• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • Автомат коробкалы булган Лада калина (хэтчбек) машинасы сатып алам 8927 2460326
  • Бакчачылык турында тәмләп, тәфсилләп һәм яратып язучы кеше кирәк (журналист булуы мөһим түгел, иң кыйммәтлесе - каләме һәм матур телле булуы). Язмаларыгызны nailfa00@gmail.com га җибәрегез.
  • Бозау ите сатыла. Авылдан, шәхси хуҗалыктан. Кыйбат түгел. 89178761613
  • Казанның Галия Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатир вакытлыча арендага бирелә. Фатирда кер юуу машинасы, суыткыч, җиһазлар бар. 16 мең сум. Коммуналь түләүләр шушы бәягә кергән. Т.8-962-558-58-42
  • Продаю Газель тентованный 2007 года и иже каблук на базе ваз 2107 2012 года. Не дорого. Заинск. 9397333989
  • Казанда булмә сатыла 17 кв м. балконы бар ремонт ясалган. 89509469991
  • Кәҗә тәкәсе сатыла, бәтиләре дә бар. 89534010031
  • Продаю коляску-трансформер. Все аксессуары, сумка-переноска, переходники. Универсальная коляска зима-лето Качество коляски отличное. возможна доставка. Казань тел 89274544590
  • Требуется личный водитель для руководителя. Все вопросы по тел. 89503243636
  • Продаются кресло-коляски с приводом для управления одной рукой комнатная и прогулочная,в том числе для детей-инвалидов. Цена договорная. 89179150564

 

 

 
Архив
 
30.12.2016 Мәдәният

Сөмбел Мортазина: “Бауман уртасында Раил Садриевка шигырь сөйләп тордым” (ИНТЕРВЬЮ)

Сөмбел Мортазина тамашачыларга театраль актриса буларак танылды, ә менә җыр сәнгатенә ул яңа гына ныклы адымнарын ясый башлады, гәрчә һәрвакыт җырларга тартылса да. Казан дәүләт мәдәният институтының театраль бүлегендә Наилә Гәрәева кул астында белем алган Башкортстан кызының киләчәген күпләр Камал театрында күрсәләр дә, Сөмбел Буа дәүләт драма театрына юл тота.

