поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.11.2016 Әдәбият

Алмачуар-2 яки матур гына… «политический ошибка» (ХИКӘЯ)

Газинур, тынычланырга тырышып, бахбаеның муенын кочаклаган да юлдан читтәрәк басып тора. Әле чабыш башланырга сәгать ярым - ике сәгать вакыт бар. Күрше Таһир абыйсы сабантуй көнне чабышкы ат белән җайдакның күңелләрендә нинди хисләр дулаганын аңладымы, иртәрәк икәнен белә торып, аларны иртә таңнан ел да район сабантуйларында ат чабышы уза торган урынга китереп бушатты. Аннары, чабыш бетүгә килеп җитәргә вәгъдә биреп, үз юлына китеп югалды.

Аяк кыздырып килделәр инде. Ярсымаска кирәк. Монысын Газинур белә. Тик йөрәкне ничек тыярга соң? Ул, атының куенына кергән кебек, аркасы белән аңа елыша. Аты да аңа сыена. “Син генә аңлыйсың мине,” - дигәндәй, акрын гына ефәк яллы муенын Газинурның җилкәсенә сала. Хайванның да йөрәге дөп-дөп тибә. Малай моны бөтен тәне белән тоя. Алай гына да түгел, алар икесе бер тән, бер җанга әйләнгән кебек. Бу бергәлекне аңлаудан, Газинурның хисләре тагын да көчлерәк ташый, ирексездән бугазга төер килеп тыгыла, күз яшьләре атылып чыга.
 
Газинурның чабышта беренче генә катнашуы түгел. Тик быелгысы бөтенләй башка шул. Әтисенең көтү көтә торган атында авыл сабантуйларында катнашуларны малай хәзер көлеп кенә искә ала. Менә быел булачак чын бәйге! Хыялда туып, күңелен алгысыткан татлы минутларга озак та калмады инде. Тик алар якынайган саен вакыт акрынрак үтә һәм малайны әйтеп аңлатып булмастай киеренкелек били бара.
 
Барысы да өченче елгы сабантуеннан башланды. Ул елны Газинур әтисенең ел буе сыер көтүе артыннан чабудан башканы белмәгән атында тирә-күрше авыл сабантуйларында катнашып йөрде. Авыл үзебезнеке. Ничәнче килсәң дә гаеп итүче юк, бүләген дә бирәләр. Тик малайның күңеле күбрәкне тели. Быел бигрәк канәгатьсезлек җанын талый. Күрә бит ул: аннан да бәләкәйрәкләр яхшы-яхшы чабыш атларын иярләгәннәр. Үзара сөйләшкән булалар: “Монысы мондый токым, тегесе тегенди”. Кемдер үзе чабыш аты тота башлаган, кемгәдер хәлле-җилле танышларының атын ышанып тапшырганнар. Чын чабыш атының бәясен чамалый ул. Газинурларның кесәсе андый акчаны төшендә дә күргәне юк. 
 
Иртәгә район сабантуе дигән көнне, көтмәгәндә-нитмәгәндә, аларга да кунак кайтып төште бит әй! Бәлки, өлкәннәр көткәндер дә. Малайда кунак кайгысымыни әле. Әнисенең Фәрит исемле туганнан туган энесе барлыгы, аның яшь кенә булса да Казанда олы урында утыруы турында ишеткәне бар иде барын. Яшь кенә дигәне артык яшь тә түгел бугай инде: корсак түгәрәкләнгән, баш түбәсендәге чәче сирәкләнгән, сөйләшкәндә тавыш бөердән чыга-дөньяның кендегемени! Яратмый Газинур шундыйларны. Әнә аның әтисе белән әнисе эшлиләр дә эшлиләр, һаман байый да алмыйлар, ял да күргәннәре юк. “Мин - эш кешесе!” - дип тавыш күтәреп тә сөйләшмиләр. Киресенчә, менә мондый шәһәр мактанчыклары янында оялыбрак та сөйләшәләр кебек әле. Әйтерсең, дөньяны туйдыручылар алар түгел, ә борын асты да кипмәгән малайларына Газинурның әтисе ярты ел тир түгеп тә күрә алмастай хезмәт хакына тәңгәл телефон алып тоттырган пеләш башлы, елтыр күзле шома абзыйлар дөньяга хуҗа.
 
- Әйдә улым, ашарга утыр. Фәрит абыең белән күреш башта,-диде әнисе. - Арыгансыңдыр инде син дә.
 
Аннары әнисе кунакка аңлатырга кирәк дип тапты бугай, Газинурга яратып күз сала-сала тезеп китте:
 
- Бер ат чабышыннан да калмый. Бүген дә күрше авыл сабантуеннан дөнья кадәр бүләк алып кайтты балакаем. Аты гына бик ашыкмый. Ашыгыр җире дә калмаган инде. Көтү атыннан ни көтәсең? Рәхмәт, бүләксез калдырмыйлар тагын.
 
- Атта чабу - егет кеше эше инде ул. Вәт маладис! Бир бишне, энекәш.
 
Кунак абый кул биреп күрешеп кенә калмыйча, Газинурның аркасыннан сөеп күреште. Арык аркасына көчле кулларның яратып какканын сизүдән малайга рәхәт булып китте. Фәрит абыйсының корсагы да ул кадәр килбәтсез түгел икән бит. Күбрәк спорт белән шөгыльләнгән кеше бәдәненә ошап тора. Чәчләре дә матур гына. Вакытсыз агарганнары күренә күренүен.
 
- Мин дә үлеп ярата идем бит атта чабарга. Исеңдәме, апа, күрше Хәким абзыйларның атында берьелны авылда беренче дә килгән идем. Ул чактагы сөенүләрем! Күпме вакытлар дөньяда үземне иң шәп малайга санап йөрдем. Их рәхәт чаклар! Шулай да чын чабыш атында җилләрдән дә узып бер чабасы килү теләге барыбер күңелдә якты хыял булып калды. Әйе, калды. Хәзер аты булса да чабып булмас инде. Ә син, энекәш, бик кайгырма, чабыш аты турында дип әйтүем, берәр нәрсә уйларбыз яме.
 
Ул көнне Фәрит абыйсы әтисе белән бик озак сөйләшеп утырдылар. Зәмзәм суы телләрен йомшарттымы, сәясәткә дә кереп киттеләр. Югарыдагыларны да сүктеләр. Аннары кайтып,”Ярый инде, дөньялары тыныч булсын, сугыш кына була күрмәсен.” диештеләр.
 
- Ашарга-эчәргә бар, шәрә йөрмибез.Шулай да эшләгәнгә күрә кулга акчасы да керсен иде шул, - диде әтисе. - Үзебез генә түгел бит, балалар да бар. Кеше арасында кешедән ким-хур итәсе килми, киендерәсе дә килә, компьютеры, телефоны дигәндәй, күрәләр бит алар иптәшләре кулында. Безнең ише “хуҗа”га эшләгән кеше алар белән ярыша алмый. Үз эшеңне башлап җибәрергә аның грамотасы да җитми, сәмәне дә юк. Менә шундый хәлләр, кайнеш. Бер уйласаң “Ашаган белми, тураган белә”ди. Бәлки, булганына шөкерана кылырга да кирәктер. Мөмкинлеге дә юктыр, хөкүмәтебезнең дип әйтүем.
 
- Ииих, җизни! Бер уйлаганда, күп нәрсәне белмәвегез белән бик бәхетле инде сез. Өскә күпме югарырак менсәң, дөньяның пычрагы шулкадәр күбрәк күренә.
 
Олылар тагын күпме утырганнардыр. Газинур, аларны тыңлап ята-ята, диванда ничек йоклап киткәнен дә сизмәде. Төшендә ул үзен шәп чаптар өстендә күрде. Сабантуй урыны булдымы соң, түгелме-анысын хәтерләми-бик матур яшел үзән икән, имеш. Анда бик күп атлар йөри. Кайсы җайдаклы, кайсы юк. Газинур да шулар арасында, имеш. Шулчак арадан берсе - башкалардан күпкә гәүдәле кара туры айгыр - калган атларны башын селтәп кенә юлыннан алып ташлый башлады. Бигрәк тә җайдаксызларны. Газинурның аты янына да килеп кара болыт ялларын уйнатып тора, имеш. Тик Газинурның аты курыкмады, усал кешнәп, тояклары белән җир казып, муенын дугадай бөгеп тегесенең каршында басып торды да ашыкмый гына борылып китеп барды. Аннары алар ниндидер сазлыклы урынга килеп чыктылар, зур авырлык белән генә алга бара башладылар. Газинур инде ат сыртыннан төшеп, атны йөгәненнән сөйрәп алга алып барырга тырыша, имеш.
 
- Улым, бастырыласың бугай,әйләнеп ят әле.
 
Бусы - әнисе тавышы. Шыбыр тиргә баткан малай юрганын аягы белән чөеп атты да, уянып та бетмәстән, тагын йоклап китте.
 
Икенче көнне Газинур торганда кунак абый киткән иде инде. 
 
“Башта район сабантуена керәм. Күрәсе кешеләр бар. Аннары туры Казанга китәм”, - дип әйткән. 
 
Дөресен генә әйткәндә, Газинур кунак абыйсының сүзенә бик ышанып та бетмәгән иде. Малай гына булса да белә бит ул: начальство халкы мактанып, вәгъдәләрне уңга-сулга чәчәргә ярата, үтәргә калгач кына, үтәмәскә мең төрле сәбәп таба. Бөтенләй үк онытты дип тә әйтеп булмый. Күңелнең түрендә, бик тирәндә, өмет чаткысы булып яшәде бу сүзләр. Яшәде дию генә аз да булыр, мөгаен. Ат турында язылган хикәяләр сорап, Газинур китапханәче апаны аптыратып бетерде. Г.Ибраһимовның “Алмачуар”ын кат-кат укып, мендәр астында йөртә торгач, мунчалага әйләндерде. Закир урынына үзен куеп, бер караганда бәхетле минутлар кичерде, икенче караганда чабыштан соң юньләп карамыйча атын харап иткән малай белән ызгышты. “Их минем шундый атым булса, тегеләй итәр идем, болай итәр идем ”, - дип хыялланды.
 
Авылда көзнең пыр туздырып бәрәңге ала торган көннәре иде. Газинурлар бакчада соңгы буразналарны җиңеп ятканда, капка төпләренә сәер генә бер машина килеп туктады. Газинурның күргәне бар: ерак җиргә йөргәндә чабыш атларын шундый фургоннарга төяп йөртәләр. Малайның күңелендә пыскып яткан теге өмет чаткысы, шул мизгелдә ялкынга әйләнде, эчтән әллә кайсы җирләрне яндырып узды: “Әллә чыннан да...?!” Газинур, атылып, капка төбенә йөгереп чыкты. Ул арада кабинадан җитез генә сикереп бер кеше төште. 
 
- Газинур дигән ат ярата торган малай син буласыңмы әллә?
 
- Әйе, мин.
 
- Алайса кабул итеп ал, менә бу матур малкай синеке була инде. Фәрит абыең җибәрде.
 
Малай ни ышанырга, ни ышанмаска белмичә басып торган арада әти-әнисе дә килеп чыктылар. Теге кеше аларга Фәрит Һадиечның бу колынны сатып алып, авылдагы энекәшенә бүләк итеп җибәрүе, аны карау, үстерү турында киңәшләрен бирү өчен махсус аны монда җибәрүе турында тезеп сөйләп бирде. Үзенең башкала ипподромында эшләвен, колынның әле яшь булса да, зур акчалар торуы (Зур акча күпме буладыр инде?), нәселле гарәп чабышкысы булуы турында бик үткәреп аңлатканнан соң:
 
- Әйдә бушатыйк. Кайда урнаштырабыз? - диде.
 
Әти-әнисе уянып киткәндәй кабаланып йөгерешә башладылар. Махсус баскычлардан колынны ипләп кенә җиргә төшереп бастыруга, Газинур телсез калды: дөньяда моннан да матуррак җан иясе була микән? Менә ул аның яшерен хыялында гына йөргән байталы! Чынга ашып, аның алдына килеп басты. Я Ходай, өнме соң бу, әллә төш кенәме?!
 
