• 21.03 Язгы солянка. УНИКС. 18:30
  • 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Март Татьяна Водопьянова
  • 19 Март Роман Еременко
  • 20 Март Илгиз Кәлимуллин
  • 20 Март Сәләм Алишев
  • 20 Март Фәридә Сафина
  • 20 Март Марсель Мәхмүтов
  • 20 Март Лилия Заһидуллина
  • 20 Март Рәзинә Исмәгыйлева
  • 21 Март Булат Нигъмәтуллин
  • 21 Март Булат Сәләхов
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Казанда Бертуган касыймовлар урамында 6 йортта 12кв м булмэ сатыла. Булмэдэ пластик тэрэзэ, тимер ишек. Барлык жихазларны калдырабыз(холодильник, плита, стенка, остэл, диван)тел 89274283223
  • Молодая пара(20 лет) снимет квартиру до 15вв, своевременную оплату, чистоту и порядок гарантируем. 89961212519
  • Продается деревянный дом (бревно 34 диаметр). 300кв.м. От Казани 6км. Мамадышский тракт.Пестречинской район.Званка. Отличная инфраструктура. 26000000. тел.89534958107
  • Прочные, бесшовные. Морозостойкие. Экологичны и пожаробезопасны. Можно наносить роспись или фотопечать. Вы можете записаться на бесплатный замер по тел 3-25-26, 8-927-489-51-08. 8-950-947-00-40. Наиль.
  • Актаныш болын печэне сатыла тубэ астынды 89874227660
  • Авиатозелеш районында метродан 10-15мин ераклыкта булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Бэясе 10 000. булмэдэ душевая кабина,раковина(булмэ итеп буленгэн)кух зона бар,шулай ук телевизор,холодильник,жэелэ торган диван хэм 1 кешелк карават та бар,булмэ якты,ремонт белэн. 89600399621 Рэмзия.
  • 1 булмэле фатир ор яна мебель белэн озак вакытка арендага бирелэ. Адрес Оренбургский тракт 140г.Собственник. 15 мен все включено. 89274095375

 

 
Архив
 

05.04.2017 Мәдәният

“Кыш булса да, җәй җитсә дә – күңелем шунда йөри”

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы халкының үз шагыйре, аның шигыренә язылган җыры, шул җырда җырланган ак каены һәм шул каен исемен йөрткән “Ак каен” халык фольклор ансамбле бар. Шушы җырның авторы - татар дөньясында танылган шагыйребез Зыя Ярмәкинең (Зыя Шәйхи улы Насыйров) юбилейлары туган авылында зур горурлык һәм тантана белән даими рәвештә үткәрелеп килә.

Бу чара һәрвакыт бик матур үтә. “Ак каен” җырын җырлау, Зыя Ярмәкине белгән авылдашларының, туганнарының истәлекләрен яңарту, татар теле дәреслекләренә кертелгән шигырьләрен уку һәм авыл үзешчәннәре әзерләгән концертны карау өчен тамашачылар зал тутырып килә иде. Ләкин 130 ел элек туган шагыйрьне күреп белгән кешеләр дөньяда юк инде. Тамбовта яшәүче кызы Галибә белән дә бу юлы элемтәгә кереп булмаган. Ә оныгы, Казан дәүләт университеты профессоры Искәндәр Насыйров, авылдагы туганнары Тәвриз һәм Фә¬ния Вәлиәхмәтовлар белән хәбәрләшеп тора әле. Кызганычка, ул да бу кичәдә була алмады. Димәк, хәзерге заман яшьләре якташыбызның иҗаты белән шигырьләре аша гына таныша ала.

- Зыя Ярмәки үз гомерендә дүрт шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарган булган. 1965 елда аның якын дусты Мөхәммәт Гайнуллин, иң яхшы шигырьләрен сайлап алып, “Ак каен” дип аталган җыентык та бастыра. Соңгысының ике данәсе авыл музеенда да саклана иде. Юбилейга әзерләнә башлагач кына, аларның да югалуы ачыкланды, - дип сөйләде шагыйрьнең юбилей кичәсе алдыннан Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим. - “Бердәмлек” газетасына, шәхсән сезгә, Эльмира ханым, зур рәхмәт әйтәсем килә. Шагыйрьнең 125  еллык юбилее көннәрендә аның китапларын, сирәк шигырьләрен, башка язма мирасын барлап, күргәзмә оештырылмаган өчен, “Бердәмлек”тә тәнкыйть сүзләре язган идегез. Шул безгә эзләнүләр алып барырга этәргеч бирде дә инде. Казанны һәм Яр Чаллы шәһәрләрен бер итеп, андагы сирәк очрый торган китап архивларыннан, тел һәм әдәбият институтларыннан, “Аргамак”, “Казан утлары” журналы редакцияләреннән, башка матбага архивларыннан якташыбызның мирасын эзләргә керештек. Нәтиҗәсе көттермәде. Менә бу күргәзмәгә куелган материалларны сез башка бер җирдә дә күрә алмассыз. Түбән Кама шәһәренең имамы Фатих хәзрәт Хәбиб “Ак юл”, “Шура”, “Вакыт” кебек  бик күп басмалардан аның инкыйлабка кадәр басылган шигырьләрен табып бирде. Зыя Ярмәки турында һәм аның тарафыннан язылган 14 хезмәте - тулы биографиясе, ул язган Иске Ярмәк авылы тарихы, Татарстан һәм Төркия журналларында басылып чыккан утызлап шигыре һәм 1912 - 1913 елларда дөнья күргән “Тойгыларым”, “Әдәбият гөлләре”, “Яшьлек дәрте”, 1965 елда нәшер ителгән “Ак каен” җыентыкларының күчермәләре куелган. Шулай ук биредә аның гаилә шәҗәрәсе, кызы Галибәгә язган васыяте, фотосурәтләре дә бар. Боларның барысын да күпсанлы дусларым Татарстан китапханәләреннән табып алырга ярдәм иттеләр.

Яр Чаллы шагыйре һәм язучысы Мансур Габдулла улы Сафин да Зыя Ярмәкинең иҗаты турында үзе язган китабының күчермәсен, төрле газеталарда басылган мәкаләләрен һәм рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгын да җибәргән иде.

Кызганыч ки, 1912 елда Эстәрлетамакта нәшер ителгән “Күрсәтәм” дип аталган китабын кулга төшерә алмадык. Шуңа да эзләнүләребезне дәвам итәчәкбез.

Зыя Ярмәкинең басылып чыкмаган кулъязмалары да байтак әле. Алар Казанның тел һәм әдәбият институтында саклана. Кызганычка, анда барып чыгарга вакытым булмады. Ә менә  “Зөһрә кыз” һәм “Туган авылым” дип аталган ике поэмасының язмышы аянычлы - алар 50нче елларда Мәскәүгә, Россиянең язучылар берлегенә җибәрелгән җирдән югалганнар. Төрле рус шагыйрьләренең шигырь¬ләренә һәм мәсәлләренә (басня) ияреп һәм татар халык әкиятләренә таянып язылган күпсанлы шигырьләре дә янгында әрәм булган.

Тагын бер рәхмәтемне Казан Дәүләт Университеты каршындагы Лобачевский исе¬мендәге китапханәнең “Сирәк очрый торган китаплар һәм кулъязмалар бүлеге”нең  баш библиографы Рәйсә Шәрәфиевага белдерәсем килә. Ул китапханәдә сакланучы “Ак каен” җыентыгын ксерокс аша чыгарып, каты тышлыкка төпләп, авылыбызга бүләк итте. Хәзер инде аны куен кесәмдә генә йөртәм...

