|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2017 Милләт
Хатын-кызлар “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциягә җыелды (ФОТО)
Ай, әле бик еракта идек без, Бу көнне нәкъ менә шулай, җырда җырланганча, сагынып, ашкынып өлкәбезнең төрле авыл-шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциягә үзләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләшү өчен килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да, “Дуслык” оешмасы президенты, Бөтедөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт ида¬рәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова да, Татарстанның ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруын төшерүче һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдинова да бар. Бөтенроссия “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың килүен көткән булсак та, бу юлы ул, башка ашыгыч эшләре булу сәбәпле, видеокотлавын гына җибәргән. Халыклар дуслыгы йортының тамаша залы башларына матур яулыклар бәйләгән, аллы-гөлле калфаклар кигән хатын-кызлар белән тулып барганда, сәхнәдән халык уен кораллары оркестры уйный башлады. Татарча киенгән, кулына дирижер таякчыгы тоткан яшь кызны шунда ук танып алдым. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укып чыккан Алия Тынчарова бит ул. Кай арада үсеп җиткән дә, күптән түгел генә оешкан “Дуслык” оркестрының дирижеры булып киткән?! Ул гына да түгел, Самара өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре булырга да өлгергән инде. Соңрак билгеле булганча, оркестрдагы яшьләр барысы да музыка училищесында укыйлар икән. Оркестр башкаруында татарның гимнына әверелгән “Туган тел” көенең беренче ноталары яңгырау белән зал дәррәү торып басты да кушылып җырларга кереште. Талип хәзрәт Яруллинның гаиләдә ана, хатын-кыз роле әһәмиятенә багышланган вәгазеннән соң сүз Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка бирелде. Ул хатын-кызларны узган 8 Март бәйрәме белән котлап, “Ак калфак”ның иң актив әгъзаларына - Самарадан Гөлнара Насыйрова, Асия Сәйфетдинова, Галия Әюпова, Айсылу Әбдиева-Курмаеваларга, Иске Җүрәйдән - Рәфисә Миңнебаевага, Мәчәләйдән - Асия Исмәгыйлевага, Галидән - Илһамия Кәримовага, шулай ук Гали, Иске Җүрәй, Мәчәләй һәм Сызран бүлекләренә конгресс бүләкләрен - Ихтирамнамәләр тапшырды. Өлкә хөкүмәте вәкиле Надежда Осипованың котлау сүзләре Коръән сүзләре белән башланды: “Оҗмах аналарыгызның аягы астында”, - диде ул. - Татар хатын кызы өен җылы, уңай итә, иренең таянычы була белә. Киләчәк буыннарга да шушы матур гадәтләрегезне күчерегез”, - дип, Разия апага “Российская история в семейных преданиях” дип исемләнгән китап бүләк итте. Аннан соң өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова эшләнгән эшләргә йомгак ясады. “Бүгенге көндә иң мөһиме - өлкәнең бөтен районнарында да “Ак калфак” бүлекчәләрен булдыру, - диде ул. - Бу юнәлештә бик актив эш алып барылуга карамастан, Кече Татарстаныбыз булган Камышлы районында андый оешмалар әлегә юк. Ә менә Похвистнево районының Гали, Мәчәләй, Кошки районының Иске Җүрәй авыллары, Сызран, Самара шәһәрләре хатын-кызлары еш кына бергә җыелышып, төрле темаларга фикер алышалар, мәҗлесләр, аш-су, тегү-чигү буенча мастер-класслар үткәрәләр”. Дөрестән дә, “Ак калфак” канаты астында бик эшчән һәм булдыклы хатын-кызлар җыелган: Асия Шәймарданова - табибә, Айсылу Әбдиева-Курмаева - җырчы, Гөлфия Кәримова - оста оештыручы һәм шул ук вакытта чигүче дә. Асия Сәйфетдинова һәм Гөлнара Насыйрова - кул эшләренә, Әминә Ибәтуллина, Румия Низамова - аш-суга бик тә хирыслар, Наилә Хөсәенова - дин мәсьәләләре буенча, ә Рәйсә