|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2017 Аш-су
Әзерләгәндә сөйләшергә ярамый торган бәлеш пешерү РЕЦЕПТЫ (ФОТО)"Матбугат.ру" өчен бу бәлешне пешерүче хуҗабикә әйтүенчә, шундый бер ырым-шырым яши икән. Бу ризыкны пешергәндә сөйләшергә ярамый ди. Әгәр сөйләшсәң, бәлешнең төбе тишелә, имеш.
Бүген без сезгә зур булмаган, 3-4 кеше ашарлык шундый бәлеш пешереп күрсәтергә булдык. 400 грамм тирәсе сыер ите алдык, 10лап бәрәңге, 3 баш суган. Бераз гына каз ите дә кушарга булдык. 200 грамм чамасы. Ул бәлешне тәмле итә. Каз итен сыер итеннән ваграк кисәргә киңәш итәбез, бәлешкә тәме күбрәк таралсын. Бәрәңгене шакмаклап кисәбез. Кайбер хуҗабикәләр телемпләп тә кисә, әмма шакмаклап тәмлерәк була инде. Бәрәңге иттән 2 тапкыр күбрәк булырга тиеш. Елый-елый суган турыйбыз. Бер аш кашыгы тоз салабыз. Тозы җитә микәнен белү өчен чи бәрәңгене кабып карарга да була. Борыч салырга онытмыйбыз. Күләме якынча шушылай. Камыр эшенә тотынабыз: 6 аш кашыгы иссез май, 1 стакан сөт, 1 чәй кашыгы шикәр комы, ярты аш кашыгы тоз, 1 йомырка кирәк булыр. Болгатабыз. Камыр катып китсә, уртасына чокыр ясап, бераз су тамызырга була. Камырыбыз әзер. Аны шушы рәвешле икегә бүләбез. Төбен һәм капкачын ясарга. Һәм җәябез. Камырның кырыйларын юкартыбрак җәеп җибәрергә дә була. Ә уртасын бик юкартмавың хәерле, чөнки тишелүе бар. Табаны майлыйбыз. Таба тирәли тастымал салсак, камырны бөкләгәндә уңайлырак булыр. Менә шушылай. Бәлешнең эчен бушатабыз. Һәм матурлап кырыйларын бөклибез. Инде капкач кирәк. Менә ул! Бәлешнең уртасын тишәбез дә... Өстенә түгәрәк куябыз. Кемдер бәлешне духовкага тыкканчы майлый, кемдер - юк. Без майладык. 200 градуста 1,5 сәгать пешерәбез. Бер сәгатьтән бәлешнең өсте кызаграч, янудан саклар өчен пергамент кәгазь яки камыр капларга була. Бәлешебез әзер. Кабат майлыйбыз. Өстен кисәбез. Җайлап кына ачабыз. Бәлешнең эче тулы шулпа! Бу шулпа аның төбенә сеңгәч, тагын да тәмле була. Хәзер инде сөйләшергә дә ярый, бәлешебез уңды!
--- |
Иң күп укылган
|