Имамның шушы сүзләре  Михаил Булгаков романында язылган һәм халык арасында киң таралган “кулъязмалар янмый” дигән әйтемне искә төшерде. Дөрестән дә, чын шагыйрь, рәссам яисә язучыларның тирән мәгънәгә ия булган сәнгать әсәрләре утта да янмый, суда да батмый. Берәүләре шәхси коллекцияләрдән, китапханәләрдән табыла, икенчеләре халык телендә, халык күңелендә  саклана. Тик эзләнүләрне генә туктатырга ярамый.

Әйе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим авылның тарихын, аның танылган шәхес-ләрен барлау, авылда яшәгән нәселләрнең шәҗәрәләрен төзү буенча бик зур эш алып бара. Насыйровлар ыруы шәҗәрәсенә караганда, Зыя Ярмәкинең Габделҗәлил исемле ерак бабасы бу авылга 1744 елда ук килеп урнашкан булган. Димәк, 1897 елда туган Әхмәтзыя бу нәселнең дүртенче буыны булып чыга. Шуңа да туган авылының моңсу кичләрен һәм якты таңнарын, куе урманнарын һәм салкын чишмәләрен, талгын гына агучы Суыксу елгасын һәм хуш исле Юкәле тавын ул өзелеп сөя һәм аның шигырьләре, Урта Азиядә яшәгәндә дә, тик Ярмәккә, аның табигатенә багышлап языла.

Габдулла хәзрәтнең тагын бер зур эшен билгеләп үтмичә булмый. Ул Зыя Ярмәкинең иске имля - гарәп графикасы белән язылган шигырьләрен кириллицага күчерү белән шөгыльләнә. Хәзер инде кызыксынган кеше ул китапларны укый да ала. Юбилей кичәсендә Габдулла хәзрәт тәрҗемә иткән шундый шигырьләрнең берсен - “Су керергә” дип аталганын Альмира Сәлахова укып күрсәтте.

Гомумән, бу кичәдә Зыя Ярмәкинең бик күп шигырьләре  яңгырады. 10 -14 яшьтәге үсмер балаларның катлаулы текстларны аңлап, интонацияләрен дөрес куеп, аларны матур итеп укый белүләре гаҗәпләндерде. Ярмәки шигырьләре Тукай үрнәгендә, классик поэзиягә һәм халык җырларына хас үлчәүдә язылган булса да, җыр кебек салмак яңгырый. Биредә Лилия Шәйхетдинова укыган “Юкәле тау” шигыреннән бер өзек китерәсем килә:
Булса бәйрәм, яшел тауга
        яшь егет-кызлар чыга,
Пешерә “яңгыр ашлары”, бер
                  егет гармун суза.
Яшь күңелләр ашкына:  
җырлый, уйный, сикерә, көлә,
Төрле шатлыклы уен һәм
                            куаныч була.
“Әйдәгез яңгыр теләргә!”
                Балалар йөгерешә,
Кайсылары кармак сала,
           кайсы ярдан сикерә...
Кайныйдыр аш, бар каракаш...
          Монда дөнья җәннәте!
Монда барысы да дөрес, тик
              күрмәсә ярый әти...

Бу шактый озын шигырь “Кыш булса да, җәй җитсә дә - күңелем шунда йөри” сүзләре белән тәмамлана. Бу чыннан да шулай: үзе читтә яшәсә дә, Зыя Ярмәки гомере буе Ярмәген, Юкәле тавын һәм авылга нигез салучы Ярмөхәммәт вакытларыннан ук күкрәп үсеп утырган ак каенын өзелеп сагынган, аны җырларга салып җырлаган, шигырь юлларында тибрәткән...

Люзия Ибраһимова, Ләйлә Нәгыймуллина, Азалия Гыйниятуллина, Эльвира Сәлахова, Дилия Сәлимова, Адилә Гыйбадуллина башкарган шигырьләр дә авторның күпкырлы талантын ачарлык итеп сайлап алынган, һәр интонациясенә, һәр өтеренә игътибар бирелгән, темасына карата көр яисә моңсу тавыш белән укылды. Әлбәттә, бу чыгышлар барысы да залда утыручыларның алкышлары белән бүләкләнде.
Балаларны шушы бәйрәмгә әзерләгән Әлфия апалары Баһаутдинова: “Хәзерге заман балаларына андый үлчәүдә шигырь уку читен, әлбәттә. Аларга бер ай буе репетицияләргә йөрергә туры килде. Кайберләре ташлап та китте. Интонацияләрне дөрес итеп куюдан бигрәк, мәгъ¬нәсен аңлатуы кыен булды. Аның каравы, нәтиҗәсе нинди күркәм! Шигырь сөйләүчеләрне тыңлаганда үзем дә, ата-аналар да сөенде!“ - дип, канәгатьлек хисләре белдерде.

Әлфия ханым Баһаутдинова ана теле укытучысы гына түгел, ул сәнгать кешесе дә бит әле. Татарстаннан Иске Ярмәккә килен булып төшкән кыз бу авылны үзенең туган җире кебек яратып, йөрәге белән кабул итә, беренче көннән үк авыл тормышына башы белән кереп чума. Бигрәк тә “Ак каен” фольклор халык ансамбленең алыштыргысыз алып баручысы буларак таныла ул. Менә бу кичәдә дә, кулына папка тотып чыгуына карамастан, күзен кәгазьгә салмыйча да Зыя Ярмәкинең тулы биографиясе, иҗат юлы турында тәфсилләп сөйләп бирде, ә соңыннан аның сүзләренә композитор Фәрит Яруллин язган “Йөрәк сагышы” җырын сузып җибәрде. Аны әле 1956 елларда Зифа Басыйрова җырлый булган. Бүген дә бу җыр һәр хатын-кызның йөрәк сагышы булып яңгырый:
Мин сиңа йомшак таң
      җилләрен юллаган идем,
Чәчләреңнән иркәләр дип
                         уйлаган идем.
Мин сине сагынып бер җыр
                     җырлаган идем,
Җан дусларым аны яратып
                      тыңлаган иде...
Җыр сиңа ошар дип йөрдем,
                     ваемсыз булып.
…Ә ул сиңа барып җиткән
                    авыр сүз булып.
Хәзер җилләр дә юлламыйм,
              чыгармыйм җыр да,
Теләсәң, үзең җанымны кил
                       дә бер тыңла...

 “Ак каен” ансамбле башкаруындагы  “Кара урман уртасында” күмәк җыры да, аерым җырчылар Оркыя Галимуллина һәм Айсылу Камалетдинова, яшүсмер кызлар Эльвира һәм Альмира Сәлаховалар, София Шәрәфетдинова, Казаннан кунакка кайткан Тимур Рәхимовның чыгышлары да кичәне зиннәтле ташлар кебек бизәделәр...

Шулай тәэсирләнеп, онытылып, һәр чыгышка сокланып утырган арада артка әйләнеп карарга да онытканмын икән. Ахырда гына, халык залдан чыга башлагач, капиталь ремонттан соң җылы һәм купшы булып күренгән Мәдәният йортының йомшак кәнәфиләрендә ярты зал кеше утыруын күреп бик нык гаҗәпләндем. Зыя Ярмәкинең шундый матур шигырьләрен тыңларга килгән укытучылар һәм укучылар, авыл җирлеге башлыгы, районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре кайда соң әле? Кичәне оештыручылар сарыф иткән көч, вакыт һәм ресурслар комга сеңгән су кебек булмадымы? Югалмадымы? Иң мөһиме, авылдашларның мондый битарафлыгын күреп, киләчәктә Зыя Ярмәкинең чираттагы юбилеен шулай матур итеп үткәрүче булырмы?

Әйе, кулъязмалар табылса да, тыңлаучыны табуы кыен була башлады бит әле...

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 05.04.2017
Бердәмлек печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D