
 
Хәзер химия ярдәмендә шеш­нең үсүен туктатмакчылар. Әгәр беразга булса да киметә алсалар, Дилүзә ханымны тагын бер катлаулы операция көтә. “Әниемә 53 яшь кенә әле. Диагнозы турында бик үк аңлап та бетерми. Бавырдагы метас­тазының бик үк куркыныч булмавы өмет бирә. Әнием авырый башлагач, бөтенләй кайгыга баттым. Аны югалтасым килми. Әтигә дә авыр. Ничек яшәр ул әнисез? Ә мин нишләрмен? Шуңа да әниемне терелтәсем килә. Гаиләбезгә зур сынау килде. Әмма без аны узарга тиеш”, – ди Гүзәл.
 
22 яшьлек кыз дин юлына бас­кан, көн-төн әнисенә сәла­мәтлек сорап дога кыла. “Әнием өчен акча җыя башладым. Чит ил клиникасыннан хат килде инде. Анда әнине көтәләр. Тикше­рен­гән өчен генә дә 400 мең сум акча сорыйлар. Андый акчабыз юк. Кешедән ярдәм сорарга туры килә. Үзем ач торырга да риза, әнигә генә ярдәме булсын. Аны авыру кочагыннан йолып аласым килә”, – ди Гүзәл.
 
Дилүзә Абдуллинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Киви кошелек +79520489638
Карта Сбербанка 4276 6200 2399 9091 Получатель Мирзанур М .
Яндекс деньги  410014049776795 
Номер для пополнения  +79520489638

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.09.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»