— Сөмбел, ни өчен Казанга укырга керергә теләк белдердең? Уфа якынрак бит.
— Уфа мине бервакытта да тартмады, ә Казанга килүгә үк аны минем шәһәр икәнен аңладым. Сәнгать ягыннан ныгытып китәрмен дип уйламаган идем, чөнки мине кечкенәдән үк «безгә табиблар кирәк» дигән фикер белән тәрбияләделәр. Минем әби белән бабай укытучылар, шуңа да мәктәптә ныгытып укыдым, бер дүртлем дә булмады. Булса да төзәтеп йөрдем. Мәктәпне тәмамлаган елны үзебездә, Башкорстстанның Бирск шәһәрендә яңа сәнгать институты ачыла иде. Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң әлеге уку йорты вәкилләре мине имтихансыз-сынаусыз гына, барлык уңайлы шартлар тудырып, үзләренә укырга чакырдылар. Ә мин мәктәптә активистка идем, барлык чараларны үзем оештырып, үзем үткәреп йөрдем. Алар нәкъ шундый кешеләрне эзләгәннәр дә. Ул вакытта без Казанга укырга керергә дип хәл иткән идек инде. Бабаем ерак та түгел, әзерләп торганда ник бармаска дигәндәй әйдәкли башлаган иде, тик әни үз  сайлавыбыздан кире кайтмаска ярдәм итте. Казанда безнең бер туган да, бер таныш та юк иде. Характерым ачык булганга, монда дусларны бик тиз таптым. Мин башында Салават Фәтхетдиновның эстрада бүлегенә керергә теләгән идем, тик ни өчендер кереп булмады. Бәлки, үз-үземә ышаныч җитмәгәндер, чөнки вокал белән мин профессиональ шөгыльләнмәдем, шуңа да театраль факультетка эләктем һәм моңа бер дә үкенмим.
— Буа дәүләт драма театрына укыган чорда ук эшкә кайтырга ничек батырчылык иттең?
— Дүртенче курста укыганда миңа Гөлгенә Кәлимуллина чыгыш өчен актриса кирәк дигән тәкъдим ясады. Кызыклы гына номер күрсәткәч, без залга төшеп утырдык. Ә ул вакытта анда күп кенә артистлар җыелган иде. Буа театры җитәкчесе Раил абый Садриев урын күзләп торган арада мин шаярып кына яныма утырырга тәкъдим иттем. Аның белән театр эшчәнлеге, тормышы турында сөйләшеп киткәч, ул минем дә кем икәнемне сораша башлады. Шуннан соң, бәлки, хезмәттәшлек итәрбез дип телефон номерларын алмашып калдык. Бер атна да үтмәде ул шалтыратты һәм “Тамак” сериалының дәвамында катнашырга тәкъдим итте. Без аның белән күрештек, мин җырлап та, шигырь сөйләп тә күрсәттем. Әле болар барысы да Бауман уртасында булуы тагын да кызыклы. Съемкалар бераз сузылгач, ул мине, практика үтәргә кирәк дип,  Буага эшкә чакырды. 1 август көнне мин урнашырга килдем, ә икесе көнне Раил Илдарович Салават Фәтхетдиновка концертлар өчен кирәкле клипта төп рольне башкару турындагы факт алдына китереп бастырды. Мин сыналмаган килеш тә яхшы гына уйнап чыктым. Аннары спектакльләрдә рольләр китте. Минем Буага беренче килүем иде, театр җитәкчелеге урнашырга, торак урын табарга да ярдәм итте. Буа театрында мин актриса буларак ачылдым, гастрольләргә йөрдем, ләкин анда да җырламадым.
— Ни өчен Буа театрыннан китәргә уйладың?
— Эшләгәндә дә юлда бик күп вакыт узды. Ярый укыган чакта остазыбыз Наилә апа Гәрәева барысын да аңлады, кайбер дәресләрне дә калдыруга сүз әйтмәде. Тик әнием Башкортстаннан Казанга күченеп килгәч, ике шәһәрдә йөрү тагын да авырлашты. Аннан кала Казанда да, Буада да торак өчен түләүгә күп акча сарыф ителә иде.
— Наилә апаның укучысы булгач, Камал театры труппасына керү теләге булдымы?
— Мин Камал театрына бик тартылмадым да, анда эшләргә зур теләгем дә юк иде. Мин ни өчендер гел җырларга теләдем, гәрчә, үз тавышымны ошатып бетермәсәм дә. Элек югары тавыш белән җырлый идем, ә укырга килгәч сәхнә теле буенча укытучы тавышны утырта башлады. Мин озак җырламый тордым. Дөрес, укытучыларым җырлавымны ошата иде. Башкаручы буларак караоке җырлап ачылдым дисәк була, чөнки андагы тыңлаучылар кул чабып, хуплауларын да белдерәләр иде. Шуннан әкренләп башланды да.
— Беренче җырыңны яздырырга Ильяс Киньягулов этәргеч ясадымы?
— Без Ильяс белән Буа театрында танышкан идек. Очраклы гына караоке бергә баргач, ул минем тавышыма гаҗәпләнеп җырлар яздырырга күндерде. “Алып кит” җырын сайларга да Ильяс үзе булышты. Ул яктан мине әни дә сәхнәгә этәрә, иҗат итәргә өнди генә. Җыр чыккач та интернетта бик яхшы фикерләр белдерә башладылар, күп кешегә ошады. Мондый реакция миңа канатландырып тәэсир итте. Шунда ук аранжировщиклар да, шагыйрьләр дә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итә башладылар. Көн дә диярлек шундый хәбәрләр килә.  Мин исә мондый игътибарны үзем дә көтмәдем.
— Киләсе җырны сайлап куйдыңмы?
— Алдагы җырым әниемә багышлана. Ул “Син әнием яшь әле” дип атала. Әнием, чыннан да, тормышның тәмен тоеп яшәүче, күңелле “модница” ул минем. Кайвакыт мине дә уздырып җибәрә ала. Берәр җиргә чыгабыз икән, шаярып кына, “Кызым, мин синең әниең түгел, апаң” дип әйтеп куя. Шуңа да әнием белән бик уңайлы миңа. Аның энергиясе минекеннән дә күбрәк ташып тора. Ул үзе дә сәхнәгә чыгарга хыялланган, тик аңа ярдәм итүче дә, тавыш ягыннан да мөмкинлеге булмаган. Шуңа да барлык өметләрен әнием миндә күрә.
— Театрдан киткәч тә Буа артистлары белән элемтәләр сакланамы?
— Буа театрында эшләп киткәч, Мәскәүгә бераз ял итәргә юл тоткан идем. Киткән көнне үк театрдан бөтенләй дә мин катнашмаган спектакль белән К.Тинчурин сәхнәсендә уйнарга кирәк дип шалтыраттылар. Минем кайтырга мөмкинлек булмагач, Раил Илдарович үзе шалтыратып күндерде. Кайтуга ике көн эчендә Буада репетициягә керештек. Безнең сәхнә Раил абый белән бергәләп уйнала иде, аның белән шуның кадәр рольгә кереп киттек, импровизацион моментларны да кертеп җибәргәч, бөтенләй дә  хезмәттәшләр алкышлар белән бәяләде. Казанда әлеге спектакльне шулай ук триумф белән тамашачыга күрсәттек. Буа артистлары белән һаман да якын аралашып торабыз, алар гел кунакка чакырып калалар.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 30.12.2016
Gong-TV печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments