Урынын жэннэттэ булсын, Абзый! Тагын бер югалту...Ильфак Шигапов вафат...
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2017 Шоу-бизнес
Илназ Гарипов Илфак Шиһапов белән төшкән ФОТОсын элгәнИлфак Шиһаповның вафат булуына һаман ышанып җитеп булмый. Әмма бу чыннан да шулай. Әле генә Инстаграм тасмасында Илназ Гариповның менә шундый фотосы пәйда булды. Илфак абыйның туганнары һәм якыннарының югалту кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында дөньяга килә. Журналист буларак 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак Илфак Шиһапов шаян хикәяләр һәм социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый. Продюсер буларак җырчы Илсөя Бәдретдинованы таныткан шәхес, җырлар авторы. Соңгы елларда җырчылар Илназ Гарипов, Айсылу Габдинова белән эшли, "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татар версиясе ("Алабута") авторы.
--- |
Иң күп укылган
|