поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.12.2009 Медицина

ПЛАСТИК ОПЕРАЦИЯ 20 МЕҢ СУМНАН БАШЛАНА

Матур булып күренер өчен нинди генә алымнар кулланып карамыйбыз. Хәзер пластик операция ярдәмендә кешенең тәнендәге җөйләрен бетерү, йөз-кыяфәтен үзгәртү генә түгел, хәтта җенесен дә алыштырырга мөмкин.

Пластик операция ясату өчен бүген чит илләргә чыгып йөрү мәҗбүри түгел. Андый хезмәтне Казанның берничә медицина үзәге тәкъдим итә. Әйтик, 12 нче хастаханәдә шул рәвешле елга 300-400 операция ясала. Әлеге нечкә эшнең үзенчәлекләре турында югары категорияле табиб, онколог, косметолог, эндохирург Азат Сөнгатуллин сөйләде.

 

– Пластик операция ике төрле – реконструктив һәм косметик була, – диде ул. – Тумыштан яисә травма аркасында тәнендә җөй, җәрәхәт эзе булганнарга беренчесе ярдәмгә килә.

 

Косметик дигәнен икенче төрле эстетик хирургия дип тә атыйлар. Бу очракта кеше бары тик кыяфәтен үзгәртергә (борынын турайтырга, маңгай, ияк, бит, муен, күз кабагын тарттырырга) тели.

 

Ике операция дә зур җаваплылык сорый. Соңыннан кеше тәнендә бернинди эз калырга тиеш түгел. 

 

– Пластик операциягә кемнәр күбрәк бара?

 

– Хатын-кызлар.

 

– Операцияне ясату кемнәргә катгый рәвештә тыела?

 

– Йөрәк, үпкә, бөерләре авырткан һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә.

 

– Татарстанда пластик операция күптәннән ясаламы?

 

– Ул безгә 20-30 еллар элек үтеп керде. Хәзер бу өлкәдә Казанда белгечләр җитәрлек. Шәхсән үзем 1999 елдан бирле пластик операция ясыйм. 

 

– Операция ясатырга теләүчеләр эшне нидән башларга тиеш?

 

– Иң элек табиб белән киңәшләшү зарур. Чөнки пластик операция бөтен кешегә дә килешми. Пациентларны кире борган очраклар да юк түгел. Теләк белән мөмкинлек туры килгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Операция кирәклеген ачыклауга анализ тапшырыла. Компьютер аша модуляция (әйтик, борынны үзгәртергә теләгәндә нинди формадагысы килешкәнен карау) ясыйбыз.

 

– Операция ясау процессы озакмы?

 

– 30 минуттан 3-6 сәгатькә сузылырга мөмкин. Шунысы бар, өзлекмәс өчен операциядән соң саклану мөһим. Әгәр кеше эч турысындагы майларын алдыра икән, бер ай дәвамында бандаж, ботларга операция ясаганда махсус шорты кияргә киңәш итәбез. Бит тиресен тарттырган очракта бер-ике көн сөйләшергә, башны боргаларга ярамый, бер атна дәвамында руль артына утырмаска кушабыз. Бер айдан тулы канлы тормыш белән яши башларга мөмкин.

 

– Пластик операциянең бәясе күпме?

 

– Төрлечә. Операциянең катлаулылыгына карап. 20-25 мең сумнан да ким түгел.

 

– Пластик операциягә килүнең сәбәбен пациентлар ничек аңлата?

 

– Кимчелек булып тоелган җирдән арынырга телибез, диләр. Кайсының ияге асылынып төшкән, шуны яхшыртуны сорый. Кайсы биттәге җыерчыкларыннан канәгать түгел.

 

– Йөзен үзгәрткән кешегә паспорт алыштырырга кирәкме?

 

– Юк. Чөнки ул танымаслык дәрәҗәдә булмый. Бары тик бераз яшәреп китә.

 

– Мондый операция наркоз белән ясаламы?

 

– Әйе.

 

– Сездә җенесне үзгәртү мөмкинме?

 

– Юк, андый операцияне Мәскәүдә генә ясыйлар. 


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 23 | 04.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»