|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2017 Ана теле
“Микән белән халыкны бутамагыз. Андый сүз татар телендә юк! Икән сүзе генә бар” (ХАТ ЭЗЕННӘН)Без “Ана теле” сәхифәсен ачып җибәргән беренче язмаларда ук мөнәсәбәтлекләр турында мәгълүмат биргәләгән идек, икән, микән, мәллә, мыни /-мени ише берәмлекләрнең иҗек, сүз кебек үк телнең төп берәмлекләре икәнен дәллилләргә омтылган идек. Дөрес, алар фәндә морфология категориясе буларак сүз дип билгеләнмәгән. Икән дә. Ә чынында сөйләмне үтемле, тәэсирле итү алардан башка мөмкин түгел – һәркайсыбызда бит яшәү барышында теге-бу нәрсәгә, күренешкә, хәлгә, вакыйгага карата төрледән-төрле мөнәсәбәте (хуплавы, ризасызлыгы, нәфрәте, сөенүе, борчылуы, өметләнүе, ашыгуы, кызыгуы, көнләшүе, кызгануы һ.б.) туып тора, шул хәләтне белдерү өчен ул телдән үзенә кирәкле тамыр сүзләргә өстәп, бүтән чараларны да табып тора (әле, әллә, әйе, ярый, ләбаса/-лабаса, түгел, чү, икән, өчен, бәлки, белән һ.б). Мондый берәмлекләр фәндә модаль категориясендә карала. Аларны Г.Алпаров, В.Хангилдин кебек атаклы тел галимнәре өйрәнгәнен без искәрткән идек инде. Морфология белгече, филология фәннәре докторы Фәһимә Хисамова: “Тикшеренүчеләр шулай ук икән, имеш, микән кебек сүзләрне дә субъектив-модальлекне белдерә торган сүзләргә кертеп карыйлар (Татар грамматикасы, 2002, 344–350)”, ди. Сүз дип таный бит! Ә аларның сөйләмебездә сүз сыйфатында кулланылуын дәлилләп торасы юк: көндәлек аралашуда булсын, гаммәви чараларның барлык төрләрендә, халык җырларындамы алар актив кулланыла. Интернетчы кардәшебезгә без тел һәм сөйләм төшенчәләрен ачыграк күзалларга киңәш итәбез. Тел ул аралашу өчен гомуми, уртак чарабыз, ул халыкныкы, ә сөйләм шул байлыкны шәхси куллану, ул – аерым шәхеснеке. Сөйләм иясенең телне дөресме-ялгышмы куллануыннан, теге-бу чарасын тану-танымавыннан, куллану-кулланмавыннан телгә бернинди зыян килми, остазыбыз Хәсән Сарьянга ияребрәк әйтсәк, андыйларга ул “кымшанмый да”. Ә менә авторыбызның телнең бер чарасын танымавыннан, димәк ки, аннан файдаланмавыннан сөйләменә зыян килә дә килә. Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
--- |
Иң күп укылган
|