• 23.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Казан, "Северный" Мәдәният йорты, 17.00
  • 24.04 Эльмира Галимова концерты. Филармония. 18:30.
  • 24.04 Әтнә театры Камал сәхнәсендә: "Гүзәлем Әсәл" Ч.Айтматов. 19:00
  • 25.04-27.04 IV Russian Tech Tour. Российский ТехТур проводится раз в четыре года и собирает более 50 ведущих инвесторов из Европы, США и России.
  • 28.04 Н. Җиһановның "Түләк" операсы. Бары бер генә көн! Зур концертлары залы. 18.30.
  • 04.05 "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия концерты. 30дан артык эстрада йолдызлары бер сәхнәдә! УНИКС, 18.30
  • 15.05 Рәшит Ваһапов фестивале Гала-концерты. Зур концертлар залы. 19.00
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
  • 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 25 Апрель Тимур Акулов
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • 25 Апрель Асия Галиева
  • Сыер сатып алам. 89050269941. Кукмара
  • Арчада 7-8 айлык ак әтәчләр сатыла, суя торган 160 сумнан. 89869031182
  • 2 бүлмәле фатир мөселман гаиләсенә арендага бирелә. 89033440905
  • Сдаю 1ком кв. одиноким. Актаныш 89625751843
  • Смартфон SAMSUNG GT7262 сатыла. Документлар бн бәясе 1500. Планшет DIGMA OPTIMAE7/1, бәясе 2700. 89046780815. Казан
  • Натяжной потолок куябыз. Арзан. Тиз. Сыйфатлы. 89046780815
  • Казан шәһәре, Сафиуллина урамындагы тулай торактан арендага булмә бирәм. Метрога 10 минут җәяү. Бер яки ике кыз өчен. тел. 89179322790
  • Продам одежду для никаха. 56 размер. 3000 руб. Казань. 89061195559.
  • Продается 2х комнатная квартира в Актаныше общей площадью 54 кв.м. Квартира теплая, уютная в отличном состоянии! Есть все удобства. По всем вопросам звонить по номеру: 89274898067 Лилия
  • МТЗ 80 КУН белән арбасы да бар 260000. Тукай районы телефон 8 917 224 42 79

 

 
 
Архив
 

               

16.02.2017 Дин

«Шул көнне әлеге бабай төшемә керде. Тиргә батып уяндым»

Әдәм баласы дөньяга килеп, акыл белән эш итә башлаганнан бирле, тормыш мәшәкатъләре, борчулар гел туып торалар. Шул вакыттан башлап, югары акыл иясе дөнья белән идарә итүче, ярдәмче - Аллаһы Тәгалә барлыгын тоеп, сизеп яшибез. Дини күтәрелеш чорында, бик күп шәһәр, авылларда мәчетләр ачылды, мәдрәсәләр эшли башлады. Ислам диненең хасиятен аңлагач, бик күпләр намазга басты.

Күп кенә яшьләр бер-берсеннән күреп мәчеткә йөри, ислам дине кушканча тормыш алып бара. Хәрам булган нәрсәләр сәламәтлеккә, тормышка зыян китергәнен аңлагач, әлеге эшләрдән тыелалар.
 
- Сөйләсәм ышанмассың да, - дип сүзен башлады мәчеттә танышкан ир уртасы кеше. –Тормышта барлык теләгән нәрсәм бар иде. Тырыш кешенең шулай булырга тиеш инде, дип кенә кабул итә идем барлык уңышларымны.
 
- Беркөнне күршедә яшәүче ак сакаллы карт, машина белән барырга чыккан юлымнан туктатып: «Улым, вакытыңны күп алмам, сүземне тыңла әле. Сиңа бер киңәш бирәсем килә», - дип сүзен башлады. 
 
- Сөйлә бабай, тыңлыйм, - дидем, күземне сәгатъттән алмыйча гына. 
 
- Улым, малың да, мөлкәтең дә, уңышларың да сөбханаллаһ кына, сине мәчет юлында да, мал мөлкәтеңә гөшер сәдакасы салганыңны да күргәнем юк, Аллаһ Тәгалә көтә бит. Онытма Аның барлыгын! – дип берничә сүз әйтте дә, - Бар улым, сүзем бетте, юлыңда бул, - дип озатып калды.
 
Бабай әйткән сүзләр, юлга кузгалгач, шалтыраган телефон тавышы белән онытылдылар. Көннәр үтә торды, эшләр уңышлы бара, керем мул керә, бабай да онытылды.
 
Иртән эшкә килсәм, бар да ярсыган. Безнең продукцияне алмаганнар, чит илгә киткән машиналар уңышсыз сәфәрдән кире кайтканнар, берничә җирдә безнең белән хезмәттәшлек килешүен өзгәннәр.
 
Шул төндә әлеге ак сакаллы, чиккән түбәтәй, яшел камзул кигән, таякка таянган бабай төшемә керде. Кабат шулай машинам янына килде дә, бер сүз дә әйтмичә, уйчан, шелтәле күзләрен миңа төбәп, сакалын сыпырды. Куркып, тиргә батып уянып киттем...
 
Шуннан башланды инде... Дачаны, йорт җиһазларын, аннары кыйммәтле савыт сабаны, аннары машиналарны саттык. Суд хезмәте эшне җентекләп тикшергәннән соң, эшләп түләү шарты белән иректә калдырды.
 
Әлеге хәлләрдән соң гаилә белән бабай фатирына күчтек. Эшкә йөрергә дип бабай машинасын бирде. Өзлексез күңелдә йөргән бетмәслек проблемалар, юл фаҗигасе ясарга мәҗбүр иттеләр. Әле дә Аллаһның кодрәте белән исән калдым. Хастаханәдә озак вакыт ятканнан соң, әлеге йорт сукмагын бик күп акча белән “түшәдем”. Хәзер инде үзең күреп торасың, мин - инвалид. Үткән тормышым, узган еллар юлын уйлыйм да, “Я Раббым, кимчелекләремне акларга дөньялыкта ук мөмкинлек биргәнең өчен мең шөкер сиңа”, - һәр намаздан соң шулай шөкер итәм, - дип, таянып торган таягына карады. Аннан нәрсәнедер исенә төшергәндәй, уйланып торганнан соң: - Онытма Аның барлыгын! - дип өстәп, сүзен йомгаклады.
 

Рәсим ҖӘЛӘЛ
Матбугат.ру
№ --- | 16.02.2017
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV