поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.07.2017 Авыл

Саба районы авыллары халкының коты очкан: сүз әйтергә куркалар

Саба районы авылларының капка төбендә 15 сантиметр­дан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр икән, дигән хәбәр килеп ирешкәч, бу мәсьәләнең барлык нечкәлекләрен белергә теләп, юлга кузгалдык. Әлеге тема сабалылар өчен чыннан да бик актуаль булып чыкты. «Хәзер безнең төп эшебез – чирәм чабу. Кайберәүләр әнә судка кадәр барып җитте», – дип каршы алды халык безне.

«Тавык та йөрмәгәч инде...»

Эш шунда ки, муниципаль хез­мәткәрләр, капка төпләрендәге чи­рәм бөтен кешенеке бер төсле булырга тиеш, дип саный. Яңа стандартлар билгеләп, аларны район­ның тышкы төзекләндерү кагый­дәләренә дә керткәннәр. Әгәр капка төбендә үсә торган чирәм 15 сантиметрдан биегрәк булса, хуҗаларга беренче тапкыр – 2000, икенчесендә 3000 сум штраф салына икән. Ә авыл советы карамагындагы җирләр өчен штрафның күләме беренче юлы 15 мең булса, икенчесендә 20 мең сумны тәшкил итә. Әлеге үзгәреш­ләр шәхси йортлар өчен генә түгел, ә күп катлы фатирларда яшәүчеләр өчен дә каралган. Йорт яны территориясен чистарткан өчен аларның квитанцияләренә бер кешегә 15 сум түләү килә.

Ул көнне Саба районының биш авылында булырга туры килде. Халыкның күпчелеге шушы хәлгә канәгатьсезлек белдереп аһ-зар итсә дә, газета өчен исем-фамилия­ләрен күрсәтеп язудан баш тарттылар: куркалар.

– Сабалылар авыз ачып сүз әй­тергә курка алар. Мин бирегә Кукмарадан килен булып төштем. Баштагы мәлләрдә мондагы хәлләрне күреп шаккаттым. Биредә бит хәтта берара болынга мал-туар­ны арканлау да тыелган иде. Хәзер анысына бәйләнмиләр инде. Кош-корт, каз-үрдәк гомер-гомергә капка төбендә, сулыклар янында үскән. Үлән чемченмәгән тавык, суда коенмаган каз буламыни? Хәзер аларны урамга чыгарып йөртү тыелгач, үстерүчеләр дә бик аз. Ишегалдындагы үлән белән генә канәгатьләнми шул алар, – дип эчен бушатты исем-фамилиясен әйтергә теләмәгән бер апа.

Шулай да Шәмәрдән авылында үз фикерен әйтүдән курыкмаган, исем-фамилияләрен күрсәтеп язудан каршы килмәгән Галиәхмәтовлар гаиләсе белән очрашып сөйләштек. Узган ел аларга 2000 сум штраф салынган булган.

– Моңарчы без фатирда яшәдек. Өч ел элек Шәмәрдән-2дә йорт җиткезеп кергән идек. Узган ел тикшерүчеләр килгәндә, капка төбе чис­та, ә урам ягында койма буйлап үскән үлән икенче тапкырга чабылмаган иде. Шуның өчен, бернинди кисәтүләрсез, 2000 сум штраф салдылар. Югыйсә безгә чирәмне юлга кадәр чабарга кирәклеге турында әйтүче, аңлатучы булмады. Мондый үзгәрешләр халыкка аңлатылырга яки башта бер булса да кисәтелергә тиештер инде ул? Хәзер әнә сабалылар чирәм чабу белән генә шөгыльләнә. Быел, җитмәсә, яңгырлар явып торгач, үлән дә шәп үсә. Башка районнарда таң атуын – әтәчләр, бездә исә печән чапкычлар гөрелтесе хәбәр итә. Бу безнең районның бер «мөгез»е инде. Аның каравы, триммерларны (печән чапкыч) сатучылар яхшы табыш алды. Бөтен халык кырылып шуны алды. Без дә, һаман саен күршегә әйтеп чаптырып булмас, дип, башка чыгымнарыбыз бик күп булса да, 7 мең сумга алып кайттык аны. Дөрес, чирәм чабылып торса, яхшы анысы. Кайбер ташландык йортлар бөтенләй үлән арасында калган иде бит. Быел озак еллар кул тимәгән урыннар чистартылды. Хәзер бөтен җирдә тәртип, ләкин халык, нинди генә эшкә тотынса да, штраф салмаслармы дип коты чыгып, дер калтырап тора. Агач ботагы урам якка чыгып торса да ярамый икән, клумбаларга утыртылган чәчәкләр өчен дә штраф салалар икән, дигән сүзләр йөри. Аптыраган инде, – ди Фирая Галиәхмәтова.

