|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2017 Мәдәният
Хәния Фәрхинең КАЙДА һәм КАЙЧАН җирләнәчәге билгеле булдыБүген, 27 июльдә, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алырга дип Казанның Мәрҗани мәчетенә җыелган халык, дога кылып өстәл артыннан таралышкан мәлдә, Татарстанның халык һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуы турында күңелсез хәбәр билгеле булды. “Бүген ул безнең арабызда булырга тиеш иде, әмма ире Габделхәй аның Башкортстанга – әнисе янына кайтып киткәнлеген әйтте”, - диде искә алу чарасын оештырган Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге. Хәния Фәрхи 29 июль көнне Казанда җирләнәчәк. Бу хакта җырчының хәләл җефете Габделхәй Биктаһиров хәбәр итте.
--- |
Иң күп укылган
|