поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.01.2017 Киңәш-табыш

Төрмәдән качкан шикелле... яки 30 ел тартканнан соң тәмәке ташлау тәҗрибәсе

Бу хакта берни дә язмам дигән идем. Ләкин социаль челтәрләргә хәбәр бирү белән, анда фикер уртаклашучылар табылды, тәкъдимнәрен, теләкләрен язып җибәрделәр. Төрттереп, дусларча көлеп алырга да онытмадылар. Һәм шул арада берничә гәзиттән тәмәке тартуга мөнәсәбәтемне сорап шалтыраттылар.

Шуннан мин бу тема бөтенләй үк өметсез түгел икән бит әле, тәмәке тартучылар белән дә кызыксынып торалар икән дигәнрәк фикергә килдем.
 
Тәмәке ташлау – өйрәнелгән эш
 
Беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга барганда ташлаган идем. Парта артыннан бөтенләйгә торып киткәнче кабат башларга туры килмәде. Дүртенчедәме-бишенчедәме укыганда, малайлар белән клуб артына чыгып берәр папирос пыскытырга маташып караган идек. Ниндидер бәйрәм, клубта шуңа багышланган концерт булачак иде. Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме – кабызган тәмәкене тартып бетерергә насыйп булмады, мәктәп директоры эләктереп алды. Директор – авылда нык абруйлы кеше, ул безнең әти-әниләрне дә укыткан. Без аңа курку катыш хөрмәт белән карый идек. Мин дә курыктым. Әмма ул бер сүз дә әйтмәде. Йөземә фонарь белән генә яктыртып карады да китеп барды. Әнигә әйткәндер инде дип куркып кына кайттым. Ул әйтмәгән булып чыкты. Болай булгач, мәктәп линейкасында алга чыгарып сүгәчәкләр икән дип көттем. Сүгүче булмады. Тагын нәрсәдер көтеп йөрдем. Берни әйтүче булмады. Бу юлы мине сүзсез генә тәрбияләделәр. Һәм ул, берсүзсез, әһәмиятле булды.
 
Тәмәке ташлау турында уйлагач, шул чакны хәтерләп мәктәп директорын сагынып куйдым. Их, менә ул тагын фонаре белән яктыртып китсен иде кебек тоелды. Тик бу инде мөмкин түгел иде.
 
Минем яшьтә инде могҗизалар булмый. Булган хәлдә дә аларның авторы үзең буласың. Бары тик үзеңә ышанырга гына кала. Шундый хәлләр.
 
* * *
Өзлексез тарту стажы – 30 ел. Бу инде уен эш түгел. Утыз ел буена даими рәвештә башыңны гына сыйпап торсаң да, бу гадәткә әверелә. Кулларың үзеннән-үзе шул хәрәкәтне юксына башлый. Ә тәмәке – алай гына түгел. Тәмәжникнең организмында никотин эшләп чыгару процессы туктала. Һәм тартуны ташлагач, кешенең организмы никотин таләп итеп бәргәләнә башлый. Шул сәбәпле, аны ташлау кыен. Монысы – киң таралган вариантларның берсе. Ә чынында кеше организмында тәмәке белән бәйле әллә нинди химик, физик, психик процесслар бара. Һәм тагы да төгәлрәк әйткәндә, галимнәр моның нәрсә икәнен үзләре дә аңлап бетерми. Ләкин бер нәрсә бәхәссез – тәмәкегә бәйлелек хасил була һәм ул тарту стажы белән бергә үсә бара. Американың наркоманияне өйрәнү институты (NIDA ) белгечләре фикеренчә, тәмәкегә булган бәйлелек героин һәм опиатларга караганда да күпкә көчлерәк.
 
Тәмәкегә бәйлелекнең төп сәбәбен никотин белән генә аңлату дөрес түгел. Моның әле әллә күпме психологик төсмерләре бар. Әйтик, кайчан телисең, шунда көйрәтеп җибәрәсең (иреклелек иллюзиясе), сигаретны бармак очларыңда ничек телисең, шулай әйләндерәсең (манипуляция, башкалар белән идарә итү мөмкинлеге), синең янда бары тик тәмәке исенә түзә алучылар гына басып тора (үз орбитаңны чистарту), һ.б. аңасты мәрәкәләре. Ниндидер каһарманнарга, кумирларыңа охшарга тырышу феноменын да өстәсәң... Кыскасы, тәмәке тарту безнең эгоистик тойгыларны канәгатьләндерүнең дә бер ысулы булып тора.
 
Тартуны ташлау турында карар кабул итү – иң кыены. Бу хакта уйлау белән үк кеше организмының әллә нинди кисәкләре карышырга тотына. Үзеңне ниндидер бик мөһим нәрсәдән мәхрүм калгандай тоясың. Бәхетле кешеләр, әйтик, чыга да рәхәтләнеп тәмәке көйрәтә. Моннан гына алар үлмиләр дә, чирләмиләр дә. Җаннарына рәхәт булып кына кала. Ә син... Син ташларга... Юк инде, уйлама да!
 
Тәмәкенең зыяны турында күп сөйләнгән, күп язылган. Үпкә, йөрәк-кан тамыры авырулары, нәсел калдыру эшчәнлегенә зарары... Бер карасаң, каза күрми калган бер генә орган да булмый бугай. Тик без ул зыянны шундук тоймыйбыз, шундук тоймагач – зарарсыз дип уйлыйбыз. Кайнар чәй, әйтик, зарарлы – авызны пешерә. Ә тәмәкедән берни дә пешми дә, өзелеп тә төшми...
 
Өстәвенә, бер штук тәмәке атны үтерергә сәләтле, дигән сантый сүзләр белән тәмәжникнең күңелен юаталар. Әйтерсең тәмәке тартудан үлгән атлар адым саен очрап тора инде. Шундый ук уңыш белән без: «35 кап тәмәке К-700 тракторын ватарга сәләтле», – дип тә әйтә алыр идек. Чөнки бу тракторда – җиде йөз ат куәте.
 
Атлар белән хәл ничек торадыр, ә менә кешене үтерү өчен 60 мг никотин кирәк, диләр. Бер штук сигаретта 0,3 -1,25 мг никотин булуын исәпкә алсак, бу – бер-бер артлы тартылган өч-дүрт кап тәмәке инде. Күләм ягыннан исәпләсәң, шулай. Ләкин никотин кеше организмында тиз таркала. Шуңа күрә, бер-бер артлы хәтта ун кап тәмәке тартсаң да, үлүең икеле.
 
Тиз генә үтерми. Тиз генә чирләтми. Ә йөрәк, кан тамырлары, үпкә, җенес әгъзалары белән бәйле һәртөрле авырулар... алар инде кайдадыр еракта... кемнәргәдер... безгә бөтенләй таныш булмаган кешеләргә... килә торган, дөресрәге, килүе мөмкин булган... мифик күренешләр. Кеше табигате шулай төзелгән – ул чиргә ышанмый, барлыгын белсә дә, аның үзенә килүенә ышана алмый. Шуңа күрә тәмәке ташлауда үлемнән яки ниндидер авырудан курку ярдәм итә алмый.
 
