|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2017 Интернет
«Матбугат.ру»ның «Якташлар» бүлегендә язылган иң кызыклы комментарий авторына көн саен 100 сум акча түләнәчәкХәтерләсәгез, узган елны сайтыбызда комментарийлар бәйгесе оештырган идек. Бу юлы бары тик "Якташлар" бүлегендәге комментарийлар арасында бәйге оештырабыз. Үз районыгызны табыгыз да сездәге хәлләр турында комментарий языгыз. Нәрсә турында язарга мөмкин? Авылыгызда, районыгызда нинди проблемалар бар? Нинди матур чаралар узды? Сезне нәрсә шатландырды, яки нәрсә борчуга салды? Һ.б. һ.б.
Игътибар! Бәйге бары тик "Вконтакте"дан язган комментарийлар арасында гына үткәрелә. Әмма аноним комментарийлар өчен дә рәхмәтле булыр идек.
Көн саен бер җиңүчене билгелибез. Аның телефон номерына яки "Сбербанк" картасына 100 сум акча җибәрәбез.
Иң кызыклы комментарийны редакция билгели.
Бәйге гыйнвар буе дәвам итәчәк.
Шушы бүлектән үз районыгызны табыгыз да, комментарий язып калдырыгыз: http://matbugat.ru/region/
Бу бүлеккә шулай ук сайтның меню өлешеннән дә эләгергә була (астары рәсемдә күрсәтелгәнчә):
18+
--- |
Иң күп укылган
|