поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
17.02.2017 Җәмгыять

Беркайчан кияүгә чыга алмаячак татар кызлары 7 төргә бүленә

Нинди кызлар кияүгә чыга алмый? Intertat.ru электрон газетасына биргән әңгәмәсендә яучы Гөлназ Мөхәммәд дәрәҗәле эш турында уйланган кызлар кияүгә чыга алмый дип белдергән иде. Җырчы, тамада, журналист Альбина Бәширов исә кияүгә чыга алмый торган кызларның классификациясен төзеде.

Ялгызлар күп тирә якта... Хатын-кыз затыннан булган танышларымның яртысыннан артыгы күптән 30ның теге ягына чыгып китеп әле һаман тиң ярларын көтеп яталар. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, бу кызлар берсе дә төскә биткә ямьсез, гарип-гораба түгел, киресенчә, кияүдә, бәхетле гаилә тормышы кичереп яшәгән хатын-кызларның күбесенә караганда чибәррәкләр дә, акыллыраклар да.

Бик акыллы бер кеше, һәр чиләкнең дә капкачы булырга тиеш дип әйтеп калдырган, тик “капкачсыз чиләкләр” бигрәк күбәеп китте соңгы арада, сугыштан соңгы чор диярсең... Һәрберсенең үз сәбәбе бар тагын. “Яхшы ирләр калмады, булганнары күптән өйләнгән, ирләргә акыллы кызлар кирәкми, һ.б.”  Сәбәпләре төрле, тик берсе дә “гаеп үземдә шул” дигән формулировка кулланмый, барысына да ниндидер тышкы факторлар комачаулый. Кияүгә чыкмаган кызларның күңеле аеруча нечкә була, шуңа күрә аерым шәхесләргә тукталмыйча гына танышларым арасында булган ялгызакларны берничә төркемгә бүләр идем мин.



“Иртә дә кил, кич тә кил, тәрәзәмне чиртә кил”


Иң беренче һәм иң таралган төркем – әзергә-бәзерне көтеп ятучы кызлар. Мондыйларга машиналы, фатирлы, югары белемле, яхшы эше, күп акчасы булган, ләкин әтисе-әнисе һәм туганнары  булмаган - инкубатордан чыккан егетләр кирәк. Мондый кызлар үзләренә нинди егет кирәклеген яхшы беләләр, андый егетләрне кайлардан ауларга икәнлеген дә беләләр, аларга кияүгә чыккач ничегрәк яшиселәрен дә беләләр... Тик мондый егетләргә үзләренең кирәкмәгәнлеген генә белмиләр. Мондый егетләр табигатьтә бар дип фаразласак та, өйләнгәнче үз көче белән фатирын, машинасын, яхшы эшен булдыра алган икән, ул инде һич кенә дә беркатлы тилемсә була алмый. Димәк бу кызларның кармагына капмаслык кына башы бар дигән сүз.

Кызлар! Күктән төшкән бәхетнең юньлегә илтмәве турында бик күп язалар. Барысын да, шул исәптән байлыгын да икәүләп, иңгә иң куеп эшләп тапканда гына гына кадере була. Әгәр һаман да әзергә-бәзерне генә көтеп ятасыз икән, сез гомердә дә кияүгә чыга алмаячаксыз!



“Ул бик яхшы укучы... Аннан үрнәк алмагыз!”


Икенче төркем – артык акыллы кызлар. Мондыйлар гадәттә бик күп беләләр, күп укыганнар, берничә институт дипломы белән мактана алалар. Философия, психология фәннәрен аеруча яратып үзләштергәннәр, шуңа күрә әйләнә тирәдәге һәрнәрсәгә карата үзләренең фикерләре бар. Болар теләсә кемне интеллект белән сугып ега торган кызлар. Барысын да беләләр, тик хатын-кызның асылда, ир-аттан кайтышрак булырга тиеш икәнлеген генә аңлый алмыйлар. Ир-ат хатын-кыздан биегрәк, ныграк, көчлерәк, җитезрәк, һ.б.,  Һәм шул исәптән акыллырак та булырга тиеш! Моны һәрбер ир-ат белә, һәм интуитив рәвештә, табигатьнең шушы бәхәссез канунына туры килгән пар эзли.

Димәк, үзләрен бик акыллыга санап та гади ир ат психологиясен аңлый алмаган кызлар! Сез гомердә дә кияүгә чыга алмаячаксыз!



“Бу җырымны сиңа багышладым, мәрхәмәтле, газиз әнием!”


Өченче төр кызлар – әти-әниләренең идеаль балалары. Мондыйларны артык гаепләп тә булмый, чөнки төп гаеп әти-әниләрендә, ә төгәлрәге, аларның тәрбиясендә. Әйе, алар үзләре өчен идеаль бала тәрбияләгәннәр. Аларның кызлары әти-әнисе, туганнары өчен үлеп тора, тормышын аларга гына багышлый: алар хакына дип бик әйбәт укый ул, үз көче белән институтка керә, яхшы эшкә урнаша. Әти-әнисен борчымас өчен, яшьтәшләре рәхәтләнеп төнге клубларга йөргәндә өйдә утыра, үзен бик тәртипле тота, егетләр белән аралашмый. Олыгайгач та бөтен буш вакытын, ялларын аларга багышлый ул – алар белән кибетләргә йөри, аларны машинасына утыртып бакчага алып бара, поликлиника юлларын таптый, кыскасы, мондый кызларның тормышы әти-әниләре белән башлана да, бетә дә.

Кызлар! Ниһаять, әти-әниләрегездән аерылып, үз тормышыгыз белән яши башламыйсыз икән, сез гомердә дә кияүгә чыга алмаячаксыз!



“Якын дустың барын... оныт!”

Дүртенче төркем – иң якын дуслар. Алар егетләр белән уртак телне бик тиз табалар, алар белән теләсә нинди темага ачыктан-ачык сөйләшеп була. Танышуларына аз гына вакыт үтүгә карамастан, мондый кыз белән егет арасында бер дигән дуслык барлыкка килә. Һәм яңа егет белән танышканын белеп, инде бәлки кияүгә чыгар бу дип өметләнгән танышына, бу кыз: “Син нәрсә? Ул бит дус!” дип җавап бирәчәк... Әйе, дуслар белән ярамый...

Егетләр белән бары тик дуслашырга гына ярый дип уйлый торган кызлар! Һәрбер ир кеше - сезнең булачак балагызның потенциаль атасы. Сезнең чиләгегезгә ярый торган капкач нәкъ менә шушы ир-атта булырга мөмкин! Моны аңламыйсыз икән, сез беркайчан да кияүгә чыга алмаячаксыз!



“Тарак юк дип җавап бирә, чәч юарга иренгәч”


Бишенче төркем – ялкау кызлар. Мондыйлар, ике кулларын кушырып, бер генә дә инициатива күрсәтмичә, акбүз атка атланган хан малаеның фатир ишеген шакыганын көтеп ятучы хыялый кызлар. Аларны ялкау димичә хәлең юк. Ял көннәрендә кая да булса кеше арасына чыгып керергә дә иренгән кызларга тагын ни дисең.

Кызлар! Әгәр кухнягыздан чыкмасагыз сезне бернинди егет тә эзләп таба алмаячак. Һичьюгы танышу сайтларында булса да утырыгыз. Башкача гомердә дә кияүгә чыга алмыйсыз!



 “Урамда йөримен дә мин берәүне күзлим дә мин”

Тагын бер киң таралган тип кызлар – сайланучылар. Боларга инәсе килешсә җебе килешми, җебе килсә, җөе кыек. Миңнуллин пьесасындагыча, “үбешкәндә борыны салкын” булган өчен дә араларны өзәргә мөмкиннәр. Мондый кызлар егетнең бар яктан да килгәнен эзлиләр, киеме дә матур булсын аның, ботинкалары да һәрвакыт ялтырап торсын, көлүе дә килешле булсын, чәче дә кара булсын, эчсә исермәсен дә...

Кызлар! Булмый ул алай. Сайлаган – тазга очраган ди. Болай сайланып йөрсәгез, беркайчан да кияүгә чыга алмассыз! Тазыннан да коры калырга мөмкинсез...



“Яшь чагыңда чибәр идең, күпне күрдең, бик күп сөйдең...”

Һәм ниһаять – эгоист кызлар.Мондыйлар гадәттә, берничә мәртәбә язылышмыйча гына “кияүгә чыгып” караганнар инде. Уртак тормышның ни икәнлеген беләләр, һәм ул аларга һич кенә дә ошамый. “Мужик көен көйләп ятканчы рәхәтләнеп үзем генә яшим мин!” – менә аларның төп девизы. Чыннан да, ир көен түгел, үз көен көйләп яши ул, бөтен эшләгәнен үзенә генә тота, салоннарга йөри, машина ала, ел саен ял итәргә бара. Яшь чагында рәхәт...

Бу критерийга туры килгән кызлар! Ә сез инде пожалуй, кияүгә чыкмассыз да...

Бу исемлекне әле бик озак дәвам иттерергә мөмкин булыр иде. Чөнки әйткәнемчә, сәбәпләр бик күп. Тик кияүгә чыгарга теләге булып та, әлегә ялгыз йөргән туташ, ханымнар! Дөньяны үзгәртеп булмый икән, үзегез үзгәрергә тырышып карагыз әле. Ходай безне парлы-парлы итеп яраткан...


---
Интертат.ру
№ --- | 17.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»