|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2016 Әдәбият
“Кысыр” Гасыймә (ХИКӘЯ)Гасыймәнең кушаматы Кысыр Гасыймә иде. Ә ире Самат авылда иҗади кеше буларак билгеле. Ул менә-менә авам дип, түбәсен исерек кеше кебек авыштырып кигән клубыбызның мөдире һәм мәдәният җитәкчесе булып эшли. Беркөнне урамда куелган әрҗәгә чүп түгәргә чыккан Гасыймә, күкрәген киерә төшеп, күршесе Рәйханә янына килеп басты: - Исәнме, күршекәем! Хәлләрең ничек? - дип, сүзне хәл-әхвәл сорашудан башлады. Тегесе: ...Икенче көнне, май аеның алсу таңы атып кояш күтәрелгәч, Самат бик җитди кыяфәттә Гасыймәсен районга илтеп, поездга утыртып җибәрде. Тыштан кулъяулыгын селкеп, күз яшен агызгандай булып калган Самат эченнән генә: Гасыймә диңгез буена ял итәргә китеп баргач, Рәйханәнең хәле мөшкелләнде. Саматның сыра һәм аракы шешәләре тутырылган әрҗәне машинадан бушатуын үз күзләре белән күрде ул. Бушатты да тагын чыгып китте. Бер сәгать тә үтмәгәндер, Самат инде бик эшлекле кыяфәттә клубтан алып кайткан тавыш көчәйтү аппаратларын сөйрәп керә иде. Шул көннән тирә-як күршеләргә көн калмады. Саматлар ягыннан ишетелгән дөбер-шатыр музыкага Габделхакның дәртләнеп-дәртләнеп сузган “Сарманай” җыры да өстәлде. Авылда кызу чәчү вакыты булуына карамастан, ике күрше менә шулай күңел ачты, урамдагы чүп савытында шешә өеме үсә барды. Рәйханә бу мәхшәргә түзә алмыйча, малаен алды да әти-әнисенең йортына кайтып китте. Ул Саматның район үзәгеннән яшь сөяркә алып кайтып, мәхәббәт диңгезендә йөзүен күрми калды... Бераздан Габделхак, аңына килеп, айныды һәм Себердәге эшенә китеп барды. Ире китү белән, Рәйханә улы Радикны җитәкләп өенә кайтты. Ул күршесе Саматтан кача-поса арт капкадан гына кереп бикләнде. Урамга да шуннан гына чыгып йөрде. Гасыймә дә бу вакытта тик тормады: диңгездә су коенды, кояшта кызынды, ә кичләрен дискотекада типтерде. Әйтергә кирәк, аны озаткан ирләр арасында агы да, сарысы да, хәтта карасы да бар иде... Менә шулай кәеф-сафа корып ял итә торгач, санаулы көннәр үтеп тә китте. Бөркөнне, беркемгә хәбәр итмичә генә, Гасыймә авылга кайтып төште. Ул чәй эчәргә тәм-томнар сатып алу нияте белән кибеткә кереп чыгарга уйлады. Кияүгә чыга алмыйча, карт кызлар исемлегендә теркәлгән кибетче Миләүшә аны күрүгә, усал елмаюын яшерә алмады: Гасыймә көтелмәгән хәлдән тирләп чыккан маңгаена ябешкән чәч бөртекләрен тирән сулышы белән өреп җибәрде дә өенә таба йөгерде. Бераздан мәхәббәт оясының ишеге ачылып китте һәм аның биек болдырыннан башта Саматның сөяркәсе, аның артыннан Самат үзе очып төште. Сөяркә тиз арада күз алдыннан югалды. Ә менә Саматка Гасыймәсенең аякларына уралып гафу үтенергә туры килде. Юк, кичермәде аны хатыны. Бу өйне Гасыймәнең урманчы булып эшләүче әтисе төзеп биргән иде бит. Шуңа күрә Саматка үзе эшләгән клубта бишмәт өстендә йоклаудан башка чара калмады. Тик бу озакка сузылмады. ... Гасыймә беркөнне йокысыннан күңеле буталып, косасы килгәнгә уянып китте. Эшнең нидә икәнлеген чамалаган Гасыймә, матур итеп киенде-ясанды да яңа гына күпереп пешкән кабартмаларын бер пакетка салып, клубка таба китте. Хәйләкәр хатын, ирен бик нык сагынгандай, муенына асылынды, колагына тылсымлы берничә сүз әйтте һәм иргә шул җитә калды. Самат кайтып төпләнгәч, тормыш учагы кабат дөрләп кабынды. Бераздан Гасыймәнең бәбигә узуы билгеле булгач, булачак әтинең түбәсе күккә тиде. Ул Гасыймәсенә тәмле ризыклар гына ашатып, өрмәгән урынга утыртмады, күз карасыдай кадерләп саклады. Хатыны да төшеп калганнардан түгел иде. Мут елмаеп, иркәләнеп, “әтисе” дия-дия, Саматына сарылды. Менә стенадагы күкеле сәгать теркелди-теркелди яңа ел җитүен хәбәр итте. Авыл клубында Яңа ел кичәсе кызган чакта Рәйханәнең улы Радик йөгереп килеп керде. Ул сакау теле белән: Шушы шатлыклы хәбәрне ишеткән Самат район үзәгендәге бәби тудыру йортына чапты. Тәрәзәләрдәге җем-җем иткән чыршыларга кызыгып карый-карый, салют, шампан бөкеләре очкан тавышларны тыңлый-тыңлый, роддом янында таптанды Самат. Ниһаять, санитарка аңа өзелеп көткән нарасыеның дөньяга беренче аваз салуы турында хәбәр итте. Бу хәбәрне ишеткән бәхетле ата күзеннән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп алды да сөенче алырга авылына кайтып китте. Ә икенче көнне, күк йөзендә уйнаган кышкы кояш әле чыгып килгәндә, ул инде хастаханәнең ишек төбендә басып тора иде. Самат бер кочак чәчәк бәйләмен сөйгәненә тапшырып, тизрәк яңа туган улын кулына алырга ашыкты. Ләкин, биләүдә кара йөзле сабыйны күргәч, чак һушы китеп егылмый калды. Ә Гасыймәсе моңа әзер иде инде: Нишләсен инде... Гөнаһсыз сабыйның гаебе юклыгын яхшы аңлый иде ир. Озак еллар өзелеп көткән улы белән хатынын өенә кадерләп кайтарып куйды. Ләкин халык ни дияр? Авылда гайбәт яхшы хәбәрдән тизрәк йөри бит. Баланың кара тәнле булуын ишеткән авылдашлар бәби күрергә күпләп килделәр. Аларның аптыраган күз карашларын күргән Самат: ...Урамда раштуа бураннары котыра, бик салкын. Кыш үзенең могҗизаларын күрсәтеп калырга ашыккандай, тәрәзләрне төрле бизәкләр белән бизәгән, биек-биек көртләр өеп куйган. Менә шундый көннәрнең берсендә Самат белән Гасыймә яшәгән өйнең ишеге киң ачылып китте һәм өйгә җәй көне Самат белән гыйшык-мыйшык уйнап яткан яшь марҗа килеп керде. Ул кулындагы ап-ак төргәкне Гасыймәгә китереп тапшырды да: ...Эштән кайткан Самат тизрәк кулларын юды да яраткан улын сөяргә дип бала бүлмәсенә ашыкты. Бу юлы ул аның күзләренә ике булып күренде, тик икенчесенең йөзе генә ак иде. Ул аптырап, сорау тулы күзләрен Гасыймәгә төбәде. Тегесе дә югалып калмады:
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|