|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2016 Шоу-бизнес
Халидә Бигичева катлаулы операциягә әзерләнә
- Халидә апа, кайда югалдыгыз? Соңгы арада сәхнәдә күренмисез. Бик озак хастаханәдә яттым, әлегә 6 ай дару ашап торырга куштылар, ә аннары – йөрәккә операция. Шуңа күрә әлегә зур планнар кору мәгънәсез. Быел да яңа программа әзерләгән идем дә бит, әмма бар да Алла кулында. Улым мине кайгыртып кына тора. Берничә кат шалтыратып, хәлемне сорый, кан басымымны үлчәргә, дарулар эчәргә кирәклеген хәтергә төшерә. Өстәвенә, ул минем администраторым да, продюсерым да. Нинди генә сорау, проблема булмасын – ул тиз арада аны хәл итә. Аракы эчми, тәмәке тартмый, мине бер дә борчуга салганы булмады. Мин дә улым өчен тырышам, аның өчен бу дөньяда тагы да озаграк яшисем килә. Әле күптән түгел әтисен җирләде. Иңнәренә авыр кайгы төште. Күпләр аның әтисе икенче ирем - Равил Кузнецов дип уйлый иде. Юк, әтисе – беренче ирем, нык әйбәт кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Тирәнрәккә керсәң, безнең аерылышуда аның гаебе дә юк. Арабызга кеше кереп, гаиләбезне “болгатты”. Улымның әтисе белән мөнәсәбәтләре яхшы булды, алар аралашуына мин бер дә каршы булмадым.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|