• 04.04 Гөлсирин Абдуллина концерты. Филармония. 19.00.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 12.04 "Тамада-шоу". Филармония. 18.30
  • 24.04 Эльмира Галимова концерты. Филармония. 18:30.
  • 25.04-27.04 IV Russian Tech Tour. Российский ТехТур проводится раз в четыре года и собирает более 50 ведущих инвесторов из Европы, США и России.
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 29 Март Шәкүр
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • Актаныш. Ипи пешеру аппартурасы сатам, электрически. 89625704993
  • Яхшы кулланышта булган стенка, прихожая, кухонный уголок, өстәл и 2 табуретка сатам. 89872672688 Казан
  • Яхшы хәлдәге стенка прихожая и кухонный өстәл, 2 табуретка һәм кухонный уголок сатам. Барысын бергә 15 000 бирәм. 89872672688
  • Сыйфатлы итеп брусчатка, тротуар плиткалары түшибез, сатабыз. Үзегез теләгәнен сайлап алыгыз. Бәясе кулай, ассортимент киң. 89270386288 яки 89270450020. Апас районы.
  • Песоктан бушаган капчыклар сатабыз бәясе очсыз. Казан 89503143517
  • Меняю 3 комнатную (64 кв. м.) квартиру в Зеленодольске на Радужный равноценную в такие же кв.м. Первые и последние этажи не предлагать, посредники и риэлторы не звоните. 89172221996
  • Ю.Фучик урамында уңайлыклары булган бүлмәгә (коммуналка) егетләр яисә кызлар кертәм. 89600480264, 89272415575
  • Китап ясап бирәм, версткалыйм (шигырьләр, чәчмә әсәрләр, брошюралар) арзан, типографиядә бастырасы гына кала. 89172221996
  • В Компанию Пирожкофф в новую пекарню по адресу г.Казань, Ленинградская, 17 требуются пекаря (опыт работы приветствуется), зарплата высокая! 89172555001 Елена
  • Ямашев урамы,25 адресы буенча 2 бүлмәле фатир мөселман гаиләсенә арендага бирелә. Риелторлар, зинһар, борчымагыз. Тел.: 89274398340

 

 

 
 
Архив
 

               

05.01.2017 Мәдәният

Рим Хәсәнов: Татар авылларында йөреп кенә татар җырын дөньяга чыгарып булмый

Мәскәүдә яшәүче композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов фикеренчә, татар җырын дөньяга чыгару өчен җырчыларга дөньяны киң танып белү, күзаллау җитми, алар үз казаннарында кайныйлар. Бу хакта Рим Хәсәнов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында әйтте. Танылган иҗат әһеле Казанга Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллинаның 60 яшьлек юбилее кичәсенә килгән иде.

 

 

"Бөтен балалар да бертигез булып туалар, аларны теләгән юлга кертергә була"
 
- Без Сезне бик озак еллар халык күңелендә яши торган җырлар авторы буларак беләбез. Сез ничек уйлыйсыз – җыр халык күңелендә озак елларга калсын өчен ул нинди булырга тиеш?
 
Бу сорауга җавап бирү бик кыен. ИТАР-ТАССта озак еллар эшләгән журналист Равил Төхфәтуллин әйтә иде: “Иҗат кешесенә, архитектормы ул, композитормы, аңа Ходай Тәгалә  фикерне күктән бирә дә, кайбер кешеләр ул фикерне яза ала", - дип. Шулкүктән Ходай биргән  фикерне яза алса кеше, ул яңа җыр, яңа шигырь яза. Мин Равил Төхфәтуллин белән килешәм. Чөнки мин үзем дә белмим моның табигатен. Ләкин, минем фикеремчә, бөтен балалар да бертигез туалар, һәр баланы  теләгән юлга куярга була. Әйтик, балага гитараны ике-өч яшьтә алып бирәсең, аның гитарист булуы ихтимал. Башка бер балага очкычларның модельләрен күрсәтәсең. "Всех лучше" тапшыруында мин йолдызларны белә торган 7 яшьлек малайны күрдем . Ул бөтен йолдызларның исемнәрен белә, ике йолдыз аның фамилиясе белән теркәлгән. Ләкин ул әйтми үскәч астроном булам дип. Төгәл аны әйтеп булмыйдыр. Бәлки, ул летчик булыр. Бу бик серле әйбер – талант, гениальлек. Аның белән баш ватасы килми.
 
