|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2017 Экология
Кайчан җылытасын галимнәр дә белми (ҺАВА ТОРЫШЫ)25 майдан соң тагын салкын көннәр килергә мөмкин дип белдерделәр. Россиядә бу атна “Климат атналыгы” буларак игълан ителгән. Әлеге уңайдан Татарстанда Казан федераль университеты һәм Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төрле чаралар уздырачак. “Һава торышы турындагы мәгълүмат һәркемгә кызыклы, – диде КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институты директоры Светлана Селивановская. – Халык кына түгел, без дә кайбер нәрсәләрне белеп бетерә алмыйбыз”. Климатның үзгәрүе аркасында соңгы елларда үсемлекләр дә башкача үсә башлаган. Авыру таратучы организмнар арткан. Хәзер төрле проектларга тотынганда, табигатьтә булган кайбер үзгәрешләрне дә истән чыгармаска кирәк, дип чаң суга белгечләр.
--- |
Иң күп укылган
|