Юк, Алмачуар түгел бу. Аннан да матуррак. Бөтен җире ут янып торган җирән төстә. Аяк-тояклары ак оекбаш кигән кебек ап-ак. Аннары маңгаенда кечкенә генә ак табы бар. Әкияттәге атларныкы кебек. Күзләре мөлдерәмә куе коңгырт. Ә яллары... Ялы озын түгел әле, көяз кызлар чәче кебек кабарып кына тора. Аяклары нәзек кенә.Тик торганда да дерелди.
 
- Ошыймы?
 
-...
 
- Шатлыктан телен дә йоттымы соң бу малай. Ошыймы, дим? - диде теге абый көлеп.
 
- Бик! Бик ошый! Ошамый теге...
 
- Шулай диген. Әллә телсезме дип торам.
 
- Ничек ошамасын инде мондый ат. Ат түгел, асылташ бит бу, - дип сүзгә кушылды әтисе. Ул да бик дулкынлана иде, ахры. 
 
Колынны урнаштырып, алдына ризык салдылар. Теге абый (Аның исеме Касыйм икән.) яхшы чабыш атын үстерү үзенчәлекләре, нәрсә ярый, нәрсә ярамый - барысы турында да бик тәфсилләп сөйләде. Ул шул кадәр яратып, белеп сөйли иде ки (Һәрхәлдә малайга шулай сыман тоелды.), Газинурның гомер буе ат белән эшләгән әтисе дә аны йотлыгып тыңлады. Малайны инде әйтәсе дә юк, бер генә сүзен дә ишетми калмыйм дигәндәй, Касыйм абыйсының авызыннан күзен дә алмады.
 
Сүз, өйгә кергәч, аш өстәле янында да дәвам итте. Касыйм шунда куртка кесәсеннән ниндидер кәгазьләр алып, әтисенә тоттырды.
 
- Монда атның документлары. 
 
- Бәрәч, атның да документлары буламыни агай? - диде әнисе гаҗәпләнеп.
 
- Бу сиңа юк-бар ат кына түгел шул. Синеке булмаса да, мондый малның документы булыр инде. Документы булмаса, ат түгел, хәтта кеше башы чебен бәясенә дә тормаган заманда яшибез бит, - диде әтисе аңа каршы.
 
- Югалтмагыз. Бу - бик кирәкле язулар. Анда атыгыз турында бөтен кирәк нәрсә язылган. Әле яшь тә юк аңа. Сабый гына әле ул. Алдагы сабантуйга чабышка барырга уйламагыз да. Хәер, кайчан нишләргә яраганын мин үзем сезгә әйтеп торырмын. Телефоннан сөйләшеп торырбыз. Җай чыкканда килеп тә китәрмен.
 
Касыйм абыйсы, чыннан да, азга да колын турында онытмады. Я үзләре, я Касыйм абыйсы шылтыратып, кыш буе аралашып тордылар.
 
Колынның кушаматы белән генә бераз җайсызлык килеп чыкты. Колыннарга исемне әти-әнисенең исеменә охшатып кушалар икән. Моның туу белән алган кушаматы Газинурга бөтенләй дә ошамады. Тузга язмаган әллә нинди сүз шунда. Әтисе белән озак киңәшкәннән соң, колынга Балет дигән исем бирделәр. Ник дисәң, ак керәч төймә төсле тоякларының дәвамы булып торган бер уч киңлегендәге ак оекбашлары аңа бик килешә. Нәкъ балет биючеләренең аягына урап куелган ефәк тасмалар кебек. Әйтергә дә җиңел. Маңгаендагы табына карап, Йолдыз яки Кашка дип кушасы килмәде. Аның асыл аты өчен артык гади кебек тоелды. 
 
Шул көннән башлап Газинурның тормышы икегә бүленде: Балетка хәтле һәм Балет кайткач. Иртән күзен аты турында уйлап ача, аның турында уйлап йома. “Алмачуар” әсәрендәге Закир кебек. Колынның астына җәйгән саламга кадәр тикшерә: аста каты яки очлы әйбер калмаганмы?
 
