|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2017 Медицина
"Мин баламны ташлап калдыра алмадым. Мин – аның әнисе, Аллаһы Тәгалә безгә нинди бала биргән, без шуны тәрбияләргә тиеш"Казанда яшәүче Айзат Шәмиевкә ярдәм кирәк. Җиде яшен тутырган сабый әле дә ныклап утырмый, үз аякларына басып атлап китә алмый. Әмма шулай да табиблар өмет бирә – вакытында дәваланса, Айзат аякка басачак! Әнисе Лилиягә әнә шул сүз кирәк тә! Ул, баласының сызлануларын бетерер өчен, барысына да әзер. Айзат вакытыннан алда, нибары 880 грамм булып дөньяга килә. Бу вакытта Лилиянең якыннары да, туганнары да, дуслары да, сабый исән калмас, диләр. Әмма баланың яшәү теләге көчлерәк була. Ул ике ай дигәндә 2 килограмм авырлык җыя. Әле шул вакытта өч тапкыр күзенә операция дә ясыйлар. Шуннан соң Айзатны өйгә алып кайталар.
“Баштарак бар да әйбәт кебек иде. Тора-бара эпилепсия өянәкләре башланды. 1 яше тулганда табиблар аңа бер кочак диагноз куйды. ДЦП, тетрапарез... Улымның баш миенең сул ярымшары начар эшли. Баш эчендә үскән ит баланың үсешен тоткарлап тора да инде”, – ди Лилия. Шәмиевләр гаиләсе, балаларының авыру икәнен белгәч тә, куркып калмый. Киресенчә, аны ничек тә терелтергә, савыктырырга дип яши башлый. Үзләре кебек авыру бала тәрбияләүче кешеләр белән аралашып, тернәкләндерү үзәкләре хакында беләләр, баланы кирәкле табибларга күрсәтәләр. Үсеше тоткарланган дисәләр дә, Айзат, невропатолог бүлмәсенә кергәч, бөтенләй шаккатыра. Ул төсләрне дә, формаларны да аера. Әкренләп, сүзләр әйтергә өйрәнә. Хәтта җөмләләр төзи башлый.
“2013 елда Украинага барып, бер тернәкләндерү үзәгендә дәваландык. Әнә шуннан соң Айзатта уңай якка үзгәрешләр күзәтелә башлады. Ул әкренләп утырырга өйрәнде. Тик әлегә аяклары, куллары тыңламый. Шуңа да озак утыра алмый, авып китә. Савыгу өчен, йоклаган нерв күзәнәкләрен уяту, бер сискәнү кирәк диләр”, – ди әнисе.
Айзатның бертуган абыйсы бар. Шөкер, ул сау-сәламәт. Яшь аралары күп булмаса да, абыйсы энесен тәрбияләшергә булыша икән. Лилия дә – көнозын гел баласы янәшәсендә. “Казанда яшәмичә булмый. Биредә мөмкинлекләр күп. ЛФК курслары, массаж ясатыр өчен дә уңайрак. Шуңа күрә кеше фатирында яшибез. Ирем тапкан акча торак өчен түләргә, ашау-эчүгә китеп бара. Әле ярый әти-әниләребез булыша. Алар ярдәме белән дәвалану курслары узабыз. Акчабыз булу белән, аны Айзат өчен генә тотабыз. Күңелдә сабыебыз савыгыр дигән өмет яши. Мөмкинлегем булса, мин баламны чит ил табибларына күрсәтер идем. Сабыем өчен барысына әзермен. Аның атлап китүен күрәсем килә. Авыру бала белән яшәү кыенрак. Дарулар да кыйммәт, яхшы табибларга күренү өчен акча кирәк. Баланың башын тикшертим дисәң дә, акчасыз булмый. Томография уздырып алулар хыялда гына кала. Чөнки җыелган акчаны дәвалану өчен саклап торабыз, – ди Лилия. – Авыру бала үстерүче әниләр мине аңласа да, кайберәүләр башкача карар. Ни генә булмасын, мин баламны ташлап калдыра алмадым. Мин – аның әнисе, Аллаһы Тәгалә безгә нинди бала биргән, без шуны тәрбияләргә тиеш. Тик кайбер очракта үзебезнең генә көч җитми. Шуңа да мәрхәмәтле кешләрдән ярдәм итүләрен сорарга булдык”.
Андыйлар өчен исәп-хисап реквизитлары:
Банк получатель: ОСБ "Банк Татарстан" №8610 ОАО "Сбербанк" г. Казань
Счет получателя: 42307810262210476565/48
БИК: 049205603, К/С: 30101810600000000603
Код подразделения: 0428610062, ИНН:7707083893
Владелец счета: Шамеева Лилия Рамисовна (Айзатның әнисе)
Карта Сбербанк: 639002629007683849
Владелец счета: Шамеева Лилия Рамисовна (Айзатның әнисе)
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|