22.03.2017 Җәмгыять
Танылган блогер-сәяхәтче Рәйхан Халитов: "Савыгырга дусларым булыша!" (ФОТО, ВИДЕО)
Һиндстанда юл һәлакәтенә очраган Казан егете Рәйхан Халитов савыга башлаган, дигән сөенечле хәбәрне ишеткәч, өенә барып хәлләрен белеп кайтырга булдык. Яшьтәшләре арасында «мега-энерджайзер» исеме яулаган егет, чыннан да, үзен яхшы хис итә. «Мин тере, «почти сәламәт», болар барысы да Президентыбыз, якыннарым һәм дусларым ярдәме белән мөмкин булды», – ди ул.
Рәйхан Халитов — Казанда туып үскән татар егете. Югары белемле, инглиз телендә яхшы аралаша. Аңа 27 яшь. Интернет киңлекләрендә төрле илләргә сәяхәт кылучы блогер буларак танылган. 2015 елның 3 апрелендә ул чираттагы сәфәренә чыгып киткән иде. Ярты ел эчендә 6-7 илдә булырга өлгергән...
«... Һиндстанда авариядән соң мине полиция табып алган, телефонымнан симканы чыгарып үз телефонына куйгач, дустым Артем Воронковның (ул Башкортстаннан, хәзерге вакытта Таиландта яши) номеры килеп чыккан. Без аның белән шул көнне очрашырга тиеш идек... Һиндстанда шәхсән бер атна да булмадым. Ә минем гәүдәм анда бер ай тирәсе булып кайтты, чөнки аңсыз ятканмын...», – дип сөйләп китте коточкыч хәлләрне искә төшерергә тырышып Рәйхан.
Аз акчага гына илләр гизеп йөргән Рәйхан Халитов: «Дөнья буйлап сәяхәт итү, Җир шарының гүзәл почмакларын күреп йөрү өчен, кесәң «калын» булу бөтенләй мөһим түгел», – дип раслый. Ул «акчасыз сәяхәт, арзан сәфәрләр» идеясен пропагандалауны максат иткән. Шулай да, чит илдә кайдадыр тәрҗемәче, кайдадыр укытучы булып эшләп йөргән. Бераз мая туплагач, әти-әнисен Вьетнамга чакырып кунак итәр дәрәҗәгә дә ирешкән хәтта. Телләр белгән ил ачар, ди халык мәкале.
«Моннан ике ел элек миңа Япониягә барырга мөмкинлек туды, – дип сөйли Рәйхан. – Ул вакытта әле бу илгә чыгу читенрәк иде... Әнигә дә ниятемне җиткердем. Ничек барып кайтыйм икән, дигән соравыма ул: «И, улым, синең яшеңдә булсам, синдәге мөмкинлекләр белән, мин инде әллә кайчан, әллә кайсы илләргә барыр идем», – диде. Бу тылсымлы сүзләр мине рухландырып җибәрде. Әни дә шулай сөйләп утыргач инде, миңа тәвәкәлләргә кирәк, дигән фикергә килдем. Биштәремне җыйдым да, трассага чыктым. Уң кулымны күтәреп, машинага утырып, кузгалдым. Аңа кадәр Хабаровскидан Токиога билет сатып алган идем. Бер ай Россия киңлекләре буйлап сәяхәт иткәннән соң, Токиога очтым...»
Рәйханның романтик сәяхәте әнә шулай башланып киткән була. Әмма узган елның сентябрь аенда ул Һиндстанда юл фаҗигасенә очрый: егетне автобус бәрдереп китә. Чит илдә бәлагә тарыган сәяхәтчене дуслары, якыннары ташламый. Сеңлесе Дилбәр интернетта ярдәм группасы оештырып, гаиләләренә килгән бәла хакында бар җиһанга аваз сала. Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәм итүләренә өмет итеп, Рәйханны аякка бастыру өчен төрле җирләрдән акча туплана башлый. Әтисе Нияз әфәнде исә Татарстан Президентына мөрәҗәгать итә, илбашыннан ярдәм сорый. Гозерен кире какмыйлар.