- Ятып аунап кара, улым. Алай әйбәтрәк күренә, - ди әтисе көлеп. Газинур әтисен болай да бик ярата иде инде. Ничек яратмыйсың, Әти бит ул! Ә Балет кайткач, алар бөтенләй аерылмас дуска, сердәшкә әйләнделәр. Аларны бу сөйкемле малкайга булган уртак мәхәббәт берләштерде. Ата белән бала бер-берсен күз карашыннан да аңлыйлар. Бусы да нәкъ хикәядәгечә. Хәтта әниләренең Газинурны колыннан бераз көнләве дә охшаш иде.
 
- Өй эшләренә бөтенләй гаме бетте бу малайның. Гел булышам, дими. Укуыңа кимчелек китерсәң, шул колын, дип, кара аны!
 
Шуңа охшаш кисәтүләрне малай көн дә ишетеп тора. Әтисе мыек астыннан гына көлеп куя, йомшак кына итеп:
 
- Син, улым, әниеңә булыш. Кушканны эшлә. Кушмыйча белеп эшләр чагың да җиткән инде, - диюдән узмый.
 
Уку дигәнннән, башка фәнне кем белсен, менә әдәбият укытучылары сөенеп бетә алмый. Элек бер-ике битлек әсәрне укып чыгарга да иренгән малай китап арты китап сорап аптырата - тик ат турында гына булсын. Әнисеннән акча теләнеп, үзе почтага барып “Коневодство и конный спорт” дигән журналга язылып кайтты. Яңа елдан бирле әтисе белән бергәләп шул журналны укыйлар. Аңламаганын рус теле укытучысыннан барып сорый. Русча фәнни журнал укыган авыл баласын нинди рус теле укытучысы яратмасын инде?!
 
Кыш Балетны карап һәм атлар турында әдәбият уку белән үтте. Газинур атын Касыйм абыйсы кушканча ашатты-эчертте, йөртергә алып чыкты. Кышын ике сабый бәрәңге бакчасындагы карны ерып йөрде, карда аунады, шаярды. Караулы яшь малның көчен кая куярга белмичә сикергәләп уйнавын карап тору үзе бер хозурлык, күңелне нечкәртерлек матур манзара иде. Балет күзгә күренеп үсте, тагын да көязләнде. Газинурның бар курыкканы атына күз тию булды. Таеның ялын төрле төстәге тасмалар белән үреп, талисманнар тагу малайның яраткан шөгыленә әйләнде.
 
Яз җитеп, аяк асты кипшенүгә Касыйм абыйсы:
 
- Менә хәзер йөгән кидереп карагыз инде, - диде...
 
 
 
... Тау бите чуп-чуар. Чабыш уза торган түгәрәк мәйдан тау битеннән уч төбендәге сыман күренә. Борынгы заман тарихы дәреслекләрендәге амфитеатрдагы сыман. Чабышкының да, җайдакның да һәр хәрәкәте, һәр талпынышы җанатарларның күз уңыннан качып кала алмый монда: я хуплаган, я киңәш биргән, дәртләндергән авазлар финиш сызыгын үтеп чыккач та яңгырап тора. Тик кемгә, нәрсә кычкыралар, анысын җайдаклар, гадәттә, аңлый да алмый. Монысын Газинур белә инде. Җайдак, финишка якынайганда, үз исемен дә оныта торгандыр. 
 
Ә хәзергә атлар чабышка килә торалар, машина белән килгәнен җайлап кына төшерә торалар. Якынрак авыллардан үз аягы белән килгәннәре дә бар. Күрше Ситдыйк бабай да килеп җиткән. “Әбәзәтельни барам Балетның чапканын карарга”, - дигән иде. Сүзендә торган. Яшь чагында Газинур кебек ат белән җенләнгән Садыйк бабай ел ярым эчендә якын дустына әйләнгән иде. Бабайның чигүле түбәтәен күрүгә малайның авызы ерылды.
 
- Син, Садыйк бабай, мин кузгалганда белгән догаларыңны укы инде яме. 
 
- Укымаган, ди инде, энекәем. Шундыен укырмын: иң беренче китерә торганын.
 
Әнә авылдаш малайлар да килеп җиттеләр. Янда якын кешеләре күбәйгәч, Газинур тынычлана да төште. Малайлар, чиратлашып, Балетны йөртеп кенә торалар. 
 
Чабышка килгән атларның да, ат өстендәгеләрнең дә күбесе Газинурга таныш. Ул узган ел үзе чапмаса да, бер сабантуйдан да калмыйча, чабышларны карап барды, шул тирәдә йөргән кешеләр белән танышты, тәҗрибәле атчыларның сүзләрен күңеленә бикләп куйды. Ат җене кагылган кешеләр бер-берсен беләләр, аралашалар икән. Ярышта көндәшләр булсалар да, киңәш беләнме, башкачамы, бер-береңә ярдәм итү кебек нәрсә гадәти хәл санала икән. Һәркайсы күңеленнән үзенең аты өстен чыгуны теләсә дә, башка атка яманлык теләү, хәйлә кору кебек эшләр атчылар арасында бик сирәк була икән. Газинур да таныш җайдаклар белән аралаша, атларын мактый; аларда булып та анда булмаган берәр яхшы гадәт яисә матур дирбия күрсә, һичшиксез үзендә булдырырга тырыша. Шулай да бүген нигәдер Газинурның кеше белән аралашасы бик килеп тормый. Таныш малайлар килеп аның атын карап, сыпырыштырып, мактап китәләр. Дөресен әйткәндә сынарга киләләр. Ник дисәң, Балет чабышка быел гына чыга. Авыл сабантуеннан башка, Газинур аны бер кая да алып бармады, ял итт
ерде, район бәйгесенә саклады. Чабыш аты бик нәзберек: чапканда ялгыш басып аягын авырттыру да, көчне дөрес куймыйча өзлегүе дә, януы да бар. Малайлар:
 
- Ай-һай, малай, юк-бар гына ат түгел инде бу синең, - диешәләр. Телләре шулай ди. Кайберләренең күзләре көнчеллектән яна, кемдер кызыгып карый, кемдер соклана. Сокланмаслык та түгел шул. Газинурның фикеренчә, мондый матур атны якын-тирәнең, гомумән, күргәне юк. Чабыш аты нинди булырга тиеш, Балет нәкъ шундый: нечкә билле, озын торыклы. Балет исеме дә аның җисеменә бик килешеп тора. Ул тыныч кына басып тора да белми бугай. Гел вак-вак хәрәкәтләр ясап биеп торулары, чаба башласа, һавада очкан чын биюче кебек йөзеп баруларын әйтерсеңме... Муены бик озын түгел, ялы да сирәгрәк, шулай да җилкә калкымы биек, аккош муены кебек бөгелеп тора. Балет -бик сизгер мал. Янына ят җан иясе якынлашса, бөтен гәүдәсе бөгелеп килә. Елгага су эчерегә алып төшсәң, бервакытта да агым уңаена эчмәс; яланга чыгарсаң, һәрчак җилгә каршы барып утлар.
 
Чабышта катнашучыларны барлау башланды. Газинур да әтисе белән комиссия янына барып язылды. Ат чабышы өчен районның баш ветеринары җавап бирә икән. Ул әтисен шунда ук танып алды:
 
- Ә Галимҗан кордаш, синмени әле? Эх атың да атың! Үзеңнекемени?
 
- Әйе. Үземнеке.
 
- Авыл кешеләре “Без хәерче!” дигән булалар тагын. Зарланудан башканы белмиләр. Ихатасында чиста токымлы гарәп чабышкысы тоткач, хәерче буламыни инде.
 
Газинурга бу абыйның соңгы җөмләләре бер дә ошамады. Ниндидер бер үчлек, көнчеллек, астыртын киная белән әйтелде кебек. Абзыйга, әлбәттә, атның кайдан килгәнен аңлатып тормадылар, сораганны әйттеләр, белешмәләрне тапшырдылар. Номер алдылар да читкә киттеләр.
 
