• 19.01 "Калеб. Яңа дулкын". Финал. Камал театры. Кече сәхнә. 18.30.
  • 21.01 Наил Табанаков. Уникс. 18.00.
  • 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 25.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 20.12 Татарстанның халык артисты Зөhрә Шәрифуллинаның юбилей концерты. Филармония.
Туган көннәр
  • 18 Гыйнвар Камал III (1899-1968)
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • 18 Гыйнвар Фән Вәлиәхмәтов
  • 18 Гыйнвар Эльмира Сираҗи
  • 20 Гыйнвар Минтимер Шәймиев
  • 20 Гыйнвар Фердинанд Хафизов
  • 20 Гыйнвар Җәмилә Низаметдин
  • 20 Гыйнвар Азат Зыятдинов
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
  • 21 Гыйнвар Эльнара Нурмөхәммәтова
  • Пятигорск фабрикасында тегелгән кара төстәге 56-58 размерлы өр яңа шуба сатыла (Стриженная нутрия). Үз бәясе 35 мең. Размеры зур булу сәбәпле 25 меңгә бирергә дә ризамын. Казан, Чистопольская 64, 89375251717
  • 3-5 бозаулаган савым сыеры кирәк Актаныш Мөслим районнары тирәсеннән.8 9 1 7 2 3 8 4 7 9 3
  • 8 февральдән бер бүлмәле фатирда яшәр өчен өченче кызны эзлибез. Фатир Казанның Яңа Савин районындагы Меридианная урамында урнашкан. Яшәр өчен бөтен шартлар да бар. Телефон: 89600509620
  • Сабаның үзәк урамында 300 меңгә җир сатыла. 89172623633
  • Тамбурлы чигүгә өйрәтүче кирәк иде. Казан. Фәридә 89172355894
  • Кулланышта булган спальный гарнитур сатыла. Бөтен комплектация + көзгеле тумбочка. Арзан бәя. Казан. 89033880278
  • Казанда Авиатөзелеш районы Побежимов ур.57А йортта 1 бүлмәле фатирга озак вакытка яшь семья я кызларны яшәргә кертәм.Метро ерак түгел. 12000 +квартплата.89172515391
  • Балалар кровате сатыла. Актаныш. т 89372965225
  • Срочно куплю ваше авто: ВАЗ, ИНОМАРКИ, НИВУ, ТРАКТОРА МТЗ-80,82, Т-25, Т-16. Дорого, честно, документы в ГИБДД. Актаныш. 89174855738
  • Актаныш үзәгендә фундаментлы милек сатыла. 15 соток. т. 8-927-477-78-06.

 

 

 
 
Архив
 

13.12.2016 Дин

“Динне көчләп такмагыз!”

Мәскәү шәһәрендәге 2065 нче мәктәптә укучы балаларның ата-аналары, “Истоки” дигән фәнне укыттырып, башкаланың мәгариф департаменты балаларыбызга психологик басым ясый дип, РФ Генераль прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган.

– Мәктәптәге мөселман, яһүди, католик балаларына да бер дини юнәлешле сабак­лар  бирелә, мәҗбүр итеп куела. Бу дәресләр илебезнең 62 төбәгендә укытыла инде. Моның фәнни фикерләүгә каршы юнәлдерелгән эш икәнен күрмисезмени?! – дип язган алар. Дөрес, башкала чиновниклары әлеге сабаклар дөньяви һәм аларга керү ирекле дип белдерә.

Хикмәт шунда: РФ Мә­гариф министрлыгы узган ел­ның 1 сентябреннән 5-9 сыйныфларда мәҗбүри укытылырга тиешле фәннәр исем­ле­генә “Россия халык­ла­ры­ның рухи-әхлакый мәдә­нияте нигезләре” (РХРӘМ) дигән фән кертте. Шул көн­нән башлап башкаланың мә­га­риф департаменты шәһәр­нең 40 мәктәбендә, мәҗбүри тәҗ­рибә  рәвешендә, атнага бер сәгать РХРӘМне укыттыра башлады. Бишенчеләрнең ата-аналарына ике дәреслек­нең берсен: йә “Истоки”ны, йә “Православная культура“­ны сайлап алырга тәкъдим ит­кән­нәр.  Әмма мәгариф де­партаментының РХРӘМне күп динле ата-аналарның балалары укый торган Мәскәү мәктәбенә кертүнең беренче омтылышы ук менә шушындый каршылыкка очраган.

Баласын әлеге мәктәптә укытучы Инна Герасимова­ның журналистларга сөйлә­ве­нә караганда, шикаять язганнан соң,  мәктәп директоры ата-аналарны чакыртып, “Истоки”дан баш тартып булмый, аның программасын гына дөньяви эчтәлеклегә алыш­тырырга мөмкин, дип аңлаткан. Берничә көннән: “Барысы да элеккечә кала, әгәр дини эчтәлекле дип ошат­мыйсыз икән, дәреслек­ләрне кире тапшыра аласыз”, – дип белдергән ул.  Шуннан соң 24 ата-ана катнашкан җые­лышта, барысы бердәм булып, мондый хәл РФ Конституциясен, “Вөҗдан иреге турында”гы Законны бозу була, дип Мәскәү прокурорына мөрәҗәгать язганнар. Шәһәр прокурорының хатны мәга­риф департаментына юллаганын белгәч, ата-аналар, мәсь­­әләнең четереклелеген бәян итеп, РФ Генераль прокуратурасына тәфсилләп шикаять җибәргән.

– Китапта Бог сүзе – 60, икона – 66, чудеса – 20, молитва – 26, крест – 31, храм – 83, ангел сүзе 31 тапкыр кабатлана. Дини тәгълимат хә­зерге фәнни дөньяга карашка туры килми. Безгә дәрес­лектәге раслауларны даими кире кагып торырга туры киләчәк. Мондый хәл үз чиратында укыту эшчәнлегенең абруена сугачак, – дип язылган әлеге шикаятьтә.

Мондый ыгы-зыгының килеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел. Күп динле, күп мил­ләтле җәмгыятьтә бер генә дингә өстенлек бирү менә шушындый аңлашыл­маучы­лык тудыра. Әйе, Татарста­ныбызның кайбер районнарында ислам динен нигез итеп алган “Әхлак дәресләре” укытыла. Әмма әлеге сабаклар татар сыйныфларында гына бирелә һәм анда йөрү ирекле куелган.

– Гамәлдәге федераль дәү­ләт мәгариф стандартлары нигезендә, барча иле­без­дәге кебек республикабызда 2012 елның 1 сентяб­рен­нән башлап дүртенче сыйныфларда, атнага бер сәгать исә­беннән, елга 34 сәгать кү­лә­мендә, “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигез­ләре” дигән дәрес керә башлады. Аның 6 модуле бар. Рес­публикабыз ата-аналары­ның 54 проценты – ислам, православие, яһүди, будда мәдәниятләрен колачлаучы “Дөнья диннәре мәдә­ният­ләре нигезләре” модуленә, 46 проценты “Дөньяви этика нигезләре” модуленә өс­тен­лек бирде. Әлеге фәннәрне бездә башлангыч сыйныф, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары укыта. Ата-аналардан җитди дәгъвалар килгәне юк. Мәктәпләребез яңа фәнне башлангыч мәк­тәптә укыту белән чикләнә, – дип белдерде безгә бу уңай­дан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәм­мәтова.

Дөньяга караш фор­ма­лаш­тыруның бик җитди мәсь­әлә икәнен аңлап, бу эшкә татарстанлылар берен­челәрдән булып алынган, уз­ган гасырның туксанынчы елларында ук Мәскәү га­лим­нәре белән бергәләп “Диннәр тарихы” дигән дә­рес­лек язган иде. Заманында ул, тәҗрибә уздырып сынап карау өчен, илебезнең 35 төбә­генә юлланган иде. Инде ме­нә дүрт меңнән артык укытучыны Мәгарифне үстерү институты базасында укытып, яңа фәнне балаларга җит­керерлек кадрларыбыз бар.

Әлбәттә, Россия кебек күп милләтле, күп динле җәм­гыятьтә дини мәсьәләгә бик сак якын килергә кирәк. Аеруча төрле милләт, төрле дин вәкилләренең балалары укый торган шәһәр мәктәп­лә­рендә, тәгаен алганда, баш­ка халыклар урыслар белән бер чамага җиткән Мәс­кәү мәк­тәпләрендә аерым бер дингә генә өстенлек бирү үтә четерекле хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Катнаш гаиләләр өчен дә җитди сынау ул – балаңа дин сабагы укыту.

ТР Диния нә­зарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев­ның әйтүенә караганда, Казанда 7 православ гимназиясе бар икән. Димәк, дини һәм дөнья­ви  белем бирергә теләгән христиан гаиләсе рәхәтләнеп баласын шунда укыта ала. Казанда мөселман балалар өчен оештырылган “Госмания” мәктәбе дә уңышлы гына эшләп килә дип беләбез. Дөрес, нишләптер  шәһәре­бездә бер генә ул. Һәрхәлдә, бүген сайлап алу мөмкинлеге бар. Баласына дини белем бирергә теләгәннәр өчен хәзер мәчет, чиркәү каршында эшләүче якшәмбе мәктәпләре  җитәр­лек. Иң мөһиме: үз ихтыя­рыңны баш­каларга такмый гына  яшәргә өйрәнергә ки­рәк.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.12.2016
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV