поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
29.11.2016 Әдәбият

Алмачуар-2 яки матур гына… «политический ошибка» (ХИКӘЯ ДӘВАМЫ)

 

 

Хикәянең башын моннан укый аласыз: http://matbugat.ru/news/?id=17116

 

Туры айгыр, чынлап та, шәп мал булгандыр. Җайдагының да тәҗрибәле икәнен сукыр да күрерлек. Атка берегеп үскән кебек. Авыллардан килгән җайдаклар белән дә аралашмый, һавалы гына читтә атын йөртүен белә. Өстендә дә чын җайдаклар киеме. Газинурның башындагы алдын артка әйләндереп кигән бейсболкасы белән күптән төсе уңган кроссовкилар түгел инде. Мондый матур киемгә бик кызыкса да, әле берни дә күрсәтмәгән көе, өйдәгеләр алдында ул турыда сүз кузгатмады малай. “Менә бу чабышта беренче, һич булмаса икенче килим, аннары карарбыз”, - дип өметләнде. Әйе, туры айгыр шәп чабыш аты булгандыр. Мөгаен, якын-тирә берәр шәһәрдәге ипподром аты яки спорт мәктәбенекедер. Район сабантуйларында Главалар шулай кыланган була инде, берәр атны үз исеменнән чаптырып. Тик, Газинурга калса, туры айгырның шәп чаклары узган бугай инде. Дөрес, ул мондый чабышларны күп күргәндер, җиңүләре дә күптер. Барыбер Балетка көндәш булырдай ат кебек тоелмады туры айгыр. Газинур бөтен күңеле белән үз атының җиңәсенә ышана. Моның өчен кулыннан килгәнне, хәтта килмәгәнне дә эшләде кебек. Касыйм абыйсы өйрәткәннәрне җиренә җиткереп үтәде, интернетта кемнәрнең генә тәҗрибәсен өйрәнмәде малай, нинди генә әдәбият укымады. Иртәнге чык күтәрелгәнче, ул инде ат өстендә булды; кичке шәфәкъ та аны ат өстендә күрде. Балет инде күптән үләннәрнең очын гына чемченә, су эчерим дисә, бер-ике генә йота. Болар бар да атның тиешле формада булуы, чабышка әзерлеген күрсәтә, дип аңлата казах белгечләре.
 
Ул арада Газинур янына әтисе килеп җитте.
 
- Кем ул, нәрсә сөйли? - диде нидәндер шикләнгән кешедәй.
 
Газинурның чабыш алдыннан берәү белән дә, хәтта әтисе белән дә күңеленә авыр нәрсәләр турында сөйләшәсе килми, аның бары үзе өчен үтә дә әһәмиятле беренче чабыш турында гына уйлыйсы килә иде.
 
- Тиздән безнең заезд булачак, шуны әйтергә килгән. 
 
Ниһаять, чиста токымлы атларга чират җитте. Микрофон аларны стартка әзерләнергә чакырды. Барысы да, атларының ярсуын тыярга тырышып, старт сызыгына юнәлде. Менә ул күпме хыялланган, шул ук вакытта якынлашкан саен ныграк дулкынландырган мизгел! Газинур бөтен гәүдәсенең җиңелчә калтырануын тоя. Балет та кая барганны белә булыр: гәүдәсенең һәр җепселе кылдай тартылган. 
 
Атлар - адәм баласы түгел, туры сызыкка тезеп бастырып куеп булмый. Булдыра алган кадәр бергә җыелуга, кузгалырга дигән фәрман яңгырады.
 
- Игътибар! Марш! Киттек әйдә! 
 
Алар соңгы чиккә кадәр җитеп киерелгән җәядән ычкынган ук сыман алга атылдылар. Газинур чигәсендә көчле кан тибешен, битенә бәргән тыгыз җилне сизә. Берничә секундка ул үзен һичбер нәрсәне һичничек үзгәртә алмастай халәттә итеп тойды. Аңа хәзер аты хуҗа. Балет күз ачып йомганчы алга узды. Башка чабышкыларның шуышкан кебек артка таба күченүләрен Газинур күз чите белән генә күреп калды. Касыйм абыйсы белән әтисеннән алган киңәшләр, айлар буе ат өстендә алар кушканча дистанция башында атны тыеп, көчне финишка сакларга өйрәнүләр мизгел эчендә баштан чыгып очты. Мөгаен, бик теләсә дә, ул үзе теләгәнчә эшли алмас иде. Атның сузылып килгән гәүдәсе малкайның үзенә генә билгеле булган ритмда хәрәкәт итә, аны беркем дә шушы ритмнан чыгара алмас кебек. Көчле яшь хайванда ерак гасырлар буена ата-бабаларының канына сеңеп аңа күчкән, һәр күзәнәгенә оялаган көрәш теләге уянган иде. Табигатькә каршы килеп буламыни! 
 
Ат өстенә утыртып куелган курчак хәлендә Газинур күпме баргандыр. Бераздан аның зиһене ачылды. Әйе, ул оча! Җан дусты-аткае канатында хыялына таба оча. Балет нәрсә, ничек эшләргә кирәген үзе әйбәт белә. Аңа комачауламаска гына кирәк. Кирәк- кирәкмәс хәрәкәтләр ясап, аны үзенең табигый ритмыннан чыгармаска. Ул -бик сизгер хайван. Җайдагы кыбырсый башласа, Балет моны сизәчәк. Аңа булышырга гына кирәк.
 
- Әйдә, Балет җаным! Әйдә малкай! 
 
Газинур өзәнгедәге аяклары белән атны кочаклаган. Малайның арык гәүдәсе атка башкача кагылмыйча, атның буена сузылган. Атның ялы, җилдән тузгып, малайның битенә сирпелә. Ул туктаусыз эчтән генә(бәлки, кычкырыптыр) Балет белән сөйләшә. Әллә аты аны чынлап та аңлый дип уйлый, әллә инде ул үз-үзен тынычландырырга тырыша. 
 
Шулай юлның тагын күпмедер өлеше артта калды. Газинур бөтен батырлыгын җыеп, артка борылып карады. Атларның күбесен яхшы ук артта калдырганнар икән. Берсе генә төркемнән аерылып алдарак килә. Бу - әлбәттә, теге туры айгыр. Ул әлегә көчәнми генә аларны эзәрлекли булыр. Финиш алдыннан гына, бар көчен җыеп, яшендәй бер атылырга исәбе. Тәҗрибәле җайдак кулындагы күп чабышларны күргән атның дөрес тактика алып баруы бу. Газинурның эчен-тышын тагын ялкын алды. Көтелмәгән хәл булмаса да, малай бу хәл белән белән һич килешә алмый. Аның бөтен курыкканы – финишка якынлашканда гына Балетның хәлсезләнеп калуы. Үзе дә, аты да мондый җитди бәйгеләрдә яңа борын төртеп килүче яшел чирәм кебек бик яшь шул.
 
Үзе гасырдай озак, үзе йолдыз атылгандай тиз узган тагын берничә секунд. Балет тизлеген киметмичә, йөзгән кебек җиңел генә баруын дәвам итә. Аты ул уйлаганга караганда да көчле икән. Финишка дә күп калмады.
 
- Эх, Балет җаным! Тагын чак кына түз яме. Сер бирмик, Бале-е-е-т!
 
Шул вакыт аның колагына тонык дөпелдәү тавышы керде. Йөрәк кагышы шулай ишетеләме соң? Юк, бер ат сузымы чамасында гына артта, кара турының тояк тавышы икән бит. Газинур ярым борылып артка карады. Ул арада аларның арасы тагын күпмегәдер якынайды кебек. Газинур җайдакның йөзен дә бик яхшы күрә. Ул ярты йөзен каплап күзлек кигән. Малай борылуга, аны көндәшенең сүзләре куып җитте:
 
- Кая барасың, маңка малай? Әйттеләр бит сиңа!
 
Үтәсе юл ахырына якынлашып килә. Моңа кадәр микрофоннан аңлаешсыз сүзләр боткасы агылса, хәзер мәйдан өстендә яңгыраган сүзләр бик яхшы ишетелә иде.
 
- Беренче һәм икенче урынга дәгъва кылучы чабышкылар билгеле, дисәк тә ярый, җәмәгать. Ялгышмасам, беренче килгәне Чиялек авылыннан килгән Фәйзуллин Галимҗанның шәхси аты. Ат өстендәге малай да үзенеке. Хәзергә икенче килгән ат хакимият башлыгы хөрмәтле Рөстәм Галиевич исеменнән катнаша. Карагыз, җәмәгать, менә ат дисәң дә ат бу ичмасам. Тагын бер-ике метр һәм...
 
- Юк инде, булмый торсын әле.
 
Газинур, кулында булса да, әле бүген бер бер тапкыр да селтәнмәгән кыска камчысын уйнатып алды. Балет аны дөрес аңлады. Аның ниятен сизгәндәй, микрофон тагын телгә килде:
 
- Эх, политический ошибка гына ясамаса ярый бу малай яшьлеге белән! Энекәәәш!!!
 
Менә соңгы адымнар... тагын бер генә сикерәсе! Газинур кызыл сөлге бәйләнгән багана турыннан үткәндә бераз гына, аннан бер койрыкка гына калышып, туры айгырның да финишка килеп керүен күрде.
 
Микрофон, тау битен яңгыратып:
 
- Аллага шөкер, җәмәгать, политический ошибка ясалмады. Иң җитез аргамакларыбыз исән-имин финиш сызыгын үттеләр,-дип шәрран ярды.-Беренче булып финиш сызыгын беренче сан астындагы Апполон кушаматлы ат узды. Белгәнегезчә, Апполон район хакимияте аты. Икенче булып, Балет кушаматлы яшь чабышкы килде. Ул әле быел чабышларда беренче тапкыр катнаша. Шуңа карамастан дистанцияне матур итеп узды. почетлы икенче урын аныкы, райондашлар!
 
Тукта, нәрсә сөйли ул? Балет икенче килде, диме? Ул да булмады тау бите гөжли башлады:
 
- Балет беренче килде!
 
- Хәрәмләшмәгез! 
 
- Бездә шул булыр инде! Былтыр да башкортларның күңелен кайтарып җибәрделәр шул хәрәмләшүләре белән. Быел килмәгәннәр дә әнә.
 
- Әй, шул ат чабышын да политикага әйләндермәсәләр!
 
- Сукыр да күрде бит инде: беренче номер арткарак калып керде.
 
- Син үзең политический ошибка!
 
Атларның килеп беткәнен генә көттеләр, Садыйк абзый белән Газинурның әтисе, тагын берничә кеше йөгерә-атлый, баш судья янына кереп китте.
 
Газинур, үз колакларына үзе ышанмыйча, микрофонның яңадан телгә килүен һәм ялгышны төзәтеп, дөрес хөкем карарын әйтүләрен көтте. Баш хөкемдар янына кереп китүчеләрнең, кулларын болгый-болгый бәхәсләшүләре күренсә дә, сүзләре ишетелми. Гарьлегеннән ирексез атылып чыккан күз яшьләрен кешегә күрсәтәсе килмичә, Газинур атыннан төшеп тә тормады, гаделсезлек оясы булып күренә башлаган трибунадан ераккарак китәргә ашыкты. Артыннан йөгерешеп килгән авылдаш малайларга атын тапшырды, аннары гына биек үлән арасына кереп җиргә капланды һәм күз яшьләренә ирек бирде.
 
Аларның заезды соңгысы иде. Халык, ризасызлык белдереп сөйләнә-сөйләнә, акрынлап тарала башлады. Кара-каршы ике “сыерчык оясында” гына кеше калды. 
 
... - Син кемгә каршы барганыңны беләсеңме соң? - диде баш хөкемдар ачуына буылып.- Малаеңны яхшылык белән кисәттеләр бит-хакимият аты беренче килергә тиеш!
 
- Кем көчле, шул беренче килә, агайне, - дип үз сүзен кыстырырга теләгән Садыйк абзыйга да җавап тиз табылды:
 
- Абзый кеше, дөрес әйтәсең: көчле җиңәргә тиеш. 
 
 Баш хөкемдар кабат Галимҗанга борылды, күптән әйтәсе килгән сүзләрнең һәрберсен тәмләп, колакка гына түгел, сөягеңә тикле үтеп керерлек итеп әйтте:
 
- Ул кем дә син кем! Көтүче! Нәрсәгә өметләнеп килгән булдыгыз соң сез?!
 
Пыяла “оя” белән баш хөкемдар арасында кемдер берничә мәртәбә төшеп-менеп йөргәннән соң, андагылар да үз юлына китте: пыяла читлектәгеләр белән баш хөкемдар, машиналарга утырып, сабантуй мәйданына, калганнар-атларны машиналарга төйи торган җиргә.
 
 
Соңгы сүз.
 
Күңелдәге ярсулар бераз басылды инде. Газинур белән әтисе мәйданга бүләкләү тантанасына бармадылар. Аларга дигән сөлгедер-чүпрәктер кебек нәрсәләрне һәм беренче урынга тиешле суыткычның язуын Садыйк абзый алып кайтып тоттырды. 
 
Авылга кайткач, бик җентекләп Балетны карадылар-өзлегә күрмәсен. Аннары Газинур “җәйге резеденциясенә”- яңа чапкан печән түшәлгән лапас түбәсенә менеп ятты. Мендәр астыннан “Алмачуар”ны тартып чыгарды һәм кайсы бите ачылса, шуны укый башлады: 
 
“Ул арада староста үзе дә килде йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән. Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да: 
 
- Мин бала чакта үзем дә, ат менеп, күп чапкан кеше... Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, кан түзәлми аңа... Мин сиңа ачуланмыйм, аргансың, бар кайт инде, - дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде”.
 
Ә Газинурдан “пыяла оядагылар ”да, баш хөкемдар да гафу үтенеп тормадылар. Гадел көрәштә яулап алган беренче урынны да кабат көрәшеп алырга туры килде. Ярый әле, трибунадагыларның берсе чабышны телефон камерасына төшереп барган булган. Шуны күрсәткәч, оятларына көч килгән, ахры. Балетның беренче килүен танырга мәҗбүр булганнар. Үз абруйлары өчен борчылганнардыр. 
 
“Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым, йөрәгем таш булып катты... Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте.”
 
Аллага шөкер, аның аты исән. Бары сабыйлыктан чыгып килүче малайның күңелендә дөньяда гаделлек хакимлек итүгә ышанычы кына бик нык какшады. Ул бит әле олы дөньяны таный гына башлаган иде.
 

Наилә ХАРИСОВА
Матбугат.ру
№ --- | 29.11.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»