"Голос"та Пелагея утырганда, татар җырчыларын үткәрә иде"

- Татарда без гел шундый чагыштыру китерәбез: дөнья сәхнәсенә, Евровидениегә чыгарлык җырчы бармы дип. Сез ничек уйлыйсыз, татарны бөтен дөньяга танытырлык җырлар бармы? Әллә без үз казаныбызда гына кайныйбызмы?
 
Андый җырлар бар. Мин күптән түгел хатыныма әйтәм: "Мин Голоска барып, җырларга чыгам әле". Ул миңа әйтә: "Син нәрсә, акылдан яздыңмы? 70 яшьтә!"  Мин әйтәм, әрмән музыканты Эдуард Давидян чыкты бит 61 яшьтә. Шунда чыксам, мин чит ил җырларын җырламас идем, чатнатып, башкортчамы, татарчамы җырлар идем. Ләкин ул хыял гына булып калачак, чөнки үз урыныңны белергә кирәк, хәзер безнең вакытлар үтә бара, яшьләр чыксын. Мин шул фикердә торам – Пелагея конкурста жюрида утырганда (ә аның фамилиясе Ханова, ул татар җырчысы, себер татары), татар җырчыларын үткәрә иде. Хәзер ул анда утырмагач, татар җырчыларын үткәрергә кеше булмагач, алар юк.
 
Григорий Лепс үткәрсә генә инде, аның аранжировщигы Башкортстаннан Рамил Дәүләтбаев. Саксофонист, бик көчле музыкант. Аның бер җыры бар – галәм хиты булырлык "Сөюләрдән ятим итмә". Ютьюбтан эзләп карап, тыңлагыз әле менә, аны берничә кеше башкара. Искиткеч, тетрәндергеч җыр! Менә шул җыр белән "Голос"та чыгарга була иде.
 
- Ә нигә чыкмыйбыз алайса?
 
Кругозор җитми. Ул бик киң булырга тиеш. Кемнәрдер татарлыкта гына йөзә, русча җырламый, алман телен, инглиз телен, җырчыларын белми, алар аңа кирәкми. Зур территорияле җырчы булыр өчен синең акылың да шундый булырга тиеш. Әйтик, син Казан филармониясеннән чыгып, авылларда татарча гына җырлап йөрисең икән, дөньяга чыгып булмый. Аны татар, башкорт кына аңлый бит, аны хәтта кырым татарлары да аңламый. Киң кругозор кирәк.
 
Әмма шунысы да куркыныч: кругозор зурая бара - татар руска әйләнә. Финляндиягә барса, ул финга әйләнә. Мәсәлән, Бисер Киров бар иде, болгар җырчысы, ул бөтен Европа телләрендә җырлады, аны бөтен халык белде. Аны бөтен планета белә иде. Кайда безнең шундый татар җырчысы? Андый әлегә юк. Менә ул тугач, татар җырчысы да дөньяга чыга алачак.
 
- Бездә “Үзгәреш җиле” дигән фестиваль узды. Дәүләт татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрмәкче була. Мәскәүдән аранжировщиклар китереп, эшкәртеп, безнең борынгы ретро җырларны яңача эшкәртүдә тәкъдим итте. Дәүләт шушы рәвешле татар җырын яңа дәрәҗәгә күтәрә аламы? Дәүләт эстрадага катышырга тиешме?
 
Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм. Эстраданы күтәрер өчен аны аңлаган кеше кирәк, аңлаган түрә. Әйтик, җырчы Алсу бар иде бит, аның әтисе Ралиф Сафин үзе гармунда уйный, үзе авылча моңлана, җырлый, ул музыкага омтыла иде. Һәм шул Алсуга да күчкән. Алсу бөтен планетага чыкты, аны Англия җырчылары да таныйлар иде. Без аның “Туган тел” исемле компакт-дискын чыгардык, ул 5 айда миллион ярым экземпляр сатылды, ә моны беркем дә белми. Ул бит "алтын" дигән диск, татар дискы!
 
 

 
Бер координатор кирәк, босс. Күп акчалы, аңлаган кеше. Хәзер кризиска карамастан андый кеше булуы ихтимал. Аны табарга гына кирәк.

"100 елдан соң татар тагын да күбрәк булачак"

- Сез татар җырының татар телен, мәдәниятен саклап кала алу мөмкинлеген ничек бәялисез? Без яшьләр руслаша, халык руслаша дибез бит инде, Чит регионнарда халык телен югалтып бара, үзен татар дип саный, татар концертларына йөри. Татар җыры, эстрада телне саклый аламы?
 
Татар шундый зур милләткә әйләнде, ул бетмәчәк. Зур милләттә кечерәк милләт югала. Әйтик, безнең зур диаспора Финляндиядә. Аларның оныклары татар түгел. Алар татар теле туган булган финнар хәзер, чөнки алар аз анда. Ә монда зур милләт, татар милләте, ул югалмаячак. Чөнки ул үзе русларга тәэсир итә. Көйләре белән, иҗат әһелләре белән. Мин уйлыйм, 100 елдан соң татар тагын да күбрәк булачак. Ләкин аларны, кызганычка каршы, зур түрәгә чыгармаячаклар.
 
Мәскәүгә татар үзәгенә килегез менә, анда урыслашкан Мәскәү татарлары татар теле түгәрәкләренә йөриләр, татар җырларын җырлыйлар. Мәскәү җырчысы Роза Хәбибуллина хәзер дәүләт дәрәҗәсендәге татар мәктәбен ачты, 1186нчы мәктәп. Ул аның директоры. Аннан тәрбияләнеп күпме татар чыгачак.
 
"Аскы катламга сүгенә торган җыр кирәк"

- Сез бөтен җырларыгызны тирән эчтәлекле шигырьләргә язгансыз, алар музыкасыз да кеше күңеленә керә ала. Хәзер эстраданы теләсә нинди сүзләргә шигырь язалар дип тәнкыйтьлиләр. Ә кемнәрдер җырның ертыгы юк, нинди булса да ярый, ул барыбер татар телендә, андые да булырга тиеш, ди. Сез ничек уйлыйсыз – җыр ул мәгънәле булырга тиешме, әллә җырның ниндие дә ярыймы? Тегендие дә, мондые да булырга тиешме?
 
Моңа социаль яктан карарга кирәк. Мин Австралиядә университетта укыганда, әйтик, утырабыз кафеда, килә официант. Ул турыдан-туры сөйләшә һәм сүгенә. Сүгенә! Ул түбән катламнан. Урта катлам бар, зуррак акча алган кеше – ул инде сүгенми. Тагын да зуррак бар – галимнәр, язучылар, түрәләр.
 
Безнең халыкта да шулай – төрле катламнар бар. Аскы катламга начар җыр кирәк, сүгенә торган. Булсын! Аңа ничек ял итәргә? Ләкин без аларны тартырга тиешбез өскә, әйдә, операга кер, кара, нинди зур, югары музыка бар, дип. Ул барыбер балаларын булса да шунда йөртергә тиеш һәм йөртәчәк.
 
Төрле җырлар яшәүгә лаек. Без аңламаган җырлар да, без аңлаган җырлар да. Скрипкада, фортепианода уйнаган җырларны гади кеше мәңге ишетмәгән, аңа кирәкми дә ул.
 
- Бармы соң “Кышкы романс”, “Өфе юкәләре”, “Юкка түгелдер” кебек шигырь яза алырлык шагыйрьләр?
 
Бардыр дип уйлыйм. Талантлы кешеләр бик күп. Мин интернетка стихи.ру порталына керәм, укыйм – шундый көчле шигырьләр, шагыйрьләр. Проза.ру дигәне дә бар. Шунысы кызганыч – Стихи.руга теләгән телдә язып була. Ә бер башкорт, татар язучылары анда шигырьләрен салмыйлар. Салсыннар иде! Нишләп пассив?
 
Халык информация белән тулган. Бәләкәйдән башлап, интернеттан, телевидениедән информация керә – ул барыбер акылны баета. Кеше күбрәк белә башлый. Бәлки, ул бервакытта да шигырьләр язмагандыр – һәм яза башлый. Менә дигән итеп яза башлый, чөнки аның таланты ачыла.
 
"Мин 70нче елларда рэп язган идем, һәм мине "придурок" дип йөртәләр иде"

- Соңгы арада яңа жанрлар чыкты һәм алар татарга да керде – рэп, айрнби. Сезнең бу жанрларга мөнәсәбәтегез ничек? Алар татар җырларында булырга тиешме?
 
70нче елларда минем рэп, рок жанрында берничә җырым бар иде. “Язгы фәлсәфә”, “Кыш килде”. Һәм мине “придурок” дип йөртәләр иде.
 
Әлеге рэп ул негрлардан алынган. Ул негр культурасы. Ул аларның протесты, алар күп сөйлиләр, русча ул “словесный понос” дигәнне аңлата. Шул “словесный понос”ның мастерлары бар.
 
Ә минем чиста рэп иде. “Каберләргә безне кем салыр?” һәм шуның ише сүзләр бар иде анда. Ул юк иде, хәтта табигатьтә юк иде. Русларда да юк иде ул вакытта.
 
- Ә иң татарча җыр жанры нинди?
 
Инструменталь жанр, әйтик, тальян, баян, гармун. Һәм аккомпанмент белән, әйтик, авыл көе һәм шәһәр көйләре. Алар аерым тора. Чөнки шәһәрдә пентатоникадан тайпылышлар бар. Әйтик, минорга. Ә авыл жанрында тайпылышлар юк, кытайларныкы кебек чиста пентатоника ул. Сүз уңаеннан, аның пентатоникасы Норвегиядә, Американың берничә штатында бар. Азиядә генә түгел ул.
 
- Пентатоника уйнаган халыклар дөнья дәрәҗәсенә күтәрелә аламы? Без бит дөньяга танылган бер генә Кытай җырын да, үз телендә җырлап, танылган Кытай җычысын да белмибез. Ул шуның белән бәйле түгелме?
 
Юк, ул пентатоникага бәйләнмәгән. Сиднейда университетта укыганда безнең төркемдә кытайлар да бар иде. Алар ничектер һаман аерым йөриләр иде, алар интровертлар, үзләренә йомылган. Алар американнарга, русларга аларның көйләре кирәкми дип уйлыйлар. Ә анда бик матур көйләр бар. Аларның халык инструментлары бар, шундый матур яңгырый. Сәбәбе шул – алар интровертлар, киңлеккә чыгарга теләмиләр.
 
Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (9 март 1947) — Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Юкка түгелдер", "Галия белән Заһир дуэты", "Мине юллар чакыра", "Сиңа килдем, иркәм", "Ялгыз аккош күлләрдә", "Кичер мине, әнкәй, гафу ит", "Үз ягыма кайтсам" һ.б. популяр җырлар авторы.

 

 

 

 

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Татар-информ
№ --- | 04.01.2017
Татар-информ печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV