• 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Ике татар кызы гостинка/студия эзли до 13 тыс. Даурская, м. Горки якларында. Только собственники! 89196455297- ватс ап
  • Бодай сатыла. 9 сумнан. Тел. 89270861527. Актаныш
  • Актанышта Мутина урамында кирпич йорт сатыла .89600697344
  • Актанышта арпа сатыла 89870627119
  • Сарыклар, суеп итләтә дә сатыла. Актаныш. т89063315104
  • Продаем пшеницу ( яровая). Тел. 8 909 307-07-38 Раиса. С.Федоровское, по цене договоримся, звоните! Есть доставка
  • Ямашев урамында 2 булмэле фатир озак вакытка гаилэгэ арендага бирелэ. Фатирда яшэр очен мебель бар. Собственник.89655846630
  • Тэртипле,начар гадэтлэре булмаган 1 кызга 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм, ДК Химиков куршесендэ 89272469637 шалтыратыгыз
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.

 

 

 
Архив
 

11.12.2009 Җәмгыять

КАЛЬЯН АГУЫ АСТЫНДА...

Берничә ел элек сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану дип җенләнә башладым. Эчмим-тартмыйм, кичләрен шартлаганчы ашамыйм, иртән физик күнегүләр ясыйм... Фигурам күзгә күренеп яхшырды, дуслар да: “28 яшеңне мәңге бирмисең сиңа”, – дип комплиментлар әйтеп кенә тора. Ләкин соңгы арада ирем белән кальян тартып мавыгабыз. Ул чакта чын-чынлап ял итәм, бөтен арыганнар эреп юкка чыга. Кальянны тәмәкедән зыянсызрак, ияләнү барлыкка китерми, диләр. Әлеге сүзләр дөрес микән? Кальян төтене организмга ничек тәэсир итә?
Алинә. Казан”

Иң беренче кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табыла. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалану үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары, кальян Иран һәм башка гарәп илләре буйлап тарала. Инде XIII гасырда әлеге мода Европага үтеп керә, аны тарту хатын-кызларның яраткан шөгыленә әйләнә. Ә кальянның бүгенге кыяфәте – төрекләр фантазиясе җимеше.

 

Казанга исә ул чагыштырмача күптән түгел, 4-5 ел элек килде. Кальянның бүгенге коточкыч популярлыгын, ул бизнесның чәчәк атуын адым саен урнашкан кальянныйлар дәлилли. Яшьләр аны тартып ял итә хәзер. Туган көннәргә, вак-төяк бәйрәмнәргә кальян бүләк итешү, чит илдән күчтәнәчкә шуны алып кайту дисеңме... Хәзер хәтта эшмәкәрләр арасында да кальянныйда очрашулар уздыру, килешүләрне шунда төзү модасы китте. Хәер, моның белән шаккатырам димә! Тарихка күз салсак, кальян тарту – элек-электән сәяси проблемаларны чишү юлы булган. Ике илнең югары дәрәҗәдә эшләүче вәкиле бергә кальян тартса, димәк, әлеге дәүләтләр хезмәттәшлек итәргә әзер. Ә 1841 елда Осман империясе солтаны француз посолына кальян артында утырырга тәкъдим итмәгәч, халыкара низаг чыккан.

 

Модага ияреп

 

Сораштыру күрсәткәнчә, кальян төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Гадәттә, тәмәке тартучылар башка китми, дип зарлана. Соңыннан баш әйләнү, косасы килүдән иза чигүчене дә беләм. Менә берничә фикер...

 

– Кальян тартканнан соң минем баш авыртмый, махмырдан интеккәндәге кебек түгел. Ярты ел тартмыйча торган да, ике атна саен тарткан да бар – ияләшү юк. Ләкин соңгы вакытта кальянга “утырту” өчен аңа наркотик матдәләр кушулары турында ишеттем. Бер егет “кәеф” тотып, өй түбәсеннән ташланган хәтта. Кайбер шәһәрләрдә кальянныйларны тикшерү, ябу очраклары да булган икән, имеш. Менә бусы инде уйландыра, – дип фикерен уртаклашты Зилә.

 

Марат исә башкача уйлый:

 

– Организмга шулкадәр төтен суыру ничек зарарсыз булсын инде? Шул ук күмер, тәмәке агуы ич ул! Кальян белән мавыкмавың мең артык, моны яшьләр киләчәктә аңлар. Алга киткән илләрдә әлеге мода күптәннән артта калды. Минем аны тартып караганым да юк, кирәк тә түгел, Аллага шөкер. Кальяннан башка да дөньям түгәрәк.

 

– Мин тартып караган иң шәп кальян суда да, аракыда да түгел, карбызда иде. Американың Майами шәһәрендә булды ул хәл. Океан артында кальян бу кадәр популяр түгел, халыкның аңа артык исе китми. Ә чып-чын карбызда ясалган кальян яхшылардан санала. Менә Төркиягә баргач, анда да исем китеп кайтты. Ул илдә яше-карты “котырып” кальян тарта! Әй, бүген бездә дә шулайрак ич инде... – диде Зәринә.

 

– Беренче тапкыр өйдә дуслар белән 3 ел элек тарттык. “Ияләшү барлыкка китерәме, юкмы? Наркотик түгелме?” кебегрәк сораулар биреп, куркып калуымны хәтерлим әле. Шуннан соң тагын 3-4 тапкыр тарттым, ләкин сәламәтлекне какшатканы әлегә сизелми. Тәмәкедән күпкә зыянлырак, яман шеш авырулары китерергә сәләтле икәнен беләм белүен. Яшьләргә кальян белән саграк булырга киңәш итәр идем, юньле нәрсә түгелдер ул, – диде Камил.

 

Өйдән туйган чакларда...

 

Дусларыма кальянныйда сәгатьләр буе утыру, андагы мохит ошый. Берсендә иптәш кызыма: “Өйдә утырып туйдым, яңа атмосферага чумасы килә”, – дип зарлангач, кальянныйларны тезеп китте. Тиздән үземә дә Казанда иң яхшылардан саналучы кальянныйларның берсендә булырга туры килде. Алар көндезге 12дән иртәнге 2гә, ә җомга һәм шимбә көннәрендә 4-5кә кадәр эшли икән. Кергәч тә, бөтенләй үзгә мохиткә килеп эләгәсең. Ишектән каршы алучылар берничә кешегә исәпләнелгән аерым бүлмә-кабинкага кертеп утырталар. Күрше өстәлдәге парның лыгырдавын ишетмисең, аларны күрмисең дигән сүз. Ул бүлмәдә йомшак диван, мендәрләр, телевизор урнашкан, талгын гына музыка уйный. Бер төймәгә басу белән официантлар йөгереп килә. Тулы бәхет өчен берәр чибәркәй синең өчен шәрык биюе дә башкара. Кальянныйларда утыруның сәгате 50-100 сумга төшә. Шуңа өстәп, 350-1500 сумыңны кальян өчен чыгарып саласың. Көндез килгән клиентлар өчен ташламалар да каралган. Кальян дигәннән, аның нинди генә төре юк: суда, сөттә, коньякта, аракыда, шәрабта ясалганы... Җиләк, манго, виноград, кокос, кыскасы, җаның нинди җиләк-җимеш тәмен тели, шундыен китереп бирәләр. Бөтен процесс шлангтан төтен суырып утыруга бәйле.

 

Бәрәңге урынына кальян

 

Казанга кальян эпидемиясе килеп җитүенә иптәш кызым Гөлнараның сүзләреннән соң тәгаен ышандым.

 

– Җомгаларның берсендә дустым белән чираттагы тапкыр кальян тартырга киттек. Авыр эш көненнән соң ял итәбез, имеш. Ышанасызмы, берсендә дә буш урын юк! Бөтенесендә официантлар: “Алдан шалтыратып, өстәлгә заказ бирергә идегез”, – дип җилкә сикертә. Ә алар бит шәһәрдә дистәләгән. Җомга һәм шимбә көннәрендә бөтен Казан кальян тарта диярсең. Шулай итеп, ике сәгать чамасы буш урын эзләп, Казанны аркылыга-торкылыга әйләндек. Ниһаять, төнге 11ләр тирәсендә аулак урында урнашкан бер кальянныйда урын табылды. Ник ул гына буш калган дисәк, утсыз бүлмә икән ул! Диваннары каты, телевизоры да юк, хезмәткәрләре дә озак көттерә... Дөм караңгыда утырмасыннар дип, шәмнәр кертеп куйган официантка рәхмәт яусын.

 

Төскә-биткә безнең халык булмавы күренеп торган кальянчы да тиздән килеп җитте. Әхмәт дип таныштырды үзен, Пакыстаннан икән. Монда укырга килгән, ә кичен шулай акча эшли. Аның әйтүенчә, шәрык илләреннән килгән кешегә Казанда кальянчы булып урнашуның бер авырлыгы да юк. Эшен беләме-белмиме, ике куллап алалар.

 

– Сездә халык ничек бәрәңге ризыклары дип үлеп торса, бездә кальянны шулай яраталар. Бабайлар урамда телевизор карый-карый тарта хәтта. Ләкин Пакыстанда яшел алма тәме килгәне генә кулланыла, элек-электән ул яхшырак төр санала, – диде Әхмәт.

 

– Ул тәмнәрне кальянчылар бутап та бирә, дип ишеткәнем бар. Имеш, халык барыбер аңламый.

 

– Юк инде, ник алай эшлик, ди. Менә бездә бүген... – дип дистәләп тәмне санап китте ул.

 

– Кальянның зыяны бармы?

 

– Уйлап карагыз инде, коточкыч әшәке нәрсә булса, халык шулкадәр тартыр идеме?! Бер минут буш тормыйбыз, кальянныйларда кеше өзелми бит. Юк белән баш катырмыйча, рәхәтен тоегыз.

 

Озак көттермичә, кальянчы яшел алма тәме килгәнен алдыбызга китереп тә куйды. Кальян тарту рәхәтме дисезме? Дөресен әйтәм – баштагы артык-портык уйлар югала, организм хәлсезләнә, бармак очларын сизми башлыйсың. Шәм яктысында тормыш турында уйланып, шәрык музыкасы тыңлап, иркенләп утырдык. Кальянның күмерен алыштыру бушлай дигәч, анысы өчен дә Әхмәтне чакырдык. Соңыннан туңдырма, сок, кальян, бу бүлмәдә утырган хакны - 800 сум чамасы түләдек тә... саф һавага! 10-15 минуттан җилләп, баш томалану юкка чыккан кебек булды, - дип сөйләде Гөлнара.

 

Ләкин бу – беренчел тәэсир. Чынлыкта кальяннан нәрсә көтәргә була? Сәламәтлегебез бу ләззәт өчен ничек түли икән?

 

Файдамы, агумы?

 

Акча экономияләргә тырышучылар аны өендә тарта. 2-3 мең сумга кальян, күмер белән тәмәкесен сатып алып, фатирда көйрәтәләр. Мондый ысул кальянныйда тартуга караганда куркынычсызрак. Чөнки махсус урыннарда кальян шлангының һәр клиенттан соң юылуы икеле-микеле. Гадәттә, бер кальянны көненә 4-5 компания тарта. Шланг көнгә бер тапкыр гына чистартылган очракта, биредә туберкулез яки гепатит йоктыру куркынычы да бар.

 

Табиблар кальян турында нинди фикердә? Әлеге өлкәдәге ачышлар төрле нәтиҗә бирә, ләкин берсе дә кальян файдасына түгел. Дөресен генә әйткәндә, бу кадәр төтен суыруның организмда эзсез калмавын аңлау өчен артык акыллы булу да кирәкми.

 

Белегез: кальян тарту зарарлы! Еллар буе кап-кап тәмәке тарту кадәр ук булмаса да, зыяны барыбер бар. Тәмәке үпкәнең өске өлешен бетерсә, кальян төтене тирәнгәрәк үтеп керә. Гади тәмәке белән чагыштырганда, аның составында мышьяк, кургаш, хром күбрәк. Әлбәттә, алар үпкәгә утыра. Көнбатыш галимнәре әйтүенчә, кальянны күп тарту үпкәдә яман шеш, куллар экземасы китереп чыгарырга сәләтле. Тәмәкенең кычкырып торган кимчелеге сумала белән никотин булса, кальян канны кислородка ярлыландыра. Нәтиҗәдә, кальян тарту баш әйләнүгә, сүлпәнлеккә китерергә мөмкин.

 

Дөньякүләм Сәламәтлек саклау Оешмасы тикшерүләре күрсәткәнчә, кальянлы кичәләрдә бер кеше организмына 400ләп тәмәке төтене керә. Шулай булгач, үпкәләргә килгән авырлыкны табиб булмасаң да чамалау кыен түгел. Махсус җайланма, ягъни кальян зарарлы матдәләрне киметә дигән төпле дәлил дә юк. Даими тартучы кеше аңын югалтырга, аның баш мие зарарланырга мөмкин икән.

 

Казанның баш психотерапевты Гомәр Зыятдинов:

 

– Кеше химик матдәләр ярдәмендә ял итү юлларын эзләгәндә кальянга килеп төртелә. Аңардан башка да тынычлану ысуллары күп бит. Кальян төтене дә, тәмәкенеке дә зыянлы. Елга 1-2 мәртәбә кальян тарту организмга әллә ни зарар ясамаска мөмкин. Ләкин аның белән мавыгырга, чама хисен онытырга ярамый, – ди.

 

Кальян шаукымы алга киткән илләрдә әллә кайчан узды. Европаның кайбер илләрендә кальянның зыянын аңлап, аны тартуны бөтенләй тыйдылар. Ә безнең яшьләр бу ләззәтнең организмга ясаган тискәре йогынтысын әлегә белми, ишетми. Монда матбугат чараларының да гаебе шактый: алар кальян эпидемиясен җитәрлек дәрәҗәдә тәнкыйтьләми, начарлыгын бармак бөгеп санамый. Интернетны ачсаң, бетмәс-төкәнмәс рекламага, пропагандага юлыгасың. Ә кемдер кеше сәламәтлегеннән, әлеге мәгънәсез бунттан файдаланып акча эшләп калырга ашыга, тагын да йомшаграк диванлы кальянныйлар ача, ярымшәрә чибәркәйләрне биетә.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 49 | 09.12.2009
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

№12 (29701) / 12.12.2009 23:30:31

Иран это Иран, а Ирак это Гыйрак

№11 (29664) / 12.12.2009 07:36:30

так и пиравильно

№10 (29663) / 12.12.2009 01:59:33

Нух, 

"слушайте, а как правильно, Иран или Ирак?"
:))

№9 (29660) / 12.12.2009 00:00:27

"Иран һәм башка гарәп илләре"
- Ил, "капец" сүзеңне тагын бер тапкыр файдаланып алырга рөхсәт ит әле... ИРАН - гарәп иле түгел!!!

№8 (29644) / 11.12.2009 20:26:47

Кеше для расслабухи барыбер берәр нәрсә уйлап табачак! бары шул гына.азартлы уеннар,аракы,тәмәке,наркотиклар да бетәр ләкин аның урынын башка зыянлы нәрсә килер.муен өстендәге чүлмәк нәрсә өчен? БИИИк элгәре заманнарда да зыянлы әйберләр булгандыр.

№7 (29632) / 11.12.2009 15:42:43

Остап Бендер: "Почём опиум для народа?"
Кальянның гади тәмәкедән бер генә аермасы бар: аңарда канцероген матдәләр чагыштырмача азрак. Ләкин кеше үпкәсе аша төтен бермә-бер күбрәк үтә һәм шул сәбәпле организм үзләштерә торган зарарлы матдәләр күләме һич кенә дә кимеми. Тәмәкене "йомшак наркотик" дип атасаң, бусы инде чын агу булып чыга...
Хрен редьки не слаще...

№6 (29629) / 11.12.2009 15:30:01

ммм шул... хет әллә нәрсә языгыз, барыбер тартачакмын

№5 (29624) / 11.12.2009 14:57:27

Ммм

№4 (29618) / 11.12.2009 12:57:03

\"Күрше өстәлдәге парның лыгырдавын ишетмисең, аларны күрмисең дигән сүз.\" Нинди парнын ?! Бу ни бу?!
\"..француз посолына\"... Автор, кайда татарчагыз?!
\"...чираттагы тапкыр...\" Агач авыз, балта тел!
\"Даими тартучы кеше аңын югалтырга, аның баш мие зарарланырга мөмкин икән.\" Димек, даими тармасан ярый. Кальян суырырга мягкая реклама. Шэм китереп бирген официантка кадэр рэхметле булгансыз бит. Ничеден ничеге кадер эшлевене кадэр тэфсиллеп язгансыз.

№3 (29616) / 11.12.2009 12:28:12

Сабина,

№2 (29614) / 11.12.2009 12:25:07

"Кальянның зыяны бармы?
– Уйлап карагыз инде, коточкыч әшәке нәрсә булса, халык шулкадәр тартыр идеме?!"
-Аракынын зыяны бармы?
– Уйлап карагыз инде, коточкыч әшәке нәрсә булса, халык шулкадәр эчер идеме?:))))))))

№1 (29609) / 11.12.2009 10:25:49

Осман тугел, Госманлы... Мэктэптэ нэрсэ укыттылар сина...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом