поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.02.2017 Милләт

Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Ак калфак” татар хатын-кызларының чираттагы җыелышы һәм мастер-класс үтте

Үткән якшәмбедә Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Ак калфак” татар хатын-кызларының чираттагы җыелышы һәм мастер-класс үткәрелде. Бу юлы оешма әгъзалары корама – калдык-постык материал кисәкләреннән җыеп тегелгән юрган яисә сырма тегәргә өйрәнделәр.

Әйе, тормышыбыз җитешле хәзер. Иске күлмәкләрне сүтеп, кисеп, җыеп, тукыма ясап утырасы юк. Ләкин авылга кайтканда мунча алдындагы утыргычка җәелгән, яисә сандык төбендә сакланган сырмаларны күргән саен әбиләребезне сагынабыз, үзебезнең яшьлегебезгә кайткандай булабыз.

Хәзер мода журналларында да ситсы кисәкләреннән карават япмалары ясау ысулы турында язып торалар. Димәк, әбиләребезнең юк-бардан ясалган сырмалары бүген дә модада. Тик бу эшне яңа материалдан һәм бик пөхтә итеп башкарырга гына кирәк.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә кызларга технология дәресләре укытучы Асия Госман кызы Сәйфетдинова аккалфаклыларга нәкъ шул ысулны өйрәтте дә инде. Өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова чакыруы буенча өмәгә күпсанлы шәһәр хатыннары, Гали һәм Мәчәләй авыллары оешмалары вәкилләре Илһамия Кәримова, Гөлшат Низамова һәм Асия Исмәгыйлева килгәннәр иде. Эш арасында алар Похвистнево районы иҗтимагый оешмаларындагы эшләр турында сөйләделәр. Иң әһәмиятлесе шул - февраль урталарында  Галигә кунакка Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисованы көтәләр икән. Хәер, андагы хатын-кызлар оешмасы бик актив эшли, хәтта үзләренең бүлмәләре дә булдырылган һәм кул эшләре белән бай итеп бизәлгән. Димәк,  кунакка күрсәтерлек әйберләре дә, эшләре дә байтак.

Сөйләшеп, җырлашып утырган арада оста куллар астыннан корама салфеткалар чыга башлады. Аларны бер-берсе янына тезеп куйсаң, матур гына сырма ясап була. Кызганычка, бу юлы төрлебез төрле зурлыктагы салфеткалар ясаган идек. Без 4 мартта булачак утырышка унбишкә - унбиш сантиметрдагы салфеткалар тегеп килеп, аларны озын гына сырмага җыярга булдык. Арабыздан беребез аны "Волгарь" бис¬тәсендә төзелүче татар милли йортына бүләк итәргә мөмкин, дигән тәкъдим керткәч, бу идея барыбызга да бик ошады.

Эш тәмамлангач, Гали уңганнары алып килгән бавырсаклар һәм урамалар белән чәй эчтек, кызлар өйләрендә чигеп алып килгән яңа калфакларны киеп-киеп карадык та, үзебезгә ошаган фасонны сайлап фотога төштек.

Автор фотосурәтләре.


Айгөл ХӘКИМОВА, Гөлшат НИЗАМОВА, Асия СӘЙФЕТДИНОВА һәм Илһамия КӘРИМОВА корама салфетка тегәләр.


Асия ИСМӘГЫЙЛЕВА (сулдан уңга), Әминә ИБӘТУЛЛИНА һәм Разия ӘЮПОВА.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 03.02.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»