поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.01.2010 Шоу-бизнес

БӨТЕН КЕШЕГӘ ОШАР ӨЧЕН МИН БИТ ДОЛЛАР ТҮГЕЛ!

“Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова белән күптәннән сөйләшәсе килә иде. Татар шоу-бизнесы белән таныш кешеләрнең берсен дә битараф калдырмаган бу мөлаем кыз бөтен эшкә ничек җитешә? Бер үк вакытта ди-джей, редактор, телетапшыруларны алып баручы, конферансье вазифаларын үтәү авырга туры килмиме? Ул бит әле гаилә учагын да саклаучы... Мин аны кичке сәгать алтыда эш урынында “тоттым”. Бу вакытта радиодагы күпчелек бүлмәләрдә утлар сүнгән булса да, Гөлназның компьютеры мәш килеп "эшләп" ята иде.

– Гөлназ, кайларда, ниләр эшләп йөрисең?

 

– Эш бик күп, Аллага шөкер. Дөресен генә әйткәндә, хәзер бик кысан вакыт, көн эчендә мең җиргә өлгерәсе бар. Иң күп вакытымны төп эшем алып тора (“Татар радиосы”нда тапшырулар редакторы – Й.Н.). Радиодагы яңа ел тапшырулары, хит-парад, викториналар, сүзсез җыр уеннары – барысы минем өстә. Яңа ел уңаеннан радиода “Татарча солянка” проектын тормышка ашыра башладык, ул бер ай дәвам итәчәк, аны да барларга кирәк. Көне-төне эштә ятам дисәм дә ярый.

 

– Эштән соң арып-талып кайткан Гөлназ Сәфәрованы өйдә кем көтә?

 

– Өйгә мин бик соң кайтам һәм анда мине беркем дә көтми, чөнки ирем дә үзем кебек көне-төне эштә. Без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Төнге сәгать унда кайтабыз да, бераз капкалап алгач, йокларга ятабыз. Бернинди үпкәләү, көнләшү кебек нәрсә юк безнең арада. Бүген мине шундый ритм канәгатьләндерә. Инде яңа елга берничә генә көн калса да, безнең өйдә әлегә кадәр чыршы бизәлмәгән. Хәер, әле вакыт бар, өлгерермен, дип уйлыйм.

 

Үзеңә ничек вакыт табасың?

 

– Көчкә-көчкә... Хатын-кыз үзенә вакыт таба белергә тиеш инде ул. Бу мәсьләне үзем өчен күптән хәл иттем – берничә ел дәвамында йөри торган парикмахерым да, маникюр ясаучы кешем дә бар минем. Алар миңа нәрсә кирәклеген беләләр, нинди төсне ярату-яратмавымнан да хәбәрдар.

 

– Элегрәк син радиода "90х60х90" тапшыруын алып бара идең. Үзең генә куллана торган матурлык серләрең бармы?

 

– Атнага бер тапкыр мунчага бару – минем өчен изге эш. Бирегә без әнием, сеңлем белән өчәүләп йөрибез. Мунчада чәчәмә маска ясыйм. Ул 2-2-1 дип атала. Ике йомырка, ике аш кашыгы бал, бер аш кашыгы зәйтүн маен бергә болгатып чәчкә сөртергә кирәк. Маска чәчләрне йомшарта, аларның тамырларын ныгыта. Үземә бик тә ошый.

 

– Ял итәргә вакыт каламы соң?

 

– Ял кирәк, әлбәттә. Ләкин ялга вакыт һаман саен әзрәк кала. Минем өчен тулы ял – авылга кайту, яки әтием һәм әниемнең шәһәр читендә урнашкан йортларына бару. Арчада яшәүче әбием янына кайтсам, ул мине кеше рәтенә кертеп җибәрә. Элек атна саен шунда кайта идем, хәзер сирәгәйде, вакыт җитми.

 

– Гөлназ, син бит әле кандидатлык диссертациясен дә язасың?

 

– Әйе, мин КДУның журналистика һәм социология факультетында аспирантурада укыйм. Дәресләргә йөрим, зачет-имтиханнарны да бирәм. Беренче курста укыганда ук үземә шундый максат куйган идем. Аспирантурага кергәнемә икенче ел китте. Диссертация темасы радиостанцияләр эшен тикшерү белән бәйле. Миндә шундый гадәт бар – бөтен эшне дә 100 процентка башкарырга. Шулай булмаса, мин эшкә тотынмыйм да, кечкенәдән шулай өйрәткәннәр, күрәсең. Бу бик авыр, арыта. Соңгы берничә елда бераз башкача ритмга күчергә тырышам, әзрәк үземне дә карый башладым. Бу, әлбәттә, кияүгә чыгу белән дә бәйле. Хәзер беркадәр тынычланып калдым.

 

– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

 

– Бөтен кешегә ошар өчен мин бит доллар түгел! Иң мөһиме – миңа бөтенләй битараф булучылар юк, берәүләр уңай кабул итсә, икенче берәүләр мине бөтенләй кабул итә алмый. Мине тыңлаган һәркем нинди дә булса фикерен әйтә ала. Бу, минемчә, уңыш.


Йолдыз НУРИЕВА
Интертат.ру
№ | 28.12.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»