|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2017 Сәясәт
Элек Илдар Халиков биләгән Премьер-министр канәфиенә кем утырачагы билгеле булдыБүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 27 нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Премьер-министры кандидатурасын депутатларга тәкъдим итте. Депуталар кандидатураны бертавыштан диярлек кабул итте. Аның өчен депутатларның 87 се тавыш бирде. Әлеге вазифаны Алексей Валерьевич Песошин башкарачак. Исегезгә төшерәбез, татарстан хөкүмәтенең элеккеге башлыгы Илдар Халиков эшеннән 3 апрель көнне үз теләге белән киткән иде. Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|