|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2017 Ир белән хатын
Разил Вәлиев: «Өйләнгәнче уйла! Өйләнгән икәнсең – яшә!»Узган ялларда “Казан” гаилә үзәгендә Казанның озын гомерле бәхетле 12 гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Лауреатлар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, 70 ел бергә гомер иткән Әминә һәм Фәррах Хәйретдиновлар, 28 ел бергә яшәүче, күп балалы Асия һәм Әхмам Сабировлар, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм аның тормыш иптәше Алия Абдуллина да бар иде. Алия һәм Разил Вәлиевлар 50 ел бергә гомер иткәннәр. Разил әфәнде фикеренчә, ныклы гаиләнең нигезе ир белән хатынның рухи уртаклыгында.
Сүз уңаеннан, «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале беренче тапкыр 2009 елда тапшырылган иде. Медальнең нигезләмәсе буенча аны тапшыру өчен төп шартларның берсе – парларның 25 ел бергә яшәве. Әйтергә кирәк, мондый күркәм чаралар Татарстан район һәм шәһәрләрендә дә узды.
--- |
Иң күп укылган
|