|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2017 Сәясәт
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков отставкага киттеТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак. "Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2017 елның 4 апрелендә Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләде. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илдар Халиков Татарстан Республикасының энергетика өлкәсе компанияләренең директорлар советында идарә итүне дәвам итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|