Чәчәк үстерү хуплана

Шәмәрдән авыл җирлеге баш­лыгы Айдар Гәрәев белән дә оч­раштык.
– Былтыр мин үзем дә 17 мең сум штраф түләдем. Аның 2 меңе – йортым алдында торган ком өчен, калганы вазифаи зат буларак түләнгән штраф иде, – дип сүзен башлады ул, минем сорауны да көтмичә. – Каршы килгән яки аны түләми калу юлларын да тапкан булыр идем, ләкин алай эшләдем. Бөтен кешегә, димәк, бөтен кешегә!

– Халык: «бернинди кисәтүләр, аңлату эшләре алып барылмады»,– ди.
– Кисәтүне башкарма комитетның җәмәгатьчелек тәртибен саклау инспекторы түгел, ә без ясарга тиеш. Һәм шулай эшләдек тә. Апрель аендагы санитар икеайлык вакытында һәр хуҗалыкка кагылышлы ике пункт язылган аңлатма кәгазе таратылды. Моннан кала, бөтен кагыйдәләрне интернеттан карап була, дип тә әйттем. Дөрес, инспектор Альбина Исхакова бик принципиаль кеше. Узган елның маенда аеруча каты эшләде. Ел башыннан 80гә якын штраф салынды. Аның каравы, хәзер беләләр: Альбина килә, димәк, бөтен җир тәртиптә булырга тиеш. Үзем дә бер тапкыр штрафка тартылган кешеләргә шалтыратып, үскән үләнне чабарга кирәклеген гел әйтеп торам. Югыйсә шундый ук актларны үземә дә төзергә кушалар. Аны эшләмәгәч, премиямне кисәләр.

– Ни әйтсәгез дә, авыл баласы бу­ларак, капка төбенә тавык, чеби чыкмавын да аңлый алмыйм.
– Мин сүз әйтмим аның өчен, тик халык, күрше тавыгы безнең территориягә керә, дип зарлана бит. Үзегез әйтегез әле: капка төбегездә, яки ишегалдыгызда чит кеше тавыгы, яки малы йөрсә, бу сезгә ошар идеме?.. Мин дә барлык кеше мәнфәгатен кайгыртам, – диде Айдар Гәрәев.


 «Менә мондый очракта, һичшиксез, штраф салыначак», – ди Айдар Гәрәев.

Шуннан соң без аның белән авыл урамнарын, ишегалларын карап уздык. Шәмәрдән – зур, төзек һәм җитеш авыл. Берсеннән-берсе матур, биек йортлар салынган. Капка төп­ләрендәге чирәм дә бөтен кешенеке бертөсле итеп чабылган, һәр җирдә тәртип. Шулай да бернинди үлән әсәре булмаган капка алларын күреп гаҗәп­ләнүемне яшереп кала алмадым. Алар миңа ни өчендер солдатта чәчләрен кыркыган егетләрне хәтерләтте. Ни дисәләр дә, без хәтфә чирәмле капка төп­ләрендә тәгәрәп, шунда каз бәпкәләре саклап үскән балалар шул! Айдар Гәрәев тә: «Үзем дә, ул капка төбегезне ниш­ләтәсез соң сез, дип сорыйм. Күрәсең, үлән үстерми торган нәрсәдер сибәләр», – дип елмайды. Дөрес, берән-сәрән генә булса да, биегрәк үскән үләнле (20-25 см) капка төпләре дә очрады.

