• 25.05 "Супер кияу" Г.Кариев театры премьерасы. 18.30.
  • 25.05 Кариев театры. "Супер кияү" ("Алты кызга бер кияү") (Т.Миңнуллин). Комедия. 18.30
  • 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 25 Май Мәсгут Гайнетдинов
  • 25 Май Гөлүсә Закирова
  • 25 Май Илфир Якупов
  • 25 Май Илгизәр Хәсәнов
  • 25 Май Рүзәл Мөхәммәтшин
  • 25 Май Миргазыян Юныс
  • 25 Май Рөстәм Зәкуан
  • 25 Май Әлфия Айдарская
  • 25 Май Госман Исхакый
  • 26 Май Марс Тукаев
  • Арча йорт сатыла. Яхшы хәлдә. тел.89656083354
  • Телефон айфон 4 сатам 3500. Казан тел 89274544590
  • Продается уютная 1 комнатная квартира. Центр. Косметический ремонт. Общая пл. 33 м. г.Бавлы. тел 89376195027
  • Требуется продавец – консультант медицинских изделий со знанием татарского языка, мусульманка. Условие для совершения намаза имеется. Требование: грамотная речь, желание работать и обучаться. Приветствуется мед. образование. Тел.: 89270394299 (г.Казань)
  • Яхшы хәлдә 2 кешелек спальная кровать сатыла. 2 тумбочкасы һәм урын җир куярга урыны бар. Бәясе 10000 сум. тел.89046622530. Казан.
  • Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан тулай торакта 18 кв.м лы бүлмә яшәү өчен бирелә. 9 мең сум. 89520443409.
  • Казан шәһәренең Киров районы Урак һәм чүкеч урамында 14,5 кв.метрлы бүлмә сатыла. Балконнан Казансу елгасына бик матур күренеш ачыла, шәһәр үзәгенә кадәр 5-10 минутлык юл Тел.8 90 50 21 22 06
  • Казанда Ю.Фучик урамында озын срокка бүлмә (коммуналь квартира), кызларга, сдавать итәм. Барлык уңайлыклары да бар. 89600480264,89272415575
  • Продажа. Фотоаппарат рабочий в отличном состоянии! В комплект входят сумка для фотоаппарата, зарядное устройство, карта памяти, специальные кабели, наручный ремень, инструкция по эксплуатации. Поддерживаемые операционные системы для подключения USB и программных приложений прилагается. Казань. 89274049654
  • Продается жилой дом на тихой спокойной улице. Состоит из 2х комнат. Общая площадь дома - 42,8 кв. м. Проведены все необходимые коммуникации(газ, свет, вода), есть надворные постройки, баня, колодец. За домом живописная поляна, озеро. Подходящее место разведения пчел. Подъездные пути асфальт до дома. Документы готовы. Камско-Устьинский район.тел.89674628716

 

 

 
Архив
 

               

14.12.2016 Экология

МЧС кисәтә: БИК НЫК суыта!

Татарстанның әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикага аномаль суыклар килүен хәбәр итә. Бүген төнлә минималь температура -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Алдагы көннәрдә уртача температура нормадан 9 градуска түбәнрәк булачак. Синоптиклар фаразларына карасаң, суыклар 23 декабрьгә кадәр сакланачак.

Бу уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да сак һәм уяу булырга чакыра. Артык мөһим булмаса, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк.

Шулай ук коткаручылар да юлларда бөкеләр, янгын очраклар ешаячак дигән фикердә.

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче, 38 ел буе һава торышын күзәтеп теркәп баручы Әмир абый Шәрәфиев та аномаль кыш юрый.

– Декабрь ае июнь белән тәңгәл килә. Суыклар кыска вакытлы булыр. Яңа ел алдыннан  нык суытып алачак. Көн кыскарып беткәндә, 18-26 декабрь тирәләрендә суыклар чигенә. Иске елны чагыштырмача җылы һава торышы белән озатабыз. Ә менә Яңа елның беренче иртәсеннән үк көннәр суыта. Әмма ул уртача температурага төшә. 7 февральдән 19 мартка кадәр «хут»  суыклары башлана. 1978-79 елларда һава температурасы урыны-урыны белән -50 градуска төште. Быел да аномаль кыш килүе көтелә.

Тарихта мондый салкын кышларның 1941 һәм 1978-79 елларда булуы мәгълүм.
   
1941 елның кышы бик иртә килә. Татарстан территориясендә 14 октябрьдә инде кар җиргә яткан була. Аномаль температура -40-42 градуска җитә. Дөрес, мондый түбән температура бер-ике көн генә булып ала. Аның каравы, 30 градуслы салкын гыйнвардан алып мартка кадәр өч ай сакланган. Мондый суыкларга немецлар әзер булмый. Шуңа күрә аларның тиз генә СССРны алу теләгенә аяк чалына. Зәмһәрир кышта фашистлар чигенергә мәҗбүр була.

1978 елны озатканда зәмһәрир суыклар китереп бәрә. Һава температурасы -45-50 градуска җитә. Бүлмә почмаклары  бәс белән каплана, салкын булса да халык эшкә йөри, әмма эш сәгатьләре кыскартыла. Яңа елны каршыларга санаулы сәгатьләр калганда, Мәскәүдә коточкыч хата ясыйлар:  җылыту системаларыннан суны агызасы урынга, температурасын күтәрәләр. Нәтиҗәдә, батареялар шартлый.

1979 ел да үзенең суыклары белән дан тота. Бу елны бакчадагы җимеш агачлары һәм куаклары гына түгел, урмандагы агачлар да һәлак була.
 
Санитар нормалар нигезендә, һава температурасы -15 градуска төшсә, җилнең тизлеге секундына 15 метр тәшкил итсә, 4 яшькә кадәрге баланы бакчага илтмәскә ярый. Ә температура -20 градуска төшеп, җилнең тизлеге секундына 15 метр булса, 5-7 яшьлек балаларны да өйдә калдырырга мөмкин.

Һава температурасы -25 градус булса, авыл мәктәпләрендә белем алучы I-IV сыйныф укучылары укудан азат ителә. -27 градуска җитсә, I-IV сыйныфта укучы шәһәр балаларына да шундый «бәхет»  елмая. Ә менә һава температурасы  -30 градустан артса, I-XI сыйныфта белем алучы барлык укучылар мәктәпкә бармаска хокуклы.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 14.12.2016
Интертат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы