|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2017 Шоу-бизнес
Илфак Шиһапов үзенең авыруы турында февраль аенда ук әйткәнИлфак Шиһапов сәламәтлеге начар булуы турында февраль аенда ук әйткән булган. Аның дусты һәм коллегасы, журналист Лилия Сөнгатуллина шул хакта белдерде. Бүген язучы, җырчы, продюсер Илфак Шиһапов Казандагы фатирында вафат булды. Лилия Сөнгатуллина Илфак белән күптәннән таныш булуын әйтте. "Әле мин “Татарстан яшьләре”ндә эшләгәндә дә читтән торып яза иде. Күп кенә мәкаләләр җибәргәләде. Соңнан ул Илсөя (җырчы Илсөя Бәдретдинова - ТИ) белән Казанга күченеп килде. Казанда ул мәкаләләр язуын дәвам итеп, бер үк вакытта җырлар яза башлады, продюсерлык белән шөгыльләнде. Казанга күченгәч, ул үзенең хыялларына чумды. Ул, гомумән, хыялыйрак кеше булды. Хыяллары артып китә дә, кинәт кенә сүрелә торган кеше. Хисле кешеләр алар шундый буладыр да”, - диде Лилия Сөнгатуллина.
--- |
Иң күп укылган
|