– Әле боларына штраф салмаска мөмкиннәр, чөнки моннан алда берничә тапкыр чабылганлыгы күренеп тора. Шулай да бераз үсә башлаган үлән гел-гел чабылганыннан әллә кайдан ук күзгә ташлана инде, – ди Айдар Наил улы.
Чирәм мәсьәләсендә генә түгел, гомумән, капка төпләрен тәртиптә тотуга зур игътибар күрсәтелә монда. Төзелеш материаллары кайтарган очракта, кешеләргә билгеле бер вакытка рөхсәт кәгазе бирелә. Халык, чәчәк, агач утыр­тырга да куркабыз, дисә, башлык, киресенчә, аларны үстерү хуплана гына, ди. Хәтта андыйлар арасында бәйге оештырып, акчалата бүләклиләр дә икән. Узган ел, мәсәлән, 117 кешене тәбрикләгәннәр. Сабан туйлары алдыннан газон чирәмен чабу буенча да бәйге игълан иткәннәр. Яшьләр үз яннарын тәртиптә тотсалар, авыл җирлеге советы ялгыз карт-коры, ташландык йортларның капка төпләрен 250 сум түләтеп чаптырта.

– Үзәк Фрунзе урамын без үзебез чистартабыз: җәен печәнен чабабыз, кышын карын түгәбез, – ди башлык.

«Сабада гына түгел»

Баксаң, капка алдындагы чирәм 15 сантиметрдан биегрәк булмас­ка тиеш, дигән кагыйдә 2014 елның 2 июленнән гамәлгә кергән. Тик узган елга кадәр, ягъни инспектор булып Альбина Исхакова эшли башлаганчы, моңа әллә ни игътибар гына бирмәгәннәр. Ә бер ел элек инспектор булып билгеләнгән Альбина, күрәсең, үз эшен бик намуслы башкара торганнардан булып чыккан. «Ул Саба районының башлыгы Рәис Миңнехановның хатынының әнисенә дә йорт номеры куелмаган һәм үләне чабылмаган өчен штраф салган», – диделәр.

Халыкның сөйләве буенча, телефонны һәр сүзен кистереп кенә әйтүче бер ханым алырга тиеш иде, ә Альбина Исхакова аралашыр өчен җайлы кеше булып чыкты.

– 131нче федераль канун буенча, һәр район авыл территория­сен төзекләндерү өчен үз кагыйдәләрен кертә ала. Капка алларында 15 сантиметрдан биегрәк үлән булган хуҗаларга штраф салу кагыйдәләре Сабада 2014 елда кабул ителде. Ул елны халыкка кисәтү күп ясалган, ләкин аның нәтиҗәсе генә булмаган. Шуңа күрә хәзер штраф салабыз. Дөрес, авыл советы аңлатма язулары ярдәмендә кисәтә, әлбәттә. Халык, башка сораулары туган очракта да, шунда мөрәҗәгать итә ала. Агач, чәчәк үстерергә ярамый, дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Мондый тәртип бер безнең районда гына дип уйлаучылар да ялгыша. Питрәч, Кукмара районнарында да капка алдындагы үләнне тәртиптә тоту буенча зур эш башкарыла, – дип аңлатты безгә ул.
Республикада чүп үләннәрен чабу, капка төпләрен тәртиптә тоту буенча Татарстанның Муниципаль берәмлекләре советына да сорау юллаган идек, ләкин анда безнең белән сөйләшүдән баш тарттылар.

Редакциядән

Сүз дә юк, бу бик бәхәсле мәсьәлә. Әйе, лирикага кереп китсәң, «Капка төбендә чебеш тә йөрмәгәч, нинди авыл инде ул...» – дип көрсенергә була, әлбәттә. Тик икенче яктан карасаң... ә ни өчен әле минем өй алдындагы хәтфә үләнне кемнеңдер каз-тавыгы пычратырга тиеш?! Бәлки мин анда көн дә чыгып кояшта кызынып ятамдыр?! Яки ни өчен мин тәрәзәдән күршемнең метр буйлы тигәнәген карап хозурланырга тиеш? Ә бөтенләй каралмаган, хуҗасызлыгы әллә каян кычкырып торган, чүп үләннәре баскан авыл урамнары күпме? Менә алар бер дә хисләнеп утырыр урын калдырмый... Ни әйтсәң дә, тәртип булган җирдә яшәве күңеллерәктер. Бездә бер генә начар әйбер бар: бер чиктән икенче чиккә ташланырга яратабыз, шуңа күрә бу очракта да чик-чаманы белергә иде дип кенә телисе кала.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»