Гыйбадуллина иҗтимагый эшләрдә зур активлык күрсәтәләр. Ә менә Разия ханым Әюпова үзе оештыручы да, чигүче дә, пешекче дә... Разия ханым оешманың өч еллык эшенә нәтиҗә ясаганнан соң, аның актив әгъзаларына – Румия Низамова, Рәсимә Алюшева, Асия Шәймарданова, Эльмира Шәвәлиева, Әминә Ибәтуллиналарга “Рәхмәт хатлары” тапшырды. Ул әле сәхнәдән төшеп тә бетмәгән иде, Ульянның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Галия Мәүлетова һәм Гүзәл Гафарова Разия Әюпованы үзләренең якташы дип атап, Нико¬лаевка районының Чирекле авылы мәктәбе директоры Рамил Ваһапов җибәргән Ихтирамнамә белән бү¬ләкләделәр, мәктәптә укыган чордагы тарихи фотосурәтләрне тапшырдылар. Җыелышның бу өлеше Мидхәт Әминовның төрле уен коралларында халык көйләрен башкаруы белән тәмамланды. Өлкә “Ак калфак” оешмасының башкарма директоры Гөлфия Кәримованың чыгышы да эшлекле һәм эчтәлекле булды. Ул утыздан узган хатын-кызларның җыелышып, сөйләшеп утырулары, кул эшләре белән шөгыльләнүе кирәкле эш булса да, киләчәк – яшьләр кулында, дип белдерде. Шуңа да хатын-кызларның җыелышларын заманча, олыларга гына түгел, яшьләргә дә кызыклы итеп үткәрергә кирәк. “Без - булдырабыз!” шигарен девиз итеп алып, аларда милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләргә, борынгы әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хыянәт итмичә, заманадан да артта калмыйча яшәргә өйрәнергә, телебезнең һәрчак урынлы булуын күрсәтергә кирәк, дип, мисаллар китереп сөйләде. Чараны оештыручы һәм алып баручы - “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе, сәхнә ветераны Идеал Галәүтдинов “Идел бит ул киң бит ул” җыры белән бу чыгышка нокта куйды. Шунысы мөһим: аңа кушылып кызы Наилә һәм оныгы Әдилә дүрт куллап пианинода уйнадылар. Менә сәхнәгә башларына матур яулыклар бәйләгән хатын-кызлар чыга башлады. Бу Җәмигъ мәчете йортындагы “Әссәлам” кибете хуҗабикәсе Гөлсылу ханым Вахрамованың яулык бәйләү ысулларын күрсәтүе иде. Кара инде, бернинди прическа ясап торасы да юк бит. Менә шулай матур итеп яулыгыңны бант ясап бәйлисең дә очларын йә аркаңнан, йә җилкә турысыннан төшерәсең. Бу күренеш Наилә Хөсәенова башкаруындагы “Нигә салдың яулыгыңны, әй кыз бала!” һәм “Татарларым” шигырьләре белән үрелеп барды. Аш-су осталары Мәүлет һәм Румия Низамовларның кызлары Азалия дә бик үткен бит. Буе әле бик кечкенә булса да, әтисенең талкыш-кәләвә ясавын карап торган да бүген шуны халыкка бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Әйе, Низамовлар гаиләсе Самара татарларының горурлыгы булып тора. Нинди генә милли бәйрәмнәр үткәрелмәсен, үзләре пешергән милли ризык¬лары белән шунда ук килеп җитәләр. Аларның талкыш-кәләвәләре, чәкчәкләре, бавырсаклары телеңне йотарлык. Азалия дә үсеп җиткәч, әтисе белән әнисе эзеннән китәр, дигән өмет юк түгел. “Ак калфак”ның бүлек җитәкчеләре: Гали авылыннан - Илһамия Кәримова, Мәчәләйдән - Асия Исмәгыйлева, Иске Җүрәйдән - Рәфисә Миңнебаева, Сызраннан - Гөлшат Йосыпова да оешмаларында нинди матур эшләр башкарылуы турында кыскача сөйләп үттеләр. Әйе, балаларны татар итеп үстерү генә аз, аларга үз милләтендәге кеше белән гаилә кору, чын татарча матур итеп никах укыту, туйлар үткәрү, килен белән кайнана арасында ипле мөнәсәбәтләр урнаштыру, бала тугач, йоласына туры китереп исем кушу кебек гореф-гадәтләр - барысы да хатын-кыз эше. Димәк, “Ак калфак” оешмасы алдында зур һәм милләт өчен кирәкле бурычлар тора әле. Бу турыда хатын-кызлар аш-су осталары Галия Әюпова, Наилә Тимербулатова һәм аның кызы Әлфия әзерләгән чәй өстәле артында да сөйләшүләрен дәвам иттеләр.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|