поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.01.2017 Мәдәният

“Не верю” һәм “Представь”: ике фильмда – ике Рәхимбай

Аларның берсе дөньяга – ал, икенчесе сары күзлектән карый. Сүзем продюсер Алмаз Сәмигуллин һәм яшь режиссер Илшат Рәхимбай турында. Алар тамашачыга “Не верю” һәм “Представь” дип аталган кыска метражлы фильмнарын тәкъдим итте.

Кайсы хыял, кайсы чынбарлык?
 
“Не верю” фильмында вакыйгалар Казанда бара. Төп күренешләр Г.Камал театрында төшерелгән, фильмның баш герое – әлеге театр актеры. Гади офис хезмәткәре булып эшләгән төп героиня аңа гашыйк була.  Мәхәббәт өчен төп героиня үз эшеннән баш тартып театрга эшкә урнашырга, гашыйк булган кешесе янында булыр өчен әллә нинди адымнарга барырга сәләтле булуын күрсәтә.
 
 
Тик фильм ахырында уйга калдыра: боларның кайсысы чынбарлыкта, кайсысы хыялда гына? Бу сорауга һәр тамашачы үзенчә җавап биргәндер, мөгаен. Кинопродукт яшьләрчә, җиңел стильдә эшләнелгән, әмма шулай булса да аңа тирән мәгънә салынган.
 
Фильмның төп героинясы Алсу Сөләйманованың киноиндустриядә бу әле беренче адымнары гына.
 
- Әлеге проектка мин, чыннан да, көтмәгәндә генә килеп эләктем. Шуңа да мин шунда ук ризалашырга ашыкмадым, чөнки күңелемдә икеләнүләр бар иде. Үз өстемә мондый зур җаваплылыкны алгач, мин Илшатны, гомумән алганда, команданы кыен хәлдә калдырырмын, дип курыктым. Ләкин киноны төшерү барышында режиссерның миңа көч бирүе, ышануы бик ярдәм итте, –  ди Алсу.
 
Илшат Рәхимбай әлеге фильм аша үзенең эзләнүдә булуын күрсәтергә теләгән.
 
- Мин үземнең стилемне тапканчы, төрле форматта эшләп карарга җыенам. Аңа кадәр әле шактый вакыт үтәчәк, башка киноларым да төшерелер. Моңа кадәр әле минем киң катлам тамашачыга күрсәтә алырлык бер генә иҗади эшем бар иде. Ул да булса – “Гастарбайтер” дигән фильмым, – ди яшь режиссер.
 
“Бу әле башы гына...”
 
“Представь” фильмы исә башта тулы метражлы фильм буларак ниятләнелсә дә, кино авторлары иң элек аның прологын булдырырга кирәк дигән уйга килә. Шуңа да тамашачыларга тәкъдим ителгән кинокартинаны тулы метражлы фильмның беренче өлеше, дип санарга мөмкин.
 
Фильмның эчтәлегенә килсәк, ул мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Аллаһны, үзеңне эзләү хакында сөйли.
 
 
Вакыйгалар ике авылда төшерелгән. Аның берсе – Марий Эл республикасында, икенчесе Татарстанның Мамадыш районында урнашкан авыл. Бу торак пунктларының сайланылуы режиссер күрергә теләгән локацияләрнең шушы җирлекләрдә булуы белән аңлатыла. Картинаның идеясе VII Казан мөселман кинофестиваленнән соң барлыкка килгән. Шулай ук дөнья буйлап таралган локаль конфликтлар дулкыны да әлеге фильмга этәргеч булган.
 
Әлеге фильмда мулла ролен башкарган Раушан Шәриф режиссерга үз йөзен табарга кирәк, дип саный. Чөнки беренче эштән үк гениаль әйберләр булдырып булмый. Актер уйлавынча, тагын шундый егетләр  булып, аларга ярдәм итсәләр, татар киносының киләчәге булачак.
 
Атакай ролендә исә Марсель Тимофеев уйнады.
 
- Төшерү процессына чыкыргач, баш тартып булмый. Ул наркотик кебек. Тәкъдим итсәләр, баш тартуы кыен, – ди актер.
 
Фильм тамашачыларда нинди тәэсирләр калдырган?

Мансур Гыйләҗев, драматург:
 
-  Кинокартиналарны караганнан соң, миндә ике фильмны да ике төрле режиссер төшергән кебек тоелды. Ләкин аларның берсендә дә финал җитеп бетмәде.
 
Нияз Игъламов, Г.Камал театрының әдәбият-драматургия өлеше җитәкчесе:
 
– Мин һәрвакыт татар яшьләрнен яклый башлагач, теге яки бу әсәрдә традицияләр күренми, менталитетлар туры килми, дип әйтәләр. Әйтерсең лә, аның бер генә төре бар. Сәнгатьтә һәрвакыт нәрсәдер әйтелмичә калырга тиеш. Әгәр бар нәрсәне дә ачып салсаң, бу инде сәнгать булмый.
 
Миләүшә Айтуганова, Мөселман киносы Халыкара фестиваленең башкарма директоры:
 
- Теләсә нинди кинопремьерага теләктәшлек күрсәтергә кирәк. Күбрәк фильмнар, режиссерлар булган саен, республикадагы кино вәзгыяте дә үзгәрәчәк. Иртәме-соңмы, без саннан сыйфатка күчәчәкбез.
 
Гөлзада Сафиуллина, Татарстанның халык артисты:
 
– Залдагы тамашачыларга карап, фильм авторларының хезмәтенә бәя бирергә була, чөнки кино карарга килүчеләр арасында милләтебезнең каймагы бар иде. Моңарчы да фильмнар булды, әмма күп вакытта аларда милләтебезне, татар халкын мыскыл итеп күрсәтелде. Башы бар, дәвамы да булыр. Илшатның әйтер сүзе бар, әгәр булмаса, ул бу эшне башламас иде.
 
Шунысын искәртик: әлеге фильмнар киң җәмәгатьчелеккә тиз генә күрсәтелмәячәк. “Фильмнарны башта төрле фестивальләргә тәкъдим итәчәкбез. “Не верю” фильмы телевидение, интернет челтәренә бер елдан гына чыгачак”, – ди Илшат.
 
Беренче кинокартинаны төшерүдә Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәмгә килсә, икенчесен төшерү өчен акча «planeta.ru» краудфандинг платформасында җыелган. Шулай ук ул «БлагоДарение» хәйрия фонды тарафыннан да яклау тапкан.
 
Шунысы игътибарга лаек: “Представь» фильмының сценарие берничә престижлы Бөтенроссия бәйгеләренең шорт-листларына эләккән, Мәскәүдәге дебютантларның Алтынчы питчингында 250 эш арасында беренче җиделеккә кергән. Екатеринбургта узган «Кинохакатон» питчингында төп призларны да яулаган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 25.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»