«Җир йөзендә мәрхәмәтле кешеләр күп икән, – дип кушыла Рәйханның әнисе Наилә ханым. – Улыбыз да фаҗигагә юлыкканчы бу сүзләрне еш кабатлый иде. Ә инде гаиләбезгә төшкән сынаудан соң мин моңа, чыннан да, инандым. Рәйханны савыктыру өчен акча җыябыз, дигән хәбәр интернетта таралгач, өч атна дәвамында бертуктаусыз, СМС хәбәрләр аркылы ярдәм килеп торды. Беренче сәгатьләрдә күңелем тулып, әй, еладым... Һиндстанга виза алып, аэропортта самолет көтеп утыра идем, бер әби шалтырата: «Кайгыгызны ишеттем, пенсия алган идем, акчаны телефон аша җибәрә алмыйм, килеп ала алмассызмы икән?» – ди. Кайгылы чагыбызда ярдәм кулы сузучылар табылганга куанып, тагын елый башладым. Ни хикмәттер, улым янына ерак илгә ялгыз башым чыгып киткәндә дә авырлык кичермәдем, һәр нәрсә җайлы гына барды. Юлымда ярдәм итүчеләр чыгып торды. Уйлап карыйм да, мөгаен, Рәйхан үзе җайлы кеше булганга, шулай килеп чыккандыр инде. Елак булсам да, Рәйхан янында, хастаханәдә үз-үземне кулга алдым. Ул комада, аңсыз ята, ә мин: «Улым, барысы да яхшы булачак, улым, улым, бәгырем...», – дия-дия колагына пышылдыйм. Һиндстан табиблары аны «3-4 айсыз аңына килмәячәк,» – дигән иде. Аппаратсыз, үзе сулый башлагач та, Россиягә кайтырга кузгалганда, телгә килде...
Улыгызны шундый ерак сәфәргә чыгарып җибәрергә курыкмадыгызмы, дигән соравыма Наилә ханым болай ди: «Юк, идеясен дә үзем әйткән идем бит. Ник дигәндә, Рәйхан – тәртипле, акыллы бала. Без аңа мөстәкыйльлек бирдек, начар юлга кереп китмәвенә, башында акылы барына ышандык. Бу фаҗигадән соң да ул үзгәрмәде, һаман шат, гел көр күңелле. Төшенкелеккә бирелсә, болай тиз генә савыга да башламаган булыр иде».
Дөрестән дә, Рәйхан төшенкелеккә бирелми. Әңгәмәдәшен сәгатьләр буе авызына каратып тота. Зур планнар корырга ашыкмыйм әле, дип сабырлык күрсәтергә теләсә дә, күңеле белән инде ул – ирекле кош. Җилдәй җитезлеге белән бөтен Җир шарын колачларга әзер. Әле бит аның өзелеп калган юллардан яраткан мотоциклында җилдереп, әллә кайларга барып җитәсе бар. Вьетнамдагы дуслары бүләк иткән укулелене (гавай гитарасын) чиертә-чиертә, төрле илләр буйлап татар моңын таратасы алда әле блогер егетнең…
«Австралияне күрми булмас,» – ди ул шаяру катыш җитдилек белән. Сөйгәне Мадокага да тәкъдим ясарга җыена. Киң күңелле, ачык йөзле япон кызы Рәйханның әти-әнисенә дә ошаган. Мадока Вьетнамда эшли, ай ярым тирәсе элек өч көнгә Казанга да килеп киткән икән.
Рәйханның хәрәкәтсез калган кулында биш татуировка төшерелгән. «Уң кулыма буеннан-буена җиң ясатасым килде. Нинди илдә сәфәр кылам – шул илләрдән истәлек итеп, татуировка калдырырга уйладым. Беренчесен (Зилант рәсемен) сәфәргә кузгалыр алдыннан Казанда ясаттым, эскиз авторы – әтием (архитектор-галим Нияз Халитов – автор). Икенчесе Токиода, Көньяк Кореяда, Кытайда, ә соңгысы – мотоцикл рәсеме – Вьетнамда эшләнелде. Бу рәсемдә – фотографиягә төшерелгән үз мотоциклым...» Рәйханның уң кулына төшерелгән рәсемнәр буенча аның сәяхәт маршрутын күзәтергә мөмкин. Әлегә хәлсез кулны биш татуировка бизәп тора. «Һиндстан истәлеге, ягъни тамга уң аякка эләккән инде», – дип шаяртып ала ата кеше дә.
Нияз ага Халитов гаиләсендә балалар белән аралашу татар телендә бара. «Мин үзем балаларым туганчы, бөтенләй татарча белми идем. Ә менә Рәйханны алып кайтып бишеккә салгач, кулга сүзлек тотып, аның белән татарча сөйләшә башладык. Балаларга ияреп үзебез дә ана телебезгә кайттык, дия алам», – ди.
Егет хәзер үзен әйбәт хис итә, ләкин әле алда аны сынаулар көтә. Шушы көннәрдә ил гизәргә яратучыбыз кабат хастаханәгә кереп сәламәтлеген ныгытачак. Безнең аша Рәйхан үзенә ярдәм кулы сузган дусларына, якыннарына һәм Татарстан Президентына олы рәхмәтен җиткерде. Барчабызга да тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, сөенеп яшәргә өндәде. «Күкрәгеңә иркен сулыш алу, үз аягында басып тору, үз кулың белән, әлегә сулы белән булса да йомышларыңны үти алу – үзе зур бәхет! Газиз әниләрегезнең кадерен белегез!» – монысы да егетнең күңеленнән чыккан ихлас фикер иде.
VIDEO
Яков АБРАМОВ фотолары.
Шулай ук укыгыз: Татар егете Һиндстанда ярдәм көтә