Регистрация бетеп, берничә минут үтүгә микрофон телгә килде. Ярышны күзәтү өчен махсус күтәртелеп ясалган “сыерчык оясыннан” бая әтисе белән сөйләшкән абый райондашларны сабантуй бәйрәме белән котлады. Бик тәфсилләп районның авыл хуҗалыгындагы уңышлары белән таныштырды. Аннары ат чабышында нинди заездлар булачак, һәрберсендә нинди атлар катнашачагы турында аңлатты. Аннары сүзе бетте бугай, туктап калды. Бераздан аптыраганнан, сүз булмаганда сүз булсын дигәндәй, районның зурдан зур уңышлары турында кабат сөйләргә тотынды. Башта Газинур игътибар итмәгән: бу абзый ике сүзнең берендә “матур” сүзен кыстырып сөйли икән:
 
- Хөрмәтле райондашлар! Матур гына итеп язгы чәчүләрне башкарып чыктык. Әйе. Авыл хуҗалыгында эшләгән кеше белә инде: язның бер көне елны туйдыра. Яз көне бөртекләрне вакытында матур гына итеп җир куенына салсак кына, безне мул уңыш, матур тормыш көтә. Узган ел районыбыз республика алдында сынатмады, җәй бик коры булуга карамастан, һәр гектардан бөртеклеләрне кырык биш-иллешәр центнер җыеп алдык.(Бу сүзләрне ишетүгә тау битендәге халык кызык кына итеп гүелдәп алды.) Бу, әлбәттә, хөрмәтле райондашлар, сезнең матур хезмәт нәтиҗәсе. Быел яз, аллага шөкер, бик матур килде, Тукай әйтмешли җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып тора. Димәк, алдагы көннәребез тагын да матуррак булуга өметләр зур, хөрмәтле райондашлар!
 
Газинур бу абзыйның ни өчен берүк сүзләрне фәлән мәртәбә кабатлап вакыт уздыруын аңлап бетермәде. Кызык итеп, ул аның ничә мәртәбә “матур” сүзен әйткәнен саный башлады. Йөзгә якынлашып килгәндә, абзыкаебыз башлаган җөмләсен дә әйтеп бетермичә кош тоткандай шатланып кычкырып җибәрде:
 
- Менә, ниһаять, безнең өзелеп көткән кунакларыбыз - хөрмәтле районыбыз җитәкчеләр һәм ерак араларны якын итеп, безне хөрмәтләп сабантуена килгән Казан кунаклары да килеп җитте. Рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар! Түрдән узыгыз, югары трибунага дип әйтүем. 
 
Хөрмәтле кунаклар, машиналардан төшеп, пыяла читлеккә охшаган, ярыйсы ук югары ук күтәртелеп салынган трибунага кереп урнаштылар. Бераздан пыяла читлек эчендәге район башлыгының “Башлагыз!” дигәнне аңлатучы ишарәсе күренде.
 
Комиссия рәисе быелгы сабантуйның иң матур мизгеле-ат чабышларының башлануын игълан итте. Әле аларның заезды тиз генә булмаячагын белгәнгә, Газинур үзе кебекләр белән мәйданның уртасында аяк кыздыра торды. Шунда аның янына кулына чабышны оештыручыларның берсе икәнен күрсәтүче кызыл тасма бәйләгән берәү килде.
 
- Кил әле, энекәш. Ә-ә-нә күрәсеңме тегендә йөрүче туры айгырны. Ул Глава исеменнән чабачак. Синең белән бер заездда. Ул ат беренче килергә тиеш. Минем нәрсә әйтергә теләгәнне аңладыңмы? Аңладыңмы дим?
 
Юк, аңламады Газинур. Дөресрәге, аңлый алмады. Ничек инде ул “килергә тиеш”? “Килергә тиеш булса килсен. Анда минем ни эшем бар? Аны нигә миңа әйтеп торырга? Булдыра ала икән килә инде. Шуңа күрә дә ярыш бит инде ул”.
 
- Аңладыңмы, дим мин сиңа?
 
Газинурның эндәшми торуына кызыл тасмалының ачуы килә башлаган иде. Андый бәйләнчекләрдән тизрәк котылуың хәерле.
 
- Аңладым, - диюдән башка чарасы калмады малайның. Шулчак чигәсенә кан бәргәндәй булды. Ул менә хәзер үзенә нәрсә эшләргә кушканнарын аңлады. 
 
- Нишләсен үзем белермен мин, - диде ул күңеленнән генә.
 
(Дәвамы берничә көннән...)
 

Наилә ХАРИСОВА
Матбугат.ру
№ --- | 27.11.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»