|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2017 Шоу-бизнес
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Татар сәхнәсендә кыска итәк киюче бер мин генә түгел»Татар эстрадасының популяр җырчысы Ландыш Нигъмәтҗановага шалтыратып, хәлләрен белештек. Һәм аның чәч төсенә кагылышлы соравыбызны да юлладык. — Кайчандыр сәхнәдәге блондинкаларны кул бармагы белән санарлык булса, хәзер эстрадада “хезмәттәшләрем” байтак. Чәч төсем — образымның бер өлеше. Сәхнәгә чыкканчы ук мин блондинка идем. Хәзер чәч төсемне үзгәртәсем килми, чөнки тамашачым икенче образда кабул итә алмас, дип уйлыйм. Шулай да минем өчен ул чәч төсе генә, ә яшәү стиле түгел. Мәзәкләрдәге блондинкалар белән бер охшаш ягым да юк. Гомумән, кешенең нинди һәм кем икәнен беләсең килсә, тышкы кыяфәтенә түгел, ә күзләренә игътибар итәргә кирәк. Күзләремә карагыз — анда барысы да күренә. —Кыска күлмәкләрегез хакында нәрсә әйтерсез? —Сез сәхнәдә дә, көндәлек тормышта да бертөрлеме?
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|