Ниндидер эшне эшләргә дәрт, илһам бирү төшенчәсен, кызыксындыру чарасын хәзер «мотивация» дип атыйлар бит инде. Менә шул, тәмәке тартуны ташлау өчен бернинди мотивация юк. Сәламәтлек турында әйттек инде. Башкаларны агулау... Дөресен генә әйткәндә, хәзерге заман кешесе башкалар турында уйламый инде. Үзенә ләззәт яки файда китерә торган гамәлдән тыелмый ул. Андый тормозы юк, ватылган, заман арбасының тәгәрмәче астында калган. Акча әрәм итү. Әлбәттә, бу күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә аладыр. Ни генә әйтсәң дә, аена якынча 3-7 мең сум акча китә. Бу үзе үк бер кредит түләгән кебек. Ләкин безнең халык хәзер кредитка шулкадәр нык күнеккән, аңа плюс-минус бер кредит берни тормый. Гөнаһ... Бу хактагы сүзләрне безнең организм төрле фильтрлар аша, меңнәрчә ташламалар ясап кабул итә. Шул рәвешле бик озак санарга мөмкин булыр иде. Тартуны ташлау өчен бернинди мотивация, җитди кызыксындыру чарасы юк. Шуңа күрә, иң кыены карар кабул итү. Һәм ул иң мөһиме дә. Барысы да карарның ныклыгыннан тора. Шуңа күрә кеше ташлый дип яки кемгәдер ияреп ташламагыз. Бу сезнең шәхси ният булырга тиеш. Сроклар билгеләмәгез. Ташламалар ясау турында уйламагыз.
 
* * *
Син күнегелгән дөнья читлегеннән башка киңлеккә чыктың. Бу үзе үк синең өчен яңа күренеш, яңа тойгы. Бу гамәлгә керешүең өчен беркадәр шатлык та, горурлык та, җиңеп чыга алырмынмы дип дулкынлану да бар.
 
Ә иң зур тойгы – яңалык. Син башка дөньяда. Күнегелмәгәнчә яшәргә тиешсең. Тәпи басарга өйрәнгән бала белән дә тиңләргә мөмкин бугай. Шундый ук ихлас, шундый ук тырыш. Шундый ук аңгыра. Аңгыраеп йөрү биш-алты көн дәвам итә. Тирә-як белән элемтә начаррак эшләгән кебек, тиз генә аңлый да, карар кабул итә дә алмыйсың. Хис-тойгылар беркадәр тупасрак дип әйтимме инде... үткенлек юк... Нәрсәнедер перчатка белән тоткач, аны бар тулылыгында тоя алмыйсың бит. Тормышны кабул итү дә шул чамарак.
 
Урамга чыккач, куллар кесәгә үрелә – тәмәке, шырпы эзли. Берни дә тапмагач, үзләрен кая куярга, ничек тотарга белми азапланалар...
Матур гына эшләп утырган җирдән торып басасың да тәмәке тарту урынына омтыласың һәм исеңә төшә – ташладың ич. Ләкин ни дә булса эшләргә кирәк, берәр җимеш булса да кабып куясың. Организм тынычлана төшә, әмма бераздан әлеге хәл тагын кабатлана. Моның отышлы ягы бар – һәрбер җимеш, тартып керүдән тыелу, синең кечкенә җиңүең. Шул рәвешле син көненә әллә ничә тапкыр үзеңне җиңүче итеп тоясың.
 
Ләкин бу хис әллә ни көчле ләззәт бирми. Гомумән, бернәрсәне дә бар нечкәлегендә тоя алмыйсың. Скафандр эчендә яшәгән кебегрәк тоеласың. Тизрәк аны салып ташлыйсы килә. Ә моның өчен бер сигарет җитәр иде.
Бәлки, кисәк ташларга кирәкмидер. Берәр ай буена дозаны киметә барырга кирәк булгандыр, шуннан соң гына бөтенләй ташларга. Бәлки, шулай итеп караргадыр? Бүген берничәне генә тартам да... иртәгә бергә киметермен...
 
Менә шундый алдаткыч уйлар да килә башка.
Бу очракта барысын да үзгәртергә кирәк. Көн тәртибен. Аралашкан кешеләрне. Гадәтләнгән юлларны. Бер ни дә тәмәке турында хәтерләтергә тиеш түгел.
 
Бераздан соң, тартуны ташлавыгыз турында белгәч, дусларыгыз һәм якыннарыгыз сезне төрлечә «сынап» караячак. Кыстап, үгетләп, җайлап-майлап, мыскыллап... Бу һәркем белән була торган вакытлы күренеш һәм аңа әзер булырга кирәк.
 
