|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2017 Дин
Алда да гомерләр булса иде (Госман Исхакыйга 60 яшь)Әгәр бүген ул мөфти булса, әй шау-гөр килерләр иде. Аның турында романнар, зур-зур мәкаләләр язарлар, төрле тапшырулар эшләрләр, китаплар чыгарырлар иде. Беләм: рөхсәт тә итмәс. Ул чит илдә укуын тәмамлап кайтасы елны әнисе Рәшидә апа Исхакыйга 70 яшь туласы иде. Без, шәкертләре, бу бәйрәмне татар театрында вәгазьләр, мөнәҗәтләр кичәсе итеп үткәрергә уйладык. Зөһрә Сәхабиева, Гөлзада ханымнар махсус әзерләнде. Кичәне инде ул чакта ук бик күп аракысыз туйлар, бәйрәмнәр үткәргән Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барасы иде. Бу – безнең иң матур елларыбыз. Остазларыбыз Нуркамал апа, Разия апа, Дания апа, Габдерәүф абый, Габделхак абыйларымның гомер буе өйдә сабак укытып, кеше күзенә яңа күренгән көннәре. Аларны барысын да бергә, бер рәткә тезеп утырту турында хыялландык. Әлмира апа ничекләр генә сөйләшкәндер: театр директоры Шамил Зиннур улыннан театр кадәр театрны сәгать икедән алтыга кадәр бушлай, бер тиен акча түләмичә алуга ирешкән. Әй, шатлануларыбыз! Барысы – көне, сәгате, катнашучыларыбыз да әзер. Туган көнгә Госман да кайтачак. Ул кайтты да бөтен хыялларыбызны челпәрәмә китерде. Туган көн кичәсе булмады, хәтта Рәшидә апабызга гына түгел, балаларына да бәйрәм итәргә рөхсәт бирмәгән Госман хәзрәт. – Әни, гомер буе кылган гыйбадәтләреңнең риядан китүен теләмисеңдер бит, – дигән ул.
Шуның белән шул. Рәшидә абыстай бу тантанага бик тә лаек иде бит. Хәер, без бу бәйрәмне нәкъ 20 елдан, 200дән артык кеше катнашында, рамазан аенда, мул ифтар табынында, татлы җимеш сулары эчеп, шифалы ашлар ашап, иң изге теләкләребезне теләп, зурлап үткәрдек. Бәйрәмне Госман хәзрәт үзе алып барды. Миңа да бәхет елмайды, абыстай үз янына, янәшәсенә утыртты. Сүзе татлы, үзе нурлы. Җаен туры китереп, үз янына хәзрәтне чакырып алды.
– Улым, әнә теге өстәл башындагы ак яулыклы хатынны барып кочаклап кил әле, – ди.
– И, и, әни, Гүзәлия карап тора бит. Ул нәрсә дияр? – ди улы.
– Мин бит аны синең өчен түгел, үзем өчен кочакларга сорыйм, – ди. Ишеттек тә оныттык. Бераздан карасак, Госман хәзрәт теге ак яулыклы хатын – шагыйрә Йолдыз Шәрәпова янында басып тора, нидер сөйли, көлешәләр. Йолдыз кызара, ояла, башын ия. Бездән ераграк, сүзләре ишетелми. Соңыннан сораштым. Госман хәзрәт Йолдыз ханымга:
– Әни сине бик хөрмәт итә, рәхмәт әйтә, шуны җиткерүемне сорый, – дигән.
Чыннан да, шулай иде. Рәшидә апа Йолдызны күп балалы әни, шагыйрә булганы өчен яратты. Яулык ябуын, намаз укуын белгәч, бигрәк тә сөенде, хәтта бик матур күлмәк тә бүләк итте. Ана белән бала, шәкерт белән остазның якты, соклангыч бер үрнәге иде бу. Рәшидә апа ул тәвәккәл, батыр йөрәкле, куркусыз, кече күңелле, олы йөрәкле бер кеше иде. Биш кыз арасында үссә дә, Госман хәзрәт тә шундый булды. Ул әтисе Гомәр абыйга караганда әнисенә күбрәк охшаган.
Әле без “Татар мөселман календаре” чыгара башлаганда, Госман хәзрәтнең Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә имам-хатыйб булып эшләгән чаклары, мәдрәсә, мәчет төзеткән еллары. Кызыл төстәге иске “тугызлы”сына төяп, календарьны ташып та карады инде! Ул чакта инде ул зур, дәрәҗәле, белемле имам иде. Календаребызны – белем ачкычы, ә аны таратуны дәгъват, динебезне аңлату, көчәйтү дип санады. Бүген генә ул кайбер имамнар китап сатуны бизнес дип белә. Хәтта календарь сатарга, укырга, аңлатырга хәленнән килмәгәннәре дә календарь чыгарган булып кайнаша. Бервакыт дыңгычлап календарь тутырылган машина карга төшеп бата. Госман хәзрәт рульдә, икенче баласына йөкле Гүзәлия көпчәк казый. Арттагы машина куып тота, хәзрәтне сөйрәп алалар, суккаларга исәпләре, үзләренеке дип уйлыйлар. Чөнки Госман хәзрәтнең бик матур, кап-кара сакаллы чаклары. Чеченнәр машинаны чыгарыша, багажникның авырлыгы белән дә кызыксыналар. Китап дигәч, ышанмыйлар. Инде ышангач, шәһәргә кадәр озата баралар. Шуннан соң инде Госман хәзрәт тә хатынына көрәк тоттырмый, Гүзәлия ханымны рульгә утырта.
Госман хәзрәт – белемле, гыйлемле генә түгел, хикмәтле кеше дә ул. Менә бервакыт “Тынычлык” бистәсендә берәүләрдә ерак җирдән мәетне алып кайтып җиткерүләрен көтәләр, өй тирәли әйләндереп, зиратка алып китәселәр. Көтәләр, көтәләр, юк та юк. Госман хәзрәтләр кунак чакырган көн икән бу, өендә җыелганнар аны көтә, гел шылтыратып торалар. Мәет җирләүчеләр исә туганнары да, якыннары да түгел. Ул китсә дә берни үзгәрмәс иде. Кеше бик күп, җеназа укырга да имамнар җитәрлек. Шулай да соңгы шылтыратуында хәзрәт:
– Гүзәлия, мин аларны бу хәлдә ташлап китә алмыйм, – ди. Аның яшәеше – күрә белгәннәргә сабак.
Инде менә остазыбыз Рәшидә апа да вафат. Бертуктаусыз шылтыраталар, кайгы уртаклашалар. Госман хәзрәт исә:
– Бу – безнең иң бәхетле көнебез. Әни гомер буе: “Җомга көнне үлсәм иде (ул таң аткан вакытта өзелгән), җомга көнне куелсам иде дә җеназамда кеше күп булса иде”, – дип теләде. Аллаһы Тәгалә аны ишетте, – диде.
Нәкъ бер ел элек “Мәрҗани” мәчетенә җомга намазына кергән идем. Госман хәзрәтне күрдем. Шунда ул:
– Мә, укый тор әле, машинаны алып киләм, – диде дә, телефонын тоттырып, китеп тә барды. Үзе кушкач, ачтым, укыдым. “Корстон” кунакханәсе директоры белән океан артында, Америкада ял иткәндә, шул төшне күргән дә, онытылмасын дип, Гүзәлиягә язып җибәргән икән. Әнисе төшендә: “Улым, Госман, мин сине барыбер барысыннан да күбрәк яратам”, – дигән. Әйе, Госман хәзрәт бу сүзне гомер буе көтте. Әйтмәде шул, әллә инде улының апаларыннан, әллә сеңелләреннән кыенсынды... Хикмәт бит: “Йокы белән үлем бер, җаннар очраша”, – диләр. Иң изге сүзләр сөекле, матур, гадел, туры хәзрәтебезне океан артында эзләп тапкан.
Хәзрәтне котлаучылар күп булыр дип уйлыйм. Ул бит халык белән бергә калды. Иң катлаулы елларда бергә-бергә эшләдек, ислам динен таратуда Госман хәзрәт безгә терәк булды. Киләчәктә дә гомерләр булып, бергә эшләсәк иде. Ул чаклар бик сагындыра, хәзрәтнең үтемле вәгазьләрен дә тыңлыйсы килә. Бу бит минем генә фикерем түгел, халыкныкы да. Әнисе генә түгел, халык та аны ярата. 60 яшь – яшьмени: алда да бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын.
Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|