поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.01.2017 Мәдәният

«Мирас» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин: «Халык тере тавышка сусаган»

1 февраль көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә халыклар дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле бәйрәм концерты оештыра. Әлеге чараның кайбер үзенчәлекләре турында без ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин белән сөйләштек.

– Чара ансамбльнең 10 еллыгына багышлана. Төп үзенчәлек шунда: концертта бары тик тере тавыш кына яңгыраячак. Гадәттәгечә, концертларыбызда милли костюмнар белән баетылган төрле милләт вәкилләре чыгышы көтелә. Әрмән җырчысы Аршак Алтунян белән бергәләп «Ай, былбылым» җырын башкарачакбыз. Тамашада яңгыраячак җырларның 75 проценты татарча булса, калганы төрле милләт телләрендә башкарылачак, – диде ул. – Ансамблебез гастрольләрдә еш була. Күп йөрибез, халыклар белән аралашабыз. Европа илләрендә үткәрелгән халыкара фестивальләрдә катнашып киләбез. Анда безне аеруча яратып кабул иттеләр. Шуны әйтер идем, халык тере тавышлы чыгышларга сусаган, шуңа күрә кая гына барсак та, безне тулы заллар белән каршы алалар. Безнең эстрадага альтернатив булган үз йөзебез, үз стилебез бар.
 
Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Наил Сәгъдиев, җырчы Рәфинә Ганиуллина, Булат Хисмәтов, «Салават күпере» халык бию ансамбле һәм Халыклар дуслыгы йортының әйдәп баручы иҗат коллективлары катнашачак.
 
«MiraS» инструменталь ансамбле 2007 елда Н.Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин инициативасы белән туа. Коллективның җитәкчесе – халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе доценты Рөстәм Рәхмәтуллин. Ансамбль тәүге тапкыр 2007 елның декабрендә Ташкент шәһәренең Навои исемендәге опера һәм балет театрында чыгыш ясый.
 
«MiraS» инструменталь ансамбле – күп кенә музыкаль конкурслар җиңүчесе, төрле фестивальләрдә катнашып килә. Ә 2013 елдан ул Халыклар дуслыгы йорты канаты астына алына.
 
Репертуар бай: рус, татар һәм чит ил классикасы, дөнья халыклары музыкасы, Идел буе халыкларының фольклор музыкасы һәм, әлбәттә, яңа яңгыраштагы татар халык җырлары һәм халык бию көйләре.
 
Ансамбль составында биш музыкант эшли. Аларның барысы да Казан консерваториясендә укып чыккан: Рөстәм Рәхмәтуллин баянда һәм милли гармунда уйный, Гөлнара Ярмиева – флейтачы, Лира Насыйбуллина – скрипкачы, Руслан Сафин – бас-гитарист һәм Максим Куприянов – бәрмә уен коралларында уйнаучы.
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»