* * *
Ихтыяр көче кирәк, диләр. Ерунда! Бернинди ихтыяр көче дә кирәкми, ул сиңа берничек тә ярдәм итә алмый һәм ихтыяр көченә исәп тотасың икән, мәңге ташлый алмыйсың. Чөнки ашау, эчү, эчәкләрне бушату һ.б. кебек организмның табигый ихтыяҗларын җиңә алырлык ихтыяр көче беркемдә дә юк. Ихтыяҗ көчен ихтыяр көче җиңә алмый. Тәмәке тарту да инде организмның табигый бер ихтыяҗына әверелгән.
 
Карашларны үзгәртү кирәк
 
Иң мөһиме. Тәмәке тартмау ул нәрсәдәндер мәхрүм булу түгел.
 
Төн уртасында... Икмәк кирәк булса, түзәсең. Сөт кирәк булса, түзәсең. Хәтта ниндидер дару кирәк булса да аптекага соңгы чиктә генә, сыкрана-сыкрана гына чыгып керәсең. Ә тәмәкең бетсә, шундук чыгып йөгерәсең. Тугры кол шикелле. Якындагы кибет бикле булса, ерактагысына китәсең. Тапканчы эзлисең. Акчаң булмаса, урам буенда сорашып йөрисең. Бер штук тәмәке алып тартмыйча тынычланмыйсың. Ә беркадәр вакыттан соң тагын тартасы килә башлый.
 
Тарту – коллыкның бер төре. Хәтта кеше дә түгел, ә бармак башы чаклы җансыз бер нәрсә синең белән идарә итә. Тәмәке тартмау ул – нәрсәгәдер ия булу.
 
Шуңа күрә, тәмәкедән баш тартуны югалту дип түгел, ә табыш дип кабул итәргә кирәк. Азатлык бу. Ә азатлык үзеннән-үзе килгән рәхәтлек түгел. Азатлык нәрсәдәндер баш тартудан башлана.
Калганнары шуның тирәсенә җыела.
 
Тәмәке тарту – өстәмә мәшәкать. Һич югында киенергә, урамга чыгарга кирәк. Бу билгеле бер вакыт саен кабатлана. Эсседә дә, салкында да, явымда да, давылда да. Кылны кырыкка ярырдай ашыккан чагында да. Гомумән, тәмәке тартучының тормышы һәрвакыт бер мәшәкатькә артыграк.
 
Тәмәке тарту – өстәмә чыгым
 
100 сум булса да, 250 яки 200 булса да, кеше тәмәке сатып алачак. Иң аз дигәне дә аена 3 мең тирәсенә төшә. Бу акчага бассейнга яки спортзалга йөрергә мөмкин булыр иде. Вакытың да күңелле уза, файдалырак та.
 
Тәмәке тарту – өстәмә низаг. Урамга чыгып тормыйча гына баскыч мәйданчыгында тартасың икән, күрше хатыннарының мырлавын тыңларга кирәк. Алар белән ямьсезләшеп булмый, күршеләр бит. Өйгә кергәч, үз хатыныңның моң-зарын ишетәсең. Ул инде: «Тәмәкең бигрәк яман исле... бабайлар кебек сасып йөрисең...» – дип әйтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Һәм син аларның хаклы икәнен беләсең, үзең тартканда бик сизелми, ә тәрәзәдән яки ишектән кергән тәмәке исеннән дә хәшәрәтрәк нәрсә дөньяда юк.
 
Шул рәвешле, тәмәке тарту һәм ул тудырган бик күп проблемалардан көннән-көн котыла баруың ачыклана. Бу очракта вакыт синең файдага эшли. Син бу очракта төрмәдән качкан кеше шикелле – адым саен, минут саен коллыктан, тоткынлыктан ерагая барасың...
 
Фото: pinterest.com

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 26.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»