поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.11.2009 Җәмгыять

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” – БҮЛӘК ТУРЫНДА

БҮЛӘК КЕНӘ ДИМӘ...

 

Кирәкле һәм күңелгә хуш килердәй бүләк бирә белү зур сәләт. Чөнки күпләр якыннарын, сөйгән ярларын бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә нәрсә белән сөендерим икән дип бик озак баш вата. Яхшы вариант уйлап табу бер дә җиңел түгел шул...

 

Риф ГАТАУЛЛИН, композитор:

– Бүген күпчелек кеше финанс ягыннан мохтаҗлык кичерә. Шуңа, нинди генә бәйрәм булса да, акчалата бирсәң, яхшырак дип уйлыйм. Улымны өйләндергәндә дә шулай эшләдек. Чөнки әле тормыш башлыйлар гына. Бу алар өчен бик урынлы бүләк.

 

Тормыш иптәшемә гел төрле бүләкләр ясап торам. Чөнки бергә гомер иткәч, аңа ни кирәген беләм. Ә чәчәкләр инде бәйрәм саен бирелә. Анысы һәр гүзәл зат күңеленә хуш киләдер дип уйлыйм.

 

Солтан хәзрәт МОРАДЫМОВ, Рамазан мәчете имам-хатибы:

 

– Бик яхшы танышларыма бүләк сайларга кирәк булганда, алардан бу хакта алдан сорашам. Яисә берәрсе: “Менә шушы әйбер кирәк. Аласы бар әле”, – дип фикер-планнары белән уртаклаша икән, сүзләрен колагыма киртләп куям. Ә хакимият органнарында, төрле оешмаларда, кабинетларда утыручыларга ешрак Коръән китабы, мәчет сурәте төшерелгән картина бүләк итәбез.

 

Дин тарафыннан тыелган бүләкләр – хәрәм әйберләр бирүдән тыелсак иде. Әйтик, исерткеч эчемлекләр, дуңгыз итеннән эшләнгән төрле ризыклар, тәмәке, наркотик матдәләргә бәйле әйберләр һ.б. Аннары статуэтка, пот яки табынырга мөмкин булган шуның ише бүләкләр бирү дә тыела. Мәсәлән, кайбер статуэткаларны хуҗасына акча китерә торган дип саталар. Ул файдага түгел, монда кеше бары тик үз-үзен алдый булып чыга.

 

 Нурзадә (җырчы):

 

– Бүләк сайлау һәм аны тапшыру процессын бик яратам. Шулай да, нәрсә бирим икән дип аптыраган чаклар булгалый. Андый вакытта бик якын дусларымның үзләреннән: “Нәрсә бүләк итим?” – дип сорыйм. Чөнки кирәксез әйбер сайлыйсы килми. Ә акча бирүне бөтенләй кабул итә алмыйм. Чөнки ул еш кына кибетләрдә йөреп, кирәкмәгән әйберләр өчен тотылып бетә. Аннары бүләкнең бизәлешенә дә игътибар итәм. Үзем фантазияне эшкә җигеп, матурлап бирергә тырышам.

 

Истәлекле әйбер бирүләре ошый. Әйтик, китап, статуэтка, картина, көмеш эшләнмәләр, ваза һ.б. Ә чәчәкләргә килгәндә, гади ромашкадан алып купшы розага хәтле – барысын да яратам. Кием-салым, ислемай ише бүләкләрне кабул итә алмыйм. Чөнки зәвык дигән нәрсә бар. Кайбер очракта иң якын дусларыма үземә нәрсә кирәк икәнен алдан әйтеп куям.

 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь:

 

– Яхшы китап – минем өчен иң алыштыргысыз бүләк.

 

Үземә килгәндә, тормыш иптәшемне чәчәктән өзгәнем юк. Аларны бүләк итәргә генә түгел, үстерергә дә бик яратам.

 

 Айрат ШӘРИФУЛЛИН, “Знакомый доктор” клиникасы теш табибы:

 

– Бик якын дустымның туган көненә барсам, кыйбатлы коньяк алам. Ешрак ир-атларга күн портмоне бүләк итәм. Зуррак бәйрәмнәрдә, туй яки юбилейларда туганнарга, якыннарга акча бирәм. Үзләре теләгән әйберне сатып алулары отышлырак бит. Ә гүзәл затларга алтын эшләнмәләре бирергә тырышам. Ул һәр хатын-кыз күңеленә хуш килә дип уйлыйм.

 

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәндәй, үземә нәрсә генә бирсәләр дә, кәефем күтәрелә. Әгәр бөтенләй кирәксез әйбер дип тапсам, аны бераз вакыт үткәч, икенче кешегә бүләк итә алам. Миңа ошамаган әйбер башкаларның күңеленә хуш килми дигән сүз түгел бит әле.

 

 Лилия ЙОСЫПОВА.

 

* * *

 

Кибетләргә чыгар алдыннан кирәксез нәрсәгә акча сарыф иткәнче бәйрәм иясенең нинди бүләк көткәнен белергә тырышыгыз. Кемдер холкы белән практик, шуңа күрә андый кешегә төрле кечкенә матур әйберләр, йомшак уенчык, статуэткалар бүләк итү килешмәс.

 

Зәркән эшләнмәләр һәрвакыт иң уңышлы бүләкләрнең берсе санала. Бижутерияләр дә бирергә ярый, ләкин аларның затлы һәм заманча булуы мөһим.

 

Кесә телефоны һәм аңа аксессуарлар да соңгы вакытта иң еш бүләк ителүче товарлардан санала.

 

Ислемай сайлау җитди эш. Үзегезгә ошаганы бүләк алучының күңеленә хуш килмәскә мөмкин.

 

Концерт, спектакльгә билетлар – бәйрәм иясен куандыру өчен отышлы вариантларның берсе.

 

Сумка, каеш, күзлек, яулык, перчатка, акча янчыгы кебек аксессуарлар, йортны, бүлмәне бизәүче яктырткыч, шәмдәл, фоторәсем өчен оригиналь рам һ.б. бәйрәм уздыручыны сөендерергә мөмкин.

 

Яраткан хатын-кызны куандырырга теләсәгез, аның белән бергә кибеткә барып күлмәк сайларга була. Сюрприз килеп чыкмаячак, ләкин мондый бүләк беркайчан да шкафта тузан җыеп ятмаячак.

 

Татлы ризык, шоколадны бәйрәм уңаеннан, рәхмәт йөзеннән, мәхәббәт һәм дуслык билгесе итеп тә, сәбәпсез дә бирергә ярый.

 

Юморны аңлаган, җор телле кешегә сюрпризларның төрлесен уйлап табарга мөмкин. Мәсәлән, хәзер техника заманында фоторәсемнәр ярдәмендә әллә нинди коллажлар, композицияләр ясап була!

 

Радио, телевидение аша котлаулар белән хәзер берсен дә шаккатырып булмый. Кешедән әти-әниегезгә теләкләрне укытыр урында балалар белән бергәләп радиокомпозиция ясый аласыз. Өегездә видеокамера бар икән, төрле вакытта төшерелгән кадрларны туплап, клип рәвешендә эшләп, юбилярга тапшырырга мөмкин.

 

Табын артында якын кешегез турында оригиналь формада сөйләп, аны котлыйсыгыз килә икән, тормышыннан булган вакыйгаларга нигезләнеп, кызыклы, маҗаралы әкият уйлап чыгарыгыз. Әле аны балалар белән бергәләп инсценировка итеп күрсәтсәгез, менә дигән булачак!

 

Соңгы вакытта юбилей, гаилә бәйрәмнәренә индивидуаль шәмаилләр, тугралар да ясап бирергә мөмкин. Шәмаилнең төрлесе була. Аны кәгазьгә, пыялага, тукымага язарга мөмкин, шулай ук затлы итеп күннән дә эшләнгәннәре бар. Шәмаилләр остасы Нәҗип Нәккышның, мәсәлән, пыялага ясалган шәмаилләре катлаулылыгына карап 1 мең сумнан 20 меңгә кадәр тора. Кәгазьгә төшерелгәне (рам белән бергә) – 500 сум. Бүләккә дигән тугралар 250 сумнан башлана. Гарәп графикасы белән кешенең исеме, теләкләр языла. Сатуда татарча открыткалар да шактый.

 

Бүген туган көнгә оригиналь бүләкләр тәкъдим итүчеләр дә җитәрлек. Мәсәлән, төрле кызык текстлар һәм рәсемнәр ябыштырылган футболка, бейсболкалар бастырып була. Текст, рәсемне үзегез сайлап алу мөмкинлеге бар. “Мин “Ак Барс”ны яратам!”, “Рубин, алга!”, “Кызлар, мин ялгыз!”, “Кагылма, мин кияүдә!”, “Эчмим-тартмыйм, вупщим, шәп егет!”, “Ак Барс” өчен җанатам!” һ.б. язулы киемнәр җор теллеләргә туган көнгә менә дигән бүләк булачак. Кружка, блокнот, суыткычка ябыштырырга магнит, зажигалка, ручка, түштамгаларга индивидуаль заказлар бирергә мөмкин.

 

САН

 

Сез күбрәк кемнәргә бүләк бирәсез (берничә җавапны сайларга рөхсәт ителгән)? 93 % – туганнары, якыннары, яраткан кешесенә, 49 %ы – дусларына, яхшы танышларына, 14 % – хезмәттәшләре, эшлекле партнерларына, 9 %ы – баласы (оныгы, якын туганы) укыган мәктәп укытучыларына, 8 % табибларга бүләк ясый. 5 % кешенең беркемгә дә бүләк биргәне юк.

 

Бүләкне күбрәк нинди уңайдан ясыйсыз (берничә җавап сайларга рөхсәт ителгән)? 91 % – туган көнгә, 82 % – нинди дә булса бәйрәм (Яңа ел, 8 март һ.б.) уңаеннан, 47 % – бала туу, туйга, 34 % – икенче шәһәрдә (авылда), башка илдә яшәүче туганнарына, дусларына барганда, 31 % – берәрсенә рәхмәт белдерү өчен, 16 % исем бәйрәменә бүләк әзерлим дип җавап биргән.

 

Сезнеңчә, бүләк сюрприз булырга тиешме, әллә кеше нинди бүләк алачагын алдан белеп торса яхшыракмы? 43 % кеше бүләк сюрприз булса, яхшырак дигән фикердә, 42 %ы алдан килешеп, кирәкле бүләк бирү ягында.

 

Бүләкне акчалата бирергә мөмкинме? 64 % кеше моның бернинди дә начарлыгын күрми. 24 % исә акча бүләк итүне хупламавын белдергән.

 

Гүзәл затларга нинди бүләк бирергә ярамый?

 

Иннек, хайван, витамин, кулъяулык, тәмәке тарткан очракта да хатын-кызларга тәмәке тарту аксессуарлары, алкоголь эчемлекләр, җыерчыклардан крем, аш-су китаплары, тренажер бүләк итү тыела. Оек һәм эчке киемне бары тик гаилә әгъзалары гына тапшырырга мөмкин.

 

Ирләрне ничек куандырырга?

 

Фляжка – файдалы бүләк. Аңа алкоголь гына түгел, су, үләннәр белән төнәтелгән чәй, лимонад та тутырырга мөмкин. Урманда, юлда ярап куя ул. Тулы набор булсын өчен фляжкага 4 стакан да сатып алырга мөмкин.

 

Пычак, пәке һәр көчле затта булырга тиеш. Ләкин бүләккә сайлаганда аның чехоллы, ныклы, очлы булуы мөһим. Истә тотыгыз: бүләккә дип алынган пычак салкын корал классификациясенә кермәскә тиеш, бу турыда сатучы белән киңәшләшергә кирәк.

 

Портсигар һәм затлы зажигалка шулай ук яхшы бүләк санала.

 

УЙЛАР УЙНАВЫ

 

Ирне эчкечелектән дәвалауның иң арзан юлы – аңа машина бүләк итү.

 

Искә алулары күңелле анысы, тик кайчакта онытылып тору арзангарак төшә.

 

Кеше пенсиягә киткәндә, инде вакыт турында күзәтергә зарурлык беткәндә генә хезмәттәшләре аңа сәгать бүләк итә.

 

Бүләкләр өч төргә бүленә: кыйммәтле, бик үк кыйммәт булмаган һәм китап.

 

Туган көннәр танышлар кирәкмәгән әйберләрдән арынсын һәм үз гомер бәйрәменә кире шуны кабул итсен өчен оештырыла.

 

РИШВӘТМЕ, БҮЛӘКМЕ?

 

Кул кулны, ике кул битне юуга җайлашкан болгавыр заманда яшибез. Балаңны югары уку йортына укырга кертәсең бармы, яхшы табибка күренергә яки дәрәҗәле, акчалы эшкә урнашырга кирәкме – андый проблемаларны таныш-белешләрсез ерып чыгу җиңел бирелми.

 

Күп җирдә “бүләксез” генә ишек шакыганнарны ахыргача тыңлап та тормыйлар, чөнки бүген күп очракта сузган әйбереңә карап сөйләшәләр. Максатына ирешү өчен кеше, кануннарны бер кырыйга куеп, мәсьәләне үзе булдыра алган юллар аша хәл итәргә “тырыша”, файдасызга йөреп вакыт уздырганчы алдан ук “страховкалау” хаҗәтен күрә. Билгеле инде, “бүләк” исеме астында яшерелгән ришвәтен дә кызганмый, хыялы гына тормышка ашсын. Шулай җәмгыятьтәге бер гаделсезлек икенчесенә этәрә. Халык үзе үк ришвәт-бүләккә өмет баглаучылар сафын үстерә.

 

Болганчык судан балык тотучылар саны да артканнан-арта бара. Төрле һөнәр ияләре, хәтта тәртип сакчылары арасында да шундый “бүләк” яратучыларны очратырга мөмкин. Аннан соң һәр тармакта арадашчылар дигән яңа һөнәр ияләре пәйда булды. Алар арасында кеше кайгысыннан, мохтаҗлыгыннан файдаланып, “бүләк” хисабына кесә калынайтучылар да аз түгел.

 

Шулай кайчандыр зур хөрмәт һәм ихласлык билгесе саналган бүләкнең икенче төр үзенчәлеге, вазыйфасы да барлыкка килде бүген. Дин кешеләре әйткәнчә, кемнәрдер хәләл белән хәрәмне бутыйлар. Шуңа да бүләкне сузганчы үзеңнең нинди гамәл кылуыңны уйларга кирәк. Чыннан да бүләкме ул, ришвәтме? Закон кысаларына сыямы? Нәкъ менә син ришвәт бирүчеләр һәм алучылар сафын тулыландырмыйсыңмы?

 

“БЕР-БЕРЕГЕЗНЕҢ ХӘЛЕН БЕЛЕШЕГЕЗ, ҺӘДИЯ БИРЕШЕГЕЗ”

 

Халык арасында бер-берсенә бүләк бирешү гадәте элек-электән килә. Исламда да иң күркәм, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен тагын да яхшыртучы саваплы гамәлләрнең берсе ул. Мөселманнар бүләкне – һәдия, ә бүләк бирешүне һәдияләшү дип атыйлар.

 

Бүләккә каршы бүләк бирү дә Пәйгамбәребез (с.г.в.) нән калган гүзәл сөннәт, аның бу хакта хәдисләрендәге киңәшләре шактый. “Һәдия бирешегез, чөнки ул калебтән шик-шөбһә вә вәсвәсәне юк итә...”, “Бер-берегезнең хәлен белешегез һәм һәдия бирешегез. Хәл белү, зиярәт итү сөю хисегезне ныгытыр. Һәдия исә күңелегездәге кинә вә дошманлык кебек тойгыларны алып ташлар”, – ди ул. Шуңа да дини кешеләр арасында бала туганда, туй вакытларында, яңа өйгә күчкәндә һәм башка вакыйгаларда бүләк бирешү аларның бер-берсенә хөрмәт белән карауларын күрсәтә.

 

Бүләкне кеше чын күңелдән бирергә һәм үз файдасына эшләргә тиеш түгел, җавап йөзеннән нидер өмет итү дә ихласлык саналмый. Бүләкнең кадере аның бәясе белән дә бәяләнми.

 

Казанның Мәдинә мәчете имам-хатибы Гыйльмулла хәзрәт ХӘЛИУЛЛИН:

 

– Бүләк чын күңелдән, эчкерсез тапшырылырга тиеш. Шулай булганда һәркемгә, нинди уңайдан да, кайчан да бирергә ярый. Аның зурлыгы мөһим түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: “Бүләк бирсәләр, алыгыз, кунакка чакырсалар, барыгыз”, – дигән.

 

Үземә килгәндә, беркайчан кешедән бүләк өмет итмим һәм аның өчен тырышмыйм. Якыннарыма, мохтаҗларга әйбер бирергә яратам. Зурдан купмыйм, әмма ихлас күңелдән. Бүләк ул үзеңә файда китерү өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, кешеләргә ярдәм итү, аларның күңелен күрү максатыннан булырга тиеш.

 

Бүләкнең шундые да була. Җиде ел ярым элек иман йорты ихатасында мәхәллә халкын шифалы су белән тәэмин итү өчен скважина казыган идек. Кешеләр шул вакыттан бирле чиста суга рәхәтләнә. Шуңа бик сөенәм, халык өчен зур бүләк булды ул, әллә кайлардан, хәтта шәһәрнең икенче башыннан килеп алалар. Саклык кенәгәсендә яткан акча артып торган кебек, анда хезмәт куючыларга бу чишмәнең суын эчкән саен күпме савап ирешә. Барысы да гамәл дәфтәребезгә язылып бара бит. Ә менә Аллаһы Тәгаләнең бушка биргән хәзинәсен сатып, үз янчыкларына акча эшләү өчен башка су чыганакларын хурлаган кешеләргә җаным әрни. Башта куйганы искергәч, 56 мең сумга яңа насос алдык, ничә еллар электр энергиясенә түләп торабыз. Аның өчен берәүдән дә акча таләп итмибез. Кешеләрнең рәхмәт хисләре, изге теләкләре дә бик зур бүләк. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын, кыямәт көнендә Аның бүләге ирешсен. Безгә шунысы зур бүләк.

 

Татарстан мөфтиенең дин эшләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт ЗАРИПОВ:

 

– Әти-әниеңә, яраткан кешеңә, туганнарыңа, дусларга бүләк бирү бик күркәм эш, туганлыкны, дуслыкны көчәйтә. Берәүләр ризык бүләк итә, ә кемдер машина. Мөмкинлегеңә карап, нинди хәләл нәрсәне бүләк итсәң дә ярый. Бүләк бирүченең күңеле пакь булырга, ул аны риясыз эшләргә тиеш.

 

Ислам дине “бүләк” исеме астында бирелгән һәр төрле ришвәтне хәрәм саный. Ришвәтне “бүләккә әверелдерү” генә аны хәләл итә алмый.

 

Мәрҗәни мәчетенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Гөлназ ГАЛИЕВА:

 

– Бүләк бирү өчен сәбәбен көтеп торырга кирәкми. Кешенең кәефсез, авырлык кичергән вакытларында бүләк ирештерү аның борчуларын оныттырырга, кәефен күтәрергә ярдәм итә. Һәрвакыт сыныйм, Аллаһ ризалыгы өчен дип, үзең кемнән дә булса өмет итмичә, чын күңелдән тапшырганда, Аллаһы Тәгалә бүләк бирүченең авыр чакларында хәлен җиңеләйтә һәм бүләген дә, күп тапкырлар арттырып, үзенә кайтара. Ятим балалар йортына бүләк тапшырырга еш барабыз.

 

Рәшидә АХМИРОВА.

 

 

МӘЗӘКЛӘР

 

– Апа, бүләгең өчен рәхмәт!

– Әй, кирәкмәс иде, моның өчен генә.

– Мин дә шулай уйлаган идем, әни барыбер рәхмәт әйтергә куша.

 

***

 

Бер ир-ат чәчәк кибетендә:

– Хатыныма 99 розадан букет ясап бирегез әле.

Сатучы, гаҗәпләнеп:

– И Ходаем! Нәрсә майтардыгыз шулкадәр?

 

***

 

ГАИ посты яныннан кара “Волга” машинасы узып бара. ГАИ хезмәткәре йөгереп чыгып, аны туктатырга ашыга. Машинада зур кепкалы грузин утыра.

– Тәк, йөртү таныклыгын сатып алдыңмы?

Грузин, үпкәле тавыш белән:

– Грузин булгач, шунда ук сатып алган дип гаеплиләр. Туган көнгә бүләк иттеләр...

 

***

 

Бертуган Кличколарның әтиләре кечкенәдән улларын боксчы итү турында хыяллана. Шунлыктан ул малайларның туган көннәренә икесенә бер уенчык алып кайта торган булган.



Ирек мәйданы
№ 20 | 13.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»