поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.06.2017 Мәдәният

Әлфия Авзалованың соңгы тапкыр нинди җыр җырлаганы билгеле булды (ВИДЕО)

Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың соңгы җырлаган җыры – “Сагыну җыры”. Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идрисов авторлыгында язылган бу җырны “Ак чәчәкләр кебек кар ява” дигән исем белән дә атап йөртәләр.

Әлфия Авзалова бу җырны Казанның 7нче хастаханәсендә ятканда, кызы Зөлфия белән бергәләп җырлаган. “Әни хәтта җырлый башлаган иде инде... “Ак чәчәкләр кебек кар ява, Хәтерләтеп ямьле май кичен...” – дип мин җырлыйм, “ла-ла-ла” – дип кушыла”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә кызы Зөлфия.

Әлфия Авзалованың ике кызы – Зөлфия белән Гүзәл әниләрен кырык көн буе бер дә ялгызын калдырмыйча саклыйлар. Гүзәл төннәрен аның палатасында кунса, Зөлфия көне буе әнисе янында тора. Әлфия Авзалова 15 июньгә каршы төндә вафат була, 17 июнь көнне Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә. Бөек җырчыны озатырга Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залына 2000 кеше килә.

Сагыну җыры

Рим Хәсәнов көе,
Гыйльман Идрисов шигыре.

Ак чәчәкләр кебек кар ява,
Хәтерләтеп ямьле май кичен,
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп.

Тормыш юлларыбыз шул кичтә
Аерылды төрле якларга;
Ә шулай да иркәм гел истә,
Алыштырмам аны ятларга.

Араларда озын юллар бар,
Барыр идем дә бит арымый,
Күрешергә ничә еллар бар,
Ничек түзәрмен соң сагынмый.


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»