• 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 30.09 Бер көн! Зәйнәп Фәрхетдинова концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 17:00.
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 17 Август Зәйнәб Фәрхетдинова
  • 17 Август Равил Һади
  • 17 Август Фәндәс Сафиуллин
  • 17 Август Габделхак Шәмсетдинов
  • 17 Август Рамил Ханнанов
  • 17 Август Вакыйф Нуриев
  • 17 Август Рафис Борһанов
  • 18 Август Газинур Морат
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • Сөембикә манарасы авыш - диләр! Күрәсегез һәм дә аның тарихын тыңларга теләсәгез, ул гына да түгел Казан тарихы белән укучы балаларны таныштыру бик гади. Беренче категорияле экскурсоводка шалтыратыгыз 89033424431 Айрат
  • Казанда Ферма-2 урамында 2 булмәле квартирага егетләр кертәбез. Барлык уңайлыклар бар. Кыйммәт тугел. 89372861206
  • Авиатозелеш районында 1 булмәле квартира снимать итәбез. Озак вакытка. 12 меңгә. Зинһар риелторлар борчымасын!!! 89274364137 срочно
  • Срочно! Продается 2-х комнатная квартира в Казани напротив Энергоуниверситета, метро Козья слобода, на 4 этаже 5 этажного дома, цена 2,750,000 торг реальному покупателю. 89274767585
  • Татарча аудиофайлларны расшифровкалыйм. Татарча текстлар җыям, хаталарны тикшерәм. 89274386927
  • Даурская урамында общежитие булмәсенә кеше кертәбез. Студент кызлар яки яшь гаилә. Сораулар ватсап аша. Риелторлар белэн эш итмибез. 89370093474
  • Казанда 1 булмәле квартирага , 1 яки 2 татар кызы эзлим. Квартира зур һәм бөтен кирәк-яраклар бар. 15 мең, все включено. Фәйзи остановкасында. Проспект победы 178а. Узем тыныч , эшлим. 8-906-325-87-37 Ләйлә
  • Авиатөзелеш районында 1 бүлмәле квартира эзлим.12 меңгә кадәр. Озак вакытка. 89872610067.
  • Казанда Нов.савинский, Московский, Авиастроительный районнарында 3 кыз яшәү шартлары уңай булган, кер юа торган машинасы булган 1 булмәле квартира снимать итәбез. 14 меңгә хәтле, все включено. Августның 25 көнне заселяться итәбез. Риелторларсыз. 89376006351 ватсап.
  • Казанда Авиатөзелеш районында бер булмәле фатир эзлим. Бәясе 11 меңнән кыйбат булмасын. Риелторлар борчымасын иде. 89991552883.

 

 

 
Архив
 

27.02.2017 Авыл

Сәер татар авылы атамалары: “Сасыборын”га “Никкилдем”?

Юлда барганда кайбер авыл атамалары язылган такталарга карыйсың да, аптырыйсың – теге яки бу атаманы кушу кемнең башына килгән? Араларында әллә ниндиләре бар бит. Әйтик, менә, Сасыборын, Буклы дип аталган авылларда яшәүчеләр нинди хисләр кичерә икән?

“Интертат.ру” электрон газетасы сәер авыл атамаларын барлады.
 
Сасыборын - Мөслим районы авылы

 

Юморист Җәвит Шакировның бер мәзәгендә Сасыборын авылы телгә алына. Ул авылның хәзерге исеме – Елгабаш. Авыл кырыеннан агып килүче елга борынында умарталык урнашканлыктан, һәрвакыт бал исе аңкып торган. Шуңа күрә дә татарлар аны Баллы Борын дип атаганнар. Өяздән килгән землемер әлеге тирәдә үлеп яткан кыргый хайванга тап була. Җәй көне булганлыктан, ул бозылган һәм начар ис тараткан. Землемер: “Нинди баллы булсын, сасы борын бу!”, – дигән һәм үзенең картасына шулай дип язган да. 1940 елларда исә, авыл тирәсендә башланган елгага карап, Сасыборынга Елгабаш исеме бирелгән.
 
Буклы - Азнакай районы авылы
 

 
Әлләни матур булмаган исемдәге бу авыл халкыбызга ике легендар артистны - Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакировны биргән. Әзһәр ага интервьюларында да туган авылының исемен яшереп тормый. Хәзер картада сез бу авылны таба алмассыз. Беренчедән, рәсми документларга ул башка исемдә – Ташлыяр дип кергән. Икенчедән, авыл хәзер инде җир йөзендә дә юк, элекке территориясе хәзерге Буралы авылына керә. Шулай да бу урынның кайчандыр Буклы булуын җирле халык белә – монда буа бар һәм халык телендә ул бүген дә  Буклы буасы дип йөртелә.

Тукай районында әле дә Буклы елгасы бар.

Никкилдем - Мөслим районы авылы


 
Хәзерге атамасы – Игенче.

Игенчегә беренче йорт хуҗалыгы белән утыручы Иске Чакмак авылыннан Ситдыков Хафиз була. Ялгыз ихата хуҗасы самавыр куярга утлы күмер кирәк булса да Тойгелдегә чыга торган була. Кое да юк. Хафиз агай: "Ай-һай, ник килдем мин монда", - дип зарлана икән. Соңрак халык телендә дә авыл Никкилдем дип атала башлый.
 
Котлы Бөкәш - Балык Бистәсе районындагы авыл


 
Котлы-Бүкәш дигән язылышы да бар, тирә-як авылларда яшәүчеләр Бүкәш дип йөртә. Котлы Бөкәш авылы атамасының асылында Котлыбөкәш дигән борынгы төрки-болгар кеше исеме ята. Бу исем ике сүз кушылып ясалган: котлы + бөкәш. Борынгы төрки телдә кутлуг сүзе «бәхетле», «уңыш» мәгънәсендә кулланылган. Бөкәй - («баһадир», «герой») сүзе болгарларда мифик образ, герой төшенчәсендә кулланылышта йөргән. Казан татарларында елак баланы елаудан туктату өчен: «Елама, Бүкәй килә, Бүкәй алып китәр» (тау ягы сөйләшләрендә «Мүки килә») дип куркыту гадәте бар. Бүкәй сүзе элекке заманда татарларда кеше исеме булып та йөргән. Шул рәвешчә, руслар уйлавынча «Счастливая букашка»га катнашы юк.
 
Аю Көйдергән – Апас районындагы авыл


 

Чирмешән елгасы елганың югары агымындагы бер борылмасына Багыш исемле баба килеп, беренче нигез ташы салган. Кеше аягы басмаган куе урман эчендә кыргый җәнлекләр, аю-бүреләр дә күп булган. Аюларның берсе Мәмәт бабаның умарталыгын килеп, балын ашап китә икән. Мәмәт бабайның тол карчыгы Гөлнар әби, бу бәладән котылу өчен, хәйлә уйлап тапкан: буш умарта оясына бал сылаган да, коры салам өеме эченә урнаштырып куйган. Умарталыкка ияләшкән әлеге аю төнлә белән, бал исен сизеп, салам өеме астына кергән. Шуны гына көтеп торган кешеләр, аюның кергән урынын томалап, өемгә ут төрткәннәр. Бал ялап рәхәткә тиенгән аю ялкын эчендә көеп, пешеп харап була язган һәм көч-хәл белән генә качып котылган. Шуннан соң ул умарталыкка якын да килмәгән, бу авылны урап узган.
 Шушы вакыйгадан соң Мәмәт бабалар нигез корган бу торак урынны - Аю Көйдергән авылы дип йөртә башлаганнар.
 
Катмыш – Мамадыш районындагы авыл


 

Авыл чишмәсенең суы бик каты булганлыктан, авылны да Катмыш дип атап йөртә башлаганнар, дигән фараз бар. Риваятьләр буенча, 1735-1740 еллардагы восстание башлыгы Акай батыр нәкъ менә биредә туган.
 
Татар Дөм-Дөме – Алабуга районындагы авыл




Ни өчен Дөм-дөм булуы хакында мәгълүмат табып булмады. Авыл татар дөньясына Шамил Әхмәтҗанов башкаруындагы «Дөм-дөм» җыры аша да танылды.

Дөм-дөм авылы кырлары,
Матурдыр болыннары шул,
Матурдыр болыннары.
Төскә матур, эшкә батыр
Дөм-дөм авылы кызлары.

Ятмас Дусай – Кукмара районындагы авыл


 
1619 елдан Качкынчы авылы буларак билгеле. Явыз Иван Казанны алгач, татарлар Саба якларына килеп төпләнгән, шушында ныгытма да төзиләр. 1554 елда бу ныгытма алына. Риваятьләр буенча, шушы сугышларда үлгән кешеләр күмелгән урынны халык “Изгеләр зираты” дип йөртә. Шулай ук, ышанулар буенча биредә авылның мулласы – Дусай бабайның кабере дә бар. Күрәсең, бер дә йокламаганга, аны “Ятмас” дип атаганнар.  Зираттан бер чакрым ераклыкта чишмә ага. Халык теленә «Күз чишмәсе» буларак кергән әлеге кизләүнең суы дәвалау үзлегенә ия, ди. «Изгеләр зираты» янында, инешнең аргы ягында элек бакыр шахталары булган. Авылның башка үзенчәлекләре дә бар – монда бик зур һәм бик карт ялгыз имән һәм нарат, аларның яшен 300-500 ел дип уйлыйлар.

Балыклы Чүкәй – Балык Бистәсе районындагы авыл
 
 

Авылның атамасы каян чыкканын ачыклап булмады. Әмма аның турында Марат Хәйруллин язган бик матур җыр бар.

Авылым — Балыклы Чүкәй,
Туган авылым минем.
Синдә минем әти-әни,
Нигезем, туган җирем.
Сызылып таңнар аткан чакта
Сине сагына күңел.
Җәйге айлы кичләреңне
Сагынмый мөмкин түгел.
 
Баскан – Мамадыш районындагы авыл



Авылның исеменә кагылышлы берничә риваять бар. Беренче риваять буенча, шушы урманнарда яшәүче юлбасарлар авылны басып алып, яндырып киткән. Янәсе, исем шуннан килеп чыккан.

Икенче риваятькә килгәндә, Баскан авылы янәшәсендә генә, үзәнле урында Акчура дигән авыл урнашкан була. Яз-көз айларында көчле яңгырлар вакытында халык су басудан интегә. Чираттагы бер хәвефтән соң, Акчура халкы таулырак җиргә, ягъни хәзерге авыл урынына күченеп китәргә карар кыла. Җил-хәвеф китергән афәттән соң яңадан аякка басып, тормышны дәвам итү хөрмәтенә авылга шундый исем бирелгән булуы ихтимал.

Балыклы Чүкәй белән Басканны бер әйбер берләштерә – алар хакында Ядкарь Хәбибуллин  җыр язган. “Баскан кызлары матур” дигән җыр авылның гимны кебек яңгырый.
 
Кичкетаң – Әгерҗе районындагы авыл

 

Авылда кичләрен дә таңнар атканмы? Анысын белгән кеше юк. Әмма авылның беренче кешесе 1629 елда авылның беренче кешесенә – Бәчек Шубига патша Алексей Михайлович исеменнән ярлык бирелгәне билгеле.
 
Теләнче - Мөслим районындагы авыл


 
Авылның хәзерге исеме – Октябрь. Өлкәннәрнең истәлекләре буенча, беренче булып Калмыя елгасы буена Теләкәй исемле кеше килеп туктый һәм бу уңайлы урында үзенә нигез корырга исәпли. Ләкин түрәләрдән рөхсәт алу аңа җиңел булмаган. Бик күп мәртәбәләр теләнеп йөргәч кенә аңа рөхсәт бирелә һәм авылына үзенең исеменә тәңгәл килгән “Теләнче” исеме кушасыз, дигән әмер юллана...
 
Акай Күл - Мөслим районындагы авыл



 
 Авылдан 5 км ераклыкта калкулык булган, ул акаеп торган күз кебек күренгәнгәме, бу урынны Акай Күл дип атыйлар, шулай аның янындагы авыл да бу исемне йөртә башлый. Хәзер исә Акай Күл Мөслим районында Рус Шуганы исемен йөртә.
 
Му — Арча районындагы авыл



 
Русчасы — Муй. Татарчасы сыер мөгрәгән рәвешле, русчасы сүгенү сүзенә аваздаш булганга, бу авыл атамасын ничек кенә төрләндермиләр! Риваятьләр буенча, бу авыл егетләрен хөрмәтләп, “Му-му” дип тә, ”“Муйлар килде!”, - дип каршы алалар, имеш.

Авыл атамасының килеп чыгышын удмуртча “Муй”, ягъни “җир” сүзе белән аңлаталар. Иске Муй – Иске Җир була. "Арча тарихы" дигән китапта: "Аларның кайчандыр удмурт булганнарын бүгенге сөйләшләрендәге фонетик яңгыраш әле дә сиздереп тора,"- диелгән.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, Лилия ВӘЛИЕВА, Рәис ГАБДУЛЛИН
Интертат.ру
№ --- | 27.02.2017
Интертат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments