|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2017 Милләт
Татарстан президенты татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдыКичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 131 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Г. Тукай исемендәге скверда урнашкан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Татар классигы истәлеген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы хакимияте әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре дә хөрмәтләде, дип хәбәр итә республика